Выбрать главу

Зөләйха. Син белмисеңмени? Без качтык бит, безне тоттылар, кыйнадылар.

Сәлимҗан. Кыйнадылар… Казаматта кыйнадылар… Әхмәтҗан абзыйны да кыйнадылар… Фәхретдинне дә кыйнадылар… Хәзрәтне дә кыйнап үтерделәр… Мин кайда?..

Зөләйха кычкырып җылый.

(Айныган кебек, күзен ачып торып). Зөләйха, Зөләйха! Габдулла абзый кайда?

Зөләйха. Качып котылды. Качты.

Сәлимҗан. Аллага шөкер икән! Зөләйха! Мин хәзер бабайны күрдем. Син күрдеңме? Ул акбүз атка атланган.

Зөләйха. Бисмилла әйт, бисмилла!

Сәлимҗан (бисмилла әйтә. Ул тагы ыңгырашып). Зөләйха! Зөләйха! (Ул тагы күзен өйдә йөртеп, тәрене күрсәтеп.) Капла! Капла! Фәрештә керергә куркып тора.

Зөләйха чүпрәк белән каплый.

(Сәлимҗан исенә килеп.) Зинһар, кил! Кил!

Зөләйха килә.

Өшкер мине! Өшкер!

Зөләйха бисмилла әйтеп өшкерә.

Зөләйха! Бир кулыңны! Бир! Мин үләм! Әлхәмдүлиллаһ, урыс кулында шәһид китәм. Әлхәмдүлиллаһ, әлхәмдүлиллаһ, Алла! Алла! Эчем! Мин үләм. Мин бу дошманнарның кулыннан котылам. Син каласың. Син шулар кулында каласың, Зөләйха, син шулар кулында каласың. (Ыңгыраша.)

Зөләйха кычкырып җылый.

Коткарлык бир! Коткарлык бир! Зөләйха, Зөләйха, мин үләм. Күрсәң, әбидән бәхиллек сора. (Ыңгыраша.) Балаларга миңа Коръән укырга куш! Мин урыс каберенә күмелсәм дә, күңелем гел аларда булыр. Мине монда ялгыз калдырмасыннар. Алла! Алла! Бөтен тәнем үземнеке түгел, Зөләйха! Коръән укы! Минем җаным чыкканда, Коръән белән чыксын!

Зөләйха укырга тотына, үзе үкереп-үкереп җылый.

Еглама, Зөләйха! Миңа хәзер рәхәт. Тәнем дә авыртмый, мин хәзер майда йөзгән кебек булдым. Әнә бабай иярле ат тотып тора.

Зөләйха (җылап). Сәлимҗан, Сәлимҗан! Синең болай булуыңа мин сәбәп булдым. Мин! Бәхил бул!

Сәлимҗан. Бәхил, Зөләйха, бәхил, бердән меңгә кадәр бәхил! Алла! Алла!

Зөләйха. Әйт, ни васыятең бар?

Сәлимҗан. Васыятемме? Васыятем шул: бу урыс белән торма! Ни күрсәң күр – бу урыс белән торма!

Зөләйха (җылап). Тормам, тормам!

Сәлимҗан. Әссәламегаләйкем! Бабай, исән торасыңмы? (Көлгән тавыш белән.) Аллага шөкер, бик сәламәт! Хуш, бабай, хуш! Хәзрәт исәнме, бабай? Ник килмәде, бабай? Ә, килә диең… килә диең… Килсен, килсен сабак хәзрәтебез.

Зөләйха. Саташа! Саташа!

Сәлимҗан. Әйе, үзем генә җыенам инде. Хатын-кыз белә, хаҗ сәфәре озын бит, бабай. Ә, манифест, диең!.. Чыккан, диең!.. Безнең хакта әле… (Тагы ыңгыраша.) Алла! Алла! Зөләйха! (Җан бирә.)

Зөләйха (бераз карап торгач). Үлде, ахры!.. Үлде! (Маңлаен үбә.) Йа Раббем! (Дога кыла.) Синең юлыңда үлгән ирем хөрмәтенә мине коткар! Коткар! Йа Рабби, шул канга буялып үлгән шәһиднең каны хөрмәтенә коткар! Коткар! (Җылый. Бераздан соң торып.) Раббем! Моны күрсәттең! Сабыр итәм. Әлхәмдүлиллаһ, савап дәфтәренә моны да яздың! (Акрын гына тора. Егылып китә башлый. Мичкә тотына-тотына барып, бер сандыкны ача. Аннан бер салфет, бер Коръән алып килеп, йөзенә салфет яба; баш очына Коръән куя, үзе тагы тезләнеп, кул күтәреп, авыз эченнән дога кылырга тотына. Үкереп-үкереп җылый. Бераз сабыр итеп.) Инде, Раббем, мине кемнәр кулына калдырдың? Теге абзыйны да тотсалар, тагы башым олага инде. Нишлим? Йа Рабби, үлем бир, бир! Йа Рабби, бир! Ник мине кыйнап үтермәделәр? Йа Рабби, җанымны ал! Шул минут, шул секундта ал! Шул дин дошманнарын тагы күрергә язма! Раббем, ярдәм ит! Изге ирләр, изге хатыннар, шәфәгатьче булыңыз, шәфәгатьче булыңыз! Җанымны ал! Җанымны ал! (Туктап җылый. Бераздан.) Инде нишләрмен? Йа Рабби, гафу ит! Торыр хәлем калмады, үзең гафу ит! Бик зур гөнаһ эшлим, рәхмәтең киң, Раббем! (Акрын гына барып, сандыктан чүпрәккә төргән мышьяк ала. Мышьякны суга салып.) Раббем! Бөтен серләрем үзеңә мәгълүм. Кич127 шул гөнаһымны, йа Рабби! Бу дөньяга күземне ачып карарга күзем калмады. Өметләнеп яшәргә өметем калмады. Бөтен дуст-ишем, якын хәләлем теге дөньяга китте. Мин дә китәм, үз якама үзем кулымны салам. Йа Рабби! Кич, кич! (Мышьякны бутый.) Дөньяда күргән михнәтләрем, зәхмәтләрем өчен җанын фида иткән шул хәләлемнән аерма! Шуның куенында җанымны көчләп чыгаруымны гафу ит! Үзеңә мәгълүм, Раббем, сабырсызлык түгел, ни биргәнеңә разый, дөньяда торырга хәлем калмады, калмады! Мин дә әнә ул үлгәндә күргән әтиләр, хәзрәтләр арасына барасым килә, кич, Раббем!..

Ишек ачыла. Пётр килеп керә, ул исерек.

Пётр (әвенә-түенә, Зөләйханы күргәч). Әх, әх, качтыңмыни?

Зөләйха акыртын гына тора, чынаяк белән суны да ала.

(Сәлимҗанга.) Ә, качырдыңмы? Качыр, качыр! (Үзе селкенә-селкенә йөри.) Кач, Марфа, ә, кач! (Сәкегә утыра.) Юк, әле становой алдында болай гына булмас! (Кулын сәкегә суга.) Мин күрсәтермен! Марфа! Марфа!

вернуться

127

Кич – кичер.