Выбрать главу

Тәрәзә шакыйлар, Зөләйха куркып китә.

Зөләйха (Габдуллага). Чү, тик тор! Күрше-күләндер. Бик явызлары бар.

Габдулла ишек янына поса. Тәрәзәне тагы шакыйлар.

(Тәрәзәгә килеп, пәрдәне ачып.) Кем ул?

Тыштан. Суыктан туңып үләм! Алла хакына, җылытып кына чыгар әле!

Зөләйха (куркып, Габдуллага). Бу кем тавышы? (Үзе дер-дер калтырый.) Зинһар, әйт, бу кем тавышы? Бу тавышны мин ишеткәнем бар.

Габдулла. Бу дошман тавышы түгел.

Зөләйха (ишек төбендә). Минем йөрәгем күкрәгемә сыймый, зинһар, әйт, бу кем?

Габдулла. Мин дә кемлеген белмим, ләкин күңелем тавышның калтыравыннан дуст кеше икәнен сизенде. Аллаһе Тәгалә ярдәмче булсын, мәшәехләр мәдәдче булса, изге булыр, бар. Ач. Озак көттермә!

Зөләйха, ишеккә баргач, Пётрга карый.

Буласы эш булган, ач!

Зөләйха акрын гына чыгып китә.

Бу кем? Әллә ишан хәзрәтнең кәрамәте белән миңа каршы корылган бер-бер уйны белергә килгән гаиб ирәнме? Әллә минем савабымны көнләп, шул изге эшне миннән алырга килгән бер дустмы?

Ишек ачыла. Алдан, чабып кергән кебек, Зөләйха керә. Аның артыннан арестан чикмәне өстеннән тун кигән, астыннан чикмәне күренеп тора торган Сәлимҗан килеп керә. Зөләйха өйнең уртасына килеп баса, ул катып кала.

Сәлимҗан (аңа каршы килә дә, бераз карап торгач). Син, Зөләйха, мине танымадыңмы? (Үзе тунын чишә. Чикмәне ачыла.)

Зөләйха. Сәлимҗан! Сәлимҗан! (Муенына асыла. Үкереп җыларга тотына. Башыннан яулыгы төшә, чәче таралып китә.)

Сәлимҗан, бер сүз дәшмичә, Зөләйханың башын сыйпарга тотына.

Сәлимҗан, Сәлимҗан! Син исәнме, бәгырем? (Үкереп җылый.) Син исәнме? Сине күрергә Алла яздымыни?

Габдулла чыгып боларга карап тора.

Бу көнне күрермен диеп уйламаган идем.

Сәлимҗан (җылаган тавыш белән). Мин дә уйламаган идем. Үлгәнчә балаларны күрмәм, теге дөньяга бармыйча сине очратмам диеп өметне кискән идем. Алланыкын белеп булмый. Аллага яраган бер эшебез булгандыр. Бу көнгә әле ярдәм итте.

Зөләйха (янына кысылганнан-кысыла барып). Син минем ниләр күргәнемне белмисең! Ниләр күрдем?! Ниләр күрдем!..

Сәлимҗан бик озак үбә дә тагы башын сыйпый.

Габдулла (яннарына килеп). Менә Аллаһе Тәгаләнең ярдәме, мәшәехләрнең мәдәде аркасында кавыштыңыз!

Сәлимҗан (куркып китеп, Зөләйхадан аерыла). Кем бу?

Габдулла. Курыкма! Курыкма! Дошман түгел, дуст. Хәзер без алга таба карарга кирәк. Без бит монда үз йортымызда түгел, дошман илендә. (Йоклый торган Пётрга күрсәтә.)

Сәлимҗан. Бу кем?

Зөләйха. Бу – безнең дустымыз, ике ел буена мине эзләп бүген тапкан бер чын мөселман.

Сәлимҗан (Пётрга карап тора, әллә нинди бер фикергә килгән кебек, Пётрга таба барып, аяк балтырыннан пычак чыгарып). Җәһәннәмгә җибәрим шул шайтанны!

Габдулла (каршы чыгып). Юк, юк, бир пычакны!

Сәлимҗан (бераз карап торгач, пычагын урынына куя да эскәмиягә утыра. Ул бик озак Пётрга карап тора да Зөләйхага). Бу синең иреңме?

Зөләйха. Шуңарга көчләп бирделәр. (Баш ия дә җыларга тотына.)

Габдулла. Аларны сөйләргә вакыт булыр. Хәзер безгә китәргә кирәк. Беләсең, Сәлимҗан, юл кунагы юлда яхшы. Ай-көн калыкканчы бер мөселман авылына йитәргә кирәк. (Өстенә күрсәтеп.) Синең бу киемең берлән көндез йөреп булырлык түгел.

Сәлимҗан. Арыдым, аякларым калмады. Төн килдем, көн килдем, ике көн бербуйдан бер локмә капмадым.

Зөләйха (торып). Мескен! Самавыр кайнар әле. (Чәй ясый.)

Сәлимҗан бер кабуда чәйне йотып йибәрә. Зөләйха икмәк, сөт бирә.

Сәлимҗан. Үтми! (Селкенеп китеп.) Салулы юлда барган кебек булды. Алла, аякларым!

Габдулла. Өченче көн ычкындыңызмы?

Сәлимҗан. Өченче көн иптәшләр чыга алмады, мин генә бер карак белән. Аның белән дә шул көнне үк аерылыштык.

Габдулла. Куа чыкмадылармы?

Сәлимҗан. Төнлә белән ычкынганны сизә алмадылар.

Габдулла. Мәшәехләр ярдәме. Монда кайдан белдең?

Сәлимҗан. Баяр урманын кисеп тотылып, бер урыс кергән иде. Бу авылныкы икән. Шул сөйләгән иде. Йорт-җирен шуннан сорашып белгән идем. (Пычагын күрсәтеп.) Менә монда йә чөк, йә бөк ясарга дип тугры килдем.

Зөләйха. Мескен! Мескен! (Җылый.)

Сәлимҗан сөтне эчә.

Габдулла. Бик яхшы. Хәзергә бу көенчә бер эш эшләп булмый. Без синең белән китик. Урын эзләгәч, ишан хәзрәттән изен126 алгач, Зөләйханы алырмыз. Тор, күрешеңез!

Сәлимҗан. Син белмисең, абзый, эч яна! (Күкрәген күрсәтеп.) Эч яна!

Габдулла. Беләм, беләм, сабыр ит!

Сәлимҗан (Зөләйхага). Тагы чәй бир!

Зөләйха чәй ясый.

вернуться

126

Изен – рөхсәт.