Выбрать главу

Кыз. Разый, разый! Мең мәртәбә разый!

Үбә, үбешәләр, бераз тын.

Захар. Алай булса, мин үзем батюшка белән сөйләшермен.

Тагы кочаклашып үбешәләр.

Кыз. Җә, иртәгә барабызмы?

Захар. Барырбыз.

Кыз (торып). Мин киттем.

Захар. Мин сине озатыйм.

Чыгып китәләр.

Өйдә тынлык. Зөләйха ялгыз.

Зөләйха (ыңгыраша). Алла! Алла! (Ул саташа.) Габдулла абзый, хуш килдең! Әлхәмдүлиллаһ, хәзрәти Рәсүлнең шәфәгате белән яшибез… Ашаңыз әле! Әни, менә сиңа юлдан… Ник мине көчлисез? Мин – мөселман!.. Мин – Зөләйха! (Кычкыра һәм уянып китә. Юрганын ачып.) Уф Алла! Әллә нинди төшләр күреп бетердем! Төшемдә Габдулла абзый кып-кызыл буйлы-буйлы яулык китерде. Юл була торган иде. Кызларым, бәлки, килә торгандыр… (Акыртын гына торып карангалый да.) Шул кара йөз юкта намазымны укып алыйм. (Акрын гына, тотына-тотына идән буйлап йөри, су янына килеп, тәһарәт ала. Битен сөртеп.) Өй дә суынып киткән, әллә азрак ягып алыйммы? (Аксап-аксап кына барып, мичкә ут төртә. Яна башлый. Үзе почмактагы тәрене каплап, баш очыннан намазлык алып, баш очыннан Һәфтиякне күтәреп, намазлыкка утыра. Җирдә төшкән ут яктысы аны каплап ала, күккә таба кулын күтәреп, авыз эченнән дога кыла. Догага күтәргәч, башы бертуктамый селкенә. Дога арасында ыңгырашып җибәрә. Акрын гына, тын тавыш белән.) Йа Раббем! Биргәннәреңә риза! Бердән меңенә кадәр риза! Азыксыз, ризыксыз, Раббем, озын юлга чыгам. Башымнан ашкан гөнаһ дәфтәремне күтәреп, синең каршыңа киләм. Пәйгамбәрләрнең, әүлияларның, мөселманлык өчен сугыш сафларында кан агызган хәзрәти Гали сәнҗагы132 астында күтәрелә торган шәһидләрнең хөрмәте өчен мине дә ярлыка! Рәхмәт диңгезең киң, Раббем, шул гөнаһына баткан, рәхмәтеңә сусаган бәндәңне дә пәйгамбәрнең шәфәгатеннән мәхрүм итмә, биргәнеңә разый! Гөнаһлы күңелем белән каршыңа барырга, тез чүгәргә (җылый), актык теләгемне сорарга батырчылык юк, Раббем! Рәхмәтең киң, шул кяфер дөньясында җаным чыкканда, шул гөнаһлы тәнемнән мөселман җаным аерылганда, йа Рабби, иманымны юлдаш кыл! Баш очымда угылым, кызымны күрергә насыйп ит! Гөнаһлы җанымны Коръән, «Ясин» тавышы белән ал! Атам үлгәндә күзене тутырып-тутырып мине эзләгәндер, анам үлгәндә актык сүзене «Зөләйхам» диеп җан биргәндер, мине дә шулай итмә! Күрсәт кызларымны! Актык сулышымны синең исемең белән алыйм, амин! Күкләрдәге фәрештәләр, урыс өенә керергә куркып тора торган фәрештәләр, минем белән амин диеңез! Амин!

Һатифтан зур бер хор тавышы килә: «Амин! Амин!»

Зөләйха (аптырап кала. Як-ягына карана. Куллары калтырый, тагы калтырап кына). Амин!

Һатифтан. Амин! Амин!

Зөләйха (тормакчы була. Аягы калтырый. Аз гына егылмый. Тагы тора, кул күтәрә). Каф тауларыннан зур, Мохит диңгезләреннән133 киң, күктәге йолдызларыңнан күп гөнаһым бар… Синең биргән ризыгыңны ашап, синең биргән матур кояшыңда җылынып, синең биргән саф һаваңны сулап, сиңа каршы көфране нигъмәт кылдым134. Үземнең каршымда (кычкырып җылый) мөселман дошманы үстереп, ике аяклы, ике куллы Захар…

Шул арада ишектән Захар килеп керә; Захар басып тора, Зөләйха күрми.

Шайтанны тудырдым. Мөселман анадан мөселман дошманы – кяфер тудырдым. (Җылый.)

Захар катып тора.

Атасы Сәлимҗанның дин өчен күргән михнәтләре хөрмәтенә шул балага һидайәт бир!135 Шул балага иман нуры яудыр, амин!

Хор ишетелми.

Амин! (Як-ягына карап.) Фәрештәләр, амин!

Хор тагы ишетелми.

(Зөләйха кул төшереп, баш иеп карангалый башлый, Захарны күреп.) Син, кяфер! Син минем фәрештәләремне качырдың! (Кулын селкеп.) Имезгән сөтем хәрам булсын! Ләгънәт сиңа!

Захар (кызу-кызу килеп). Үз өемдә мин үз динемне мыскыллатырга ирек бирмәм! Былчырак чүпрәкләрең белән божий матерьны капларга, аның рәхмәтләреннән мине мәхрүм итәргә разый булмам! (Барып, чүпрәкне алып ыргыта.) Җитәр, күп мыскыл иттең!

Зөләйха тик тора. Захар килеп, кулыннан Һәфтияген тартып [алып] мичкә ыргыта.

Зөләйха (куллары белән аңа ябышмакчы була). Алла! (Кычкырып, намазлыгына егыла.)

Захар шарт-шарт басып, идән буенда йөри-йөри дә күрше бүлмәгә кереп китә. Сәхнә тын кала, урамнан шакылдатып каравылчы уза. Аның тавышы озакка кадәр ишетелә. Зөләйха ыңгыраша. Күрше бүлмәдә Захар берәр бүлмәне әйләнә дә тәре алдына барып тезләнә; кулын тәрегә таба күтәреп тора. Озак кына торганның соңында кычкырып җылап җибәрә.

вернуться

133

Мохит диңгезе – Тын океан.

вернуться

134

Көфране нигъмәт кылдым – шул ризыклар кадерен белмәдем.