Ыңгырашырга тотына. Кыз карап тора. Бераздан акрын гына Зөләйха егларга башлый. Кыз аптырап кала.
Кыз. Әллә бер-бер нәрсә биримме?
Зөләйха (яшь арасыннан). Юк, юк, күңелем нечкәреп китте дә чыдый алмадым. Бетте хәзер. (Ыңгырашырга тотына. Кыз тик тора.) Син яшь әле, аңламыйсың. Менә минем дә синең кебек кызларым бар иде. Кем белсен, хәзер кая? Угылым бар иде… ул да… юк… Син әле ана бәгырен аңламыйсың! (Җылый.)
Кыз. Захар Петрович бар ич!
Зөләйха (баш селки, бераз кычкырыбрак җылаган тавыш белән). Юк, ул минем угылым түгел, түгел… Аңлыймсың, мин – Зөләйха. Мин – Гыймаддин кызы Зөләйха! Мин – мөселман! Минем Захар атлы угылым юк, юк! (Бераздан.) Минем Әхмәт атлы угылым бар иде, югалды. Поплар олактырдылар. (Тагы җылый.)
Шул арада Захар килеп керә. Зөләйха да, кыз да аны күрмиләр.
Кыз. Шул синең угылың инде, һәммә кеше шулай ди бит.
Зөләйха. Минем урыс угылым юк!
Захар килеп алдына баса, Зөләйха юрганын томаланып ята, юрган эченнән ыңгырашкан тавыш белән җылаган тавыш кына ишетелә. Сәхнә тын кала. Кыз торып, күзен тутырып Захарга карап, бер сүз дә дәшмиләр.
Кыз (акрын гына Зөләйханы күрсәтеп). Ул синең белә сөйләшми?
Захар. Юк. Аны әллә нинди муллалар бозып бетергәннәр.
Кыз. Мескен, бәхетсез хатын!
Захар. Нәрсәсе бәхетсез? Тискәреләнмәсен!
Ыңгырашкан тавыш ишетелә.
Кыз (баш селкә). Юк, юк.
Захар (идән буенда йөрергә тотына. Ул әллә нәрсә уйлый. Шул тынлык байтак дәвам итә. Захар бер килүендә кызның янына килеп туктый да Зөләйхага күрсәтеп). Ул минем атамны үтергән.
Кыз. Тс! Ул йоклый, акыртын!
Захар (утыра. Бераз карап торгач, тагы башлап). Минем атамны үтергән!
Кыз (башын селкеп). Ул кызганыч! Син аның хәлен белмисең, ул ниләр, ниләр күрмәгән! (Акыртын сөйли.)
Ыңгырашып йоклаган тавыш килә.
Захар. Күрсә, үз тискәрелегеннән күргән. Кем кушкан аңар татар булып маташырга!.. Ул бит крещёный. Алла аңарга диннән чыкканы өчен шулкадәр зәхмәтләр чиктергән.
Кыз. Кызганыч, бик кызганыч! Минем дә синең кебек кызларым бар иде, ди. Белмим, хәзер кайда йөри торганнардыр, ди. Үзе еглый. Синең туталарың бармыни, Захар Петрович?
Захар. Белмим, белгәнем, күргәнем юк. Булса, шунда, әллә кайда татар булып йөри торганнардыр… Әйдә, бу мәсьәләне ташлыйк әле, беләсең, ул мәсьәлә – минем авыру йирем. Семинариядә иптәшләр әллә кайдан белеп, татар, татар, диеп еглатканчы үртиләр иде. Улсы131 җитмәгән кебек, менә монда бусы кайтты… (Тик торалар.)
Кыз. Мин иртәгә Максимовканың батюшкасына бәйрәм котлап барабызмы диеп килгән идем.
Захар. Иртәгә барабыз, барабыз. Җә, тагы ниләр бар?
Кыз. Берни дә юк. (Захар аның кулын ала.) Күрер!
Захар. Юк, йоклый. (Үзе кызны кулыннан тартып үбә.) Йә, сөйлә! Беләмсең минем нинди кәефсез икәнемне! Сөйлә, ичмасам, кәефне китер! (Тагы үбә.)
Кыз (Захарның муеныннан кочаклап). Әни белән тагын да сөйләштем. Әти һаман синең читкә китәргә теләвеңә разый булмый. «Монда приход зур. Ул булмаса, башкасы була, ят кеше килгәч, приход бозыла», – ди.
Захар. Мин инде ул сүзне кырык ишеткән. Мин монда поп булып калырга разый түгел. Синең әтиең мужикларны талый-талый әллә никадәр акча җыйса да, үзенә дә шулкадәр дошман җыйган. Авылда аның сүзен тыңлый торган бер кеше бармы?! Аның нәсыйхәтен колагына ала торган бер христиан бармы?! Ул һәрнәрсәне базарга чыгарган. Гыйбадәт өчен дә акча бир, никях өчен дә бир, үлек өчен дә бир! Авылны диннән биздереп бетергән, поплыкны сатучылык, кулаклык дәрәҗәсенә төшергән! Юк, мин ул теләгәнчә поп буласым килми. Мин чын поп булам. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Мин дә аның кебек хатыннарның актык йомыркаларын, мужикларның актык орлыкларын дин өчен диеп җыеп йөрим, ди!.. Юк, ансы булмас. Мин поплыкны үзеңнең якыныңа хезмәт итү диеп аңлыйм. Иисус ничек аңлаган булса, шулай аңлыйм. (Зөләйханы күрсәтеп.) Менә шул хатын сиңа никадәр ят булса, синең әтиең дә миңа шулкадәр ят, аңладыңмы?
Кыз. Аңладым, аңладым… Ул кадәр тискәре булырга ярамый. Син никадәр яратмасаң да, ул – синең анаң! Күз карашлары белән сиңа никадәр охшамаса да, ул – минем атам. Балалык хисе булырга кирәк.
Захар. Атам, анам – христианлык! Минем уем – приходыма хезмәт! (Торып йөри башлый.)
Кыз (паузадан соң). Димәк, син мине сөймисең?
Захар. Ул тагы ни дигән сүз ди… (Кызның кулын алып үбеп.) Сөймәгән кеше шулай буладыр димени?! (Тагы үбә.) Ләкин мин, үтерсәләр дә, бу приходта калырга разый түгел, шуны бел! Мин сине никадәр сөйсәм, үземнең идеалымны шулкадәр сөям. Онытма: минем тамырларымда бит татар каны! Гөнаһлы бабадан бабага гөнаһлы татар каны ага! (Анасына төртеп күрсәтеп.) Христианлыкны шулкадәр мыскыл иткән шул хатынның каны ага. Шул канны юар өчен, шул нәселдән нәселгә килгән гөнаһны бетерер өчен бик күп изгелек, бик күп гыйбадәт кылырга кирәк. Аңладыңмы? Шуның өчен миңа тыныч, гөнаһтан ерак приход кирәк. Шуның өчен синең кебек яхшы, шәфкатьле христиан хатын кирәк. Шул юлда минем берлән барырга разый булсаң гына, минем берлән бар!