Выбрать главу

Зөләйха. Менә, ник мине эзләмиләр, дим, ул ничек икән. Угылым шулай югалды алай булса?

Габдулла. Югалды. Кызларыңны Иделнең аръягында, бер-ике атна гына әле күрдем.

Зөләйха. Бер-ике атна гына. Исәннәр? Сәлимҗан, Сәлимҗан, Сәлимҗан мескен, ни булды инде, ни булыр?

Габдулла. Дошманнар Себергә йибәрергә диләр дә, Аллаһе Тәгалә ярдәм итмәсме әле. Йорт-йир бетте. Һәммәсенең дә йортлары ташландык булып калды. Үләт кергән диеп белерсең.

Зөләйха. Мин нишлим? Мин гомерем буе шунда торырмынмыни? (Бишеккә күрсәтеп.) Менә тагы балам булды, ни эшлим, Алла эше…

Габдулла. Сабыр ит, сеңлем, сабыр ит! Хәзер болай булды инде. Без бит синең үзеңне югалттык. Мин йөрмәсәм, инде мин йөрмәсәм! Хәзрәт тәбәррек әйтте120, Габдулла, бу эшне сиңа багышладым, диде. Бөтен тирә-күрше авылыны кыдырдым. Урысын, татарын сорамаганын калдырмадым, сорадым. Әллә нинди хәбәрләр чыкты. Берсе сине Оренбурда күреп кайттым дип сөйләде. Бик һәйбәт тора икән, ди. Әниең анда, белешеп-сорашып, Куян авылыннан күчеп килгән Хәмидулла абзыйга хат яздырды. «Юк» дигән хәбәр килде. Аннан берсе, кемдер шунда, сине урыс боярында тора, бөтенләй чукынган, мине танымаганга салынды, татар, татар диеп мыскыл итте, диеп сөйләде. Менә эзеңне хәзер күрсәтте. Идел аръягы савыт-сабачы бер татар Чирмешән базарында безнең авылның ат белә сату итүче белән бер өйдә кунганнар. Шул, сүз иярә сүз чыгып, безгә бер урыс кереп кунды, шул безнең авылда бер татар хатыны бар диеп әйтә, дигән. Менә ничек бит таптык.

Зөләйха. Алай булгач, син мине белеп килдең?

Габдулла. Мин, ялгыш булмасын диеп, сезнең авылдан бер-ике үттем инде. Синең суга барганыңны күреп, аяк атлавыңнан Мәхбүбә абыстайга охшаттым.

Зөләйха. Әй мескеннәр! Әй мескеннәр! Мин монда җәфа чиктем, алар миннән биш артык чиккәннәр. Инде мин нишлим? Коткар мине бу тоткарлыктан, коткар!

Габдулла (Пётрга күрсәтеп). Тс!

Зөләйха (карап торганның соңында). Юк, юк. Мин нишлим?

Габдулла. Менә мин әниеңне күреп сөйләшим. Хәзрәттән фатиха алыйм, аннары карарбыз. (Акыртын гына.) Сәлимҗаннарны шул көндә казаматтан качырырга газапланалар, Алла морадымызга йиткерсә, озын юлга китәргә тугры килер. Хәлифә падишаһка, урыс-улак җитми торган җиргә. Син, сеңлем, сабыр ит! Аллаһе Тәгалә сиңа хәзрәти Әюб хатынының савабын, фиргавен кызы җәсарәт121 Асиянең савабын язар. Сабыр ит, алар күрмәгәндә намазыңны укы! Күңелеңнән Алланы чыгарма! Кая, намазлыгың бармы, мин намаз укып алыйм!

Зөләйха тәрәзәләрне каплый, чаршау тартып, Пётрны чаршау артында калдыра. Габдулла намазга хәзерләнә.

Зөләйха. Мин дә укыйм! Тәһарәт алыйм. (Мич артына югала.)

Габдулла. Мескен, йөрәге янган… Әлхәмдүлиллаһ, хәзер таптык. Мин чыннан да күңеле бик каралгандыр диеп, котым очкан иде. Шәехләрнең мәдәде122 аркасында, Алла теләсә, хәзер юлга салырбыз. Йа Рабби, мәдәд бир! Йа Рабби, кяфер тоткарлыгындагы бөтен мөселманны азат кыл! Биргәнеңә шөкер. Бу баланы ислам диненә кайтарырга миңа насыйп кылдың, биргәнеңә шөкер.

Зөләйха керә, икәү намаз укыйлар.

Габдулла (намаздан соң). Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре бөтен мөэмин-мөселманга ике дөнья рәхәте бирсен. Аллаһе Тәгалә кяфер хезмәтендә тоткар булган мөселманнарның эшләрен җиңеләйтсен!

Зөләйха. Амин!

Габдулла. Ислам дине өчен зинданда ятучыларның күңелләренә куәт бир!

Зөләйха. Амин! (Үкереп җылый.)

Габдулла. Ислам дине өчен Себергә йибәрелгәннәрнең юлларын кыска кыл! Үлгән вакыт иманнарын юлдаш кыл!

Зөләйха. Амин! Амин! (Җылый.)

Габдулла. Дошман кулында грифтар булып123 торучыларны, дошман кулында атасыннан, баласыннан, хатыныннан, иреннән мәхрүм булып торучыларны (Зөләйха кычкырып җылый.) рәхмәтең аркасында кавыштыр! Амин!

Зөләйха. Амин!

Габдулла. Баласыз калган анага, атасыз калган балага, ирсез калган хатынга, йа Раббем, сабыр бир, сабыр бир! (Зөләйха кычкырып җылый.) Шул мескен, атасыз, анасыз калган, дошман кулына грифтар булган, баласыннан җөда124, иреннән мәхрүм булган Зөләйханың эшләрен асат кыл!125

Зөләйха. Амин, амин!

Габдулла. Пәйгамбәреңнең хөрмәте, әүлияларның кыйммәте өчен шул хатынның күз яшен киптер! (Зөләйха тагы кычкырыбрак җылый.) Ислам өчен чиккән зәхмәтләрен, мәшәкатьләрен кабул итеп, баласына-чагасына, атасына-бабасына, иренә кавыштыр!

Зөләйха. Амин!

Габдулла кул күтәрә. Зөләйха еглаган көенчә кул күтәрә. Ул «әһ-әһ» диеп еглый. Зөләйха «Амин! Амин!» диеп куя.

Габдулла (дога беткәч торып). Инде, сеңлем, рәхмәт! Инде мин китим, юл кунагы юлда булуы яхшы. Әниеңә барып сөенеч бирим. Хәзрәткә барып дәртеңне аңлатыйм, синең өчен мәдәд сорыйм. Син инде, сеңлем, сабыр ит! Бу көнгә кадәр чыдагансың. Чыда! Алла теләсә, мәшәехләр мәдәдчемез булыр. Без сине монда калдырмабыз.

вернуться

121

Җәсарәт – батырлык, кыюлык.