Бер урыс керә. Карт.
Урыс. Исәнме, Марфа?
Зөләйха. Менә, күрәсең, исәнлек кайда, мин кая? (Торып утыра төшеп.) Утыр!
Урыс аптырап тора.
Утыр! Син әле мине качмады микән диеп карарга килгәнсең? (Көлеп.) Качтым, качтым. (Куллары дерелди.) Менә бу кул-аяк, бу исәнлек белән качарсың!..
Урыс. Юк, Марфа, юк, мин үзем генә кереп чыгыйм, дидем.
Зөләйха (көлеп). Шулаймы? Утыр! Кунак итәргә исәнлегем юк.
Урыс. Рәхмәт, мин китим!
Зөләйха. Старостага барып әйтәсең бармыни? (Көлә.) Качкан диең, качкан, эзләү чыгарсын! (Ыңгырашып.) Сез миңа иркенләп үләргә дә ирек бирмисез, күрәсең.
Урыс. Миндә бит гаеп юк. Мин нишлим? Безнең кушканны эшләми хәлебез юк. Староста әйтә, без бөтен ил белә аны сакларга булып калдык, мин ил пичәте басып сакларга сүз бирдем, мин башымны Себер җибәрәсем килми, ди. Һәр атнаны начальствога хәбәр биреп торырга кирәк, ди.
Зөләйха. Йә соң, үзең кара инде, өйдә аяк атлый алмый торган кеше кача ала диме соң? Тагы мин качып кая барыйм? Мин йөрисе йиремне йөреп бетердем. Әлхәмдүлиллаһ, биргәнеңә разый, егерме ел йөрдем, мин йөргәнне синең старостаң йөрсә, табаннары тузар иде. Мин күргәнне Аллаһе Тәгалә кяфер дошманыңа да күрергә язмасын!
Урыс (акрын гына утырып). Синең эшләрне бездә хәзер әкият итеп сөйлиләр. Син җиде кеше үтергәнсең, имеш!
Зөләйха. Сөйләсеннәр, гөнаһыма кәффарәт129 булыр. (Бераз торып, катырак тавыш белә.) Бар да ялган! Бар да ялган! Мин Пётрдан башка берәүне дә үтермәдем. (Ыңгырашып, тагы ята.) Алла! Алла!
Теге урыс (торып). Хуш бул!
Зөләйха. Хуш!
Урыс чыгып та өлгерми, яшь кенә, шәһәрчә киенгән бер кыз кереп килә, урыс аңар баш ия. Бүрек ала. Бераз тора да чыгып китә.
Кыз. Исәнмесез!
Зөләйха. Акрын гына.
Кыз (янына утырып). Сез, түтәй, һаман авырыйсыз.
Зөләйха. Язмыш шулайдыр шул.
Кыз. Сиңа докторга күренергә кирәк иде.
Зөләйха. Мин синең дуктырыңа күренгәнчә, хәзрәткә барып өшкертер идем дә шул, ирек бирмиләр.
Кыз. Ник алай дисең, түтәй, әле дә бит инде шул тискәрелегең өчен әллә ниләр күргәнсең.
Зөләйха. Тискәрелек өчен түгел, дин өчен! Дин өчен! Мине үз динемнән, хак диннән чыгарырга теләделәр, көчләп алып, ирем бар өстеннән урыска иргә бирделәр. Көчләп чукындырдылар. Көчләп ата-анамнан, бала-чагамнан аердылар. Мин, әлхәмдүлиллаһ, барсына да чыдадым, барсына да! Дин ислам өчен мин зәхмәт чиктем.
Кыз (аптырап карап). Шул эшләрең өчен бер дә үкенмисеңме? Шул бушка үткән гомереңне кызганмыйсыңмыни?
Зөләйха. Юк, үкенмим. Алла юлында сугышта үткәргән гомер буш түгел. Әлхәмдүлиллаһ, хатын булсам да, күп ирләргә насыйп булмаган дин сугышында булдым. Егерме ел бербуйдан сугыштым.
Кыз. Егерме ел бербуйдан!..
Зөләйха. Егерме ел бербуйдан, төрмәдән – каторгага, каторгадан Себергә, Себердән – Себер аръягына…
Кыз. Мескен, бәхетсез! Ничек, түтәй, шуңарга арымадың? Бервакытта да шул кылганнарың бушкадыр диеп үкенмәдеңме?
Зөләйха. Юк, үкенмәдем. Хәзер дә үкенмим. Безнең китапта әйткән, Аллаһе Тәгалә дин юлында күргән бер авырлыкка ике җиңеллек бирер, дигән.
Кыз. Менә бирми ич! Син, шәт, егерме ел мәшәкать чиккән, син эт гомере белән яшәгәнсең, бу көндә дә поднадзор130 торасың. Ашарыңа ашың, эчәреңә чәең юк.
Зөләйха (ыңгырашып). Көне килеп җитмәгәндер. Әле тагын күрәселәрем бардыр. Гөнаһыбыз күптер. Алланың хикмәте бик зур. Без белә алмыйбыз.
Кыз (аптырап карап торгач). Түтәй, җә сөйлә әле, зинданда ниләр күрдең? Андагы начарлыкның исәбехисабы юктыр инде.
Зөләйха. Күрмәдем түгел, күрдем. Бик күп нәрсә күрдем. Ләкин иректә күргән начарлыкны төрмәдә күрмәдем. Ниләр булмады, ниләр баштан кичмәде. Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин мондагы кебек, иректәге кебек күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым. Теләгәнчә рузамны тоттым. Катышкан кеше булмады.