Зөләйха эндәшми.
Марфа! Марфа, дим! Су бир!
Зөләйха (мич янында торган чынаякка таба бер-ике атлый. Туктый. Ул әллә нәрсә уйлаган кебек була. Ахырдан тиз-тиз бара да чынаякны алып). Мә!
Пётр голт итеп йота.
(Зөләйха халыкка карап.) Ходаның язмышы шулайдыр!
Пётр (эчеп бетереп). Бу ник әче? (Төкеренә. Бераздан йоклап китә.)
Зөләйха. Эчем бушап китте. Өстемнән тау кадәр йөк төшергән кебек булдым. (Сәлимҗан янына килеп, салфетын ачып.) Рәхәт йокла! Мин синең үчеңне алдым.
Пётр (ыңгыраша башлый. Ул бердән сикереп торып, күкрәген тотып). Яна! Яна! Су бир! Яна! (Ул сикереп йөри башлый.)
Зөләйха мич янына поса.
(Пётр уларга тотына.) У-у, үләм, яна! (Тунын салып ташлый, күкрәгенә кулын суга.) Бөтен күкрәгем яна. Инде эчем яна! Бөтен тәнем яна! Марфа! Марфа! Су бир! Су, су! (Сикереп йөргәндә, Сәлимҗанга абынып егыла.) Су! Су! Янам, су!
Зөләйха шул чынаяк белән су китерә. Пётр эчә, җыгыла. Берникадәрле вакыт кычкырына. Аякларын бутый, чәчләрен йолкый, күлмәкләрен ертып бетерә.
Пётр. Уф! (Үлә.)
Зөләйха (акрын гына чыгып, ерактан гына Пётрны карап). Үлде! Җәһәннәмгә китте! Мин бер кайгы, бер шатлык арасында калдым.
Кыңгырау тавышы килә. Тавыш якынлаша. Атлар туктый. Сүзләр ишетелә.
Килделәр, килделәр! Килсеннәр, мин үз эшемне эшләдем. Күңелем тыныч! Кая алып китсәләр дә китсеннәр! (Ул ике үлекнең башлары очында басып тора.)
Ишек ачыла. Иң әүвәл фонарь күтәргән бер стражник керә, өй яктырып китә. Аның артыннан толыптан становой керә. Аның артыннан – башка урыслар.
Становой. Кайда ул качкын? (Ул, ике үлекне күреп, баскан җирендә аптырап катып кала.)
Башка урыслар да аптырыйлар. Зөләйха дәшми. Урыслар аптырап торгач, берсе шапкасын салып төртенә. Урядник та, башкалары да салалар.
Бу кем?
Бер урыс. Пётр! (Марфага күрсәтеп.) Моның ире!
Бер урыс (килеп, Пётрның башын тотып карый). Үлгән! Кышкы квас кебек суык!
Становой. Тегесе? (Сәлимҗанның өстеннән салфетын алалар да, урядник фонарь китереп карый. Становой тартынып китеп.) Бу да үлгән?.. (Зөләйхага.) Бу ник үлде? Син шуны әйт! Бу ник үлде, дим?
Зөләйха (Сәлимҗанны күрсәтеп). Бу ник үлде?
Становой. Каналья, син үтергәнсең!
Зөләйха дәшми. Урядник аның йөзенә фонарьны китереп карый. Аның канлы йөзе ап-ачык күренеп тора.
Староста! Кара шул татарны, кем ул?
Урыслар Сәлимҗанны актара башлыйлар, аның арестант чикмәне күренә.
Становой. Ә, менә ул кем икән!.. Бүген, төрмәдән качкан диеп эзләргә приказ килгән иде, менә ул кайда!
Урыслар һәммәсе җыелып карыйлар.
Становой (Пётрга карап). Караңыз, шул үлгәнме?
Урыслар (беравыздан). Үлгән, үлгән!
Становой (торып). Кая, син сөйлә әле, хатын, исемең кем синең?
Зөләйха. Зөләйха.
Становой. Нинди Зөләйха?
Урыслар. Марфа! Марфа!
Становой. Җә, сөйлә, бу синең иреңме?
Зөләйха (Сәлимҗанга күрсәтеп). Бумы? Әйе, ирем. Хәләл ирем.
Становой. Чёрт, ул түгел, менә бу! (Пётрга күрсәтеп.) Иреңме?
Зөләйха. Түгел.
Становой. Ник үлде?
Зөләйха (Сәлимҗанга күрсәтеп). Ул ник үлде?
Становой. Ул минем эшем түгел, сораганга җавап бир!
Зөләйха. Мин үтердем! (Күкрәген сугып.) Мин үтердем! Мин җәһәннәмгә җибәрдем, аңладыңмы? Илтәсе җиреңә илт, кыласы җәзаңны кыл!
Становой (бер урыска). Богауларны алып кереңез!
Зөләйха. Алып кереңез! Курыкмыйм. Үтереңез! Кыйнаңыз! Кыйнап үтереңез! (Сәлимҗанны күрсәтеп.) Менә моны үтергән кебек үтереңез!
Становой. Күп сөйләмә!
Богаулар алып керәләр.
(Урядникка.) Богаула кулларын! (Бер урыска.) Әй, шуның арестант халатларын салдыр! Приказда халатын да табарга кушканнар. Казна малы югалмый. Ха-ха-ха! (Көлә.)
Урыслар Сәлимҗанның халатын алалар.
Урядник (богаулап бетерә). Бетте!
Становой. Шул халатны кидереңез!
Зөләйхага канлы чикмәнне кидерәләр.
Кайда стражниклар? Керсеннәр!
Ике стражник керә. Зөләйха кулы богаулы килеш сәхнәгә карап тора.
Шуны алыңыз! Шәһәргә илтеңез! Полициягә, теге качкынны да таптык, халатын да таптык, диеңез!
Стражниклар Зөләйханың ике ягына икесе басалар.
Әйдә, марш!
Зөләйха уртада, стражниклар ике ягында атлый башлыйлар.
Пәрдә төшә.
Дүртенче пәрдә
Бер кечкенә генә өй. Өйнең эче ак балчык белән сыланган. Зур мич күренә. Өй пөхтә генә. Дивар буенда сәке. Икенче, өченче пәрдәдәге өйгә охшый. Сәхнәгә таба икегә бүленгән: берсе зур бүлмә, берсе кечкенә. Ике арада ишек бар. Зөләйха инде карчык.
Зөләйха (акрын гына идән буеннан килеп, җәйгән урынына утыра). Әлхәмдүлиллаһ, биргәнеңә шөкер! Бу көнне дә күрдек. (Акрын гына, ыңгыраша-ыңгыраша урынына кереп ята.) Инде бу дөньяда бер генә теләгем калды. Газраил якадан тотканча, кызларымны күреп калсам, тынычлап җан бирер идем. Аллаһе Тәгалә ярдәм бирсә, күрермен. Алла теләсә, күрермен! Габдулла бабай табар, Алла теләсә, табар. Кеше әйтеп, кеше ышанмас бит. Егерме ел балаларыңнан аерылып тор, имеш… Егерме ел бит… Бер кеше гомере. Йа Рабби! Биргәнеңә риза – кимчелекләремез күп булгандыр. Үзең кичер! Егерме ел диң… Атасыз, анасыз калган бу сөкүте128 тәмам кара урыс булып беткән. Йа Рабби, шул хәтеремә төшсә, йөрәгем ярыла. Шулай ук дин дошманы булып калыр микәнни? Йа Рабби, үзең ярдәмчем бул! Алла! Алла! Бүген хәлем бигрәк начар. Бөтен йирдән тәнем бердән, берьюлы зур чуан кебек авыртканы гына җитмәгән, сөякләрем аерым-аерым сызлый. Әллә бөтен тәнем инде тузылып китәргә тели. Әҗәлгә сабырлык бир дә, шул кызларымны күреп, актык васыятемне әйтеп калыйм.