Захар. Ярлыка! (Үксеп-үксеп җылый.) Ярлыка! Динсез анадан, динсез атадан туган колыңны ярлыка! Шул ана, шул ананың… чында да мин шул татар баласымыни? Мин Захар Петрович түгелме? Бу хатын… бу ана… минем атамны үтергәнмени?.. Мин кем соң? Гөнаһлары тамырларыннан ага торган бәндәңне ярлыка!.. Христианлыкка каршы ителгән таулар, ташлар кадәр аталар, бабаларымның гөнаһын юып бетерергә, тәүбә кылып бетерергә юл күрсәт! Юл күрсәт! Көч бир, Ходаем, көч бир! (Җылый, озак җылый да урынына барып ята. Утны сүндерә.)
Аның җылаганы, Зөләйханың ыңгырашканы ишетелә. Мич янып-янып сүнә. Бераз тынлыктан соң ерактан гына «Тәфкилеф» көенә йомшак бернәрсә уйналганы ишетелә. Аннан соң бер җыр җырлана башлый. Шактый озак җырлаганнан соң, бүлмә яктыра башлый. Яктыра-яктыра, берәм-берәм әллә нинди кызларга охшаган зәңгәр канатлы фәрештәләр күренә. Алар һаман җырлыйлар. Берсе башкаларыннан матур да, зур да, өстеннән нур чәчелеп тора. Рәхмәт фәрештәсе Микаил туктаган вакыт.
Зөләйха ыңгыраша.
Фәрештәләр, Зөләйха, Захар.
Захар (үз бүлмәсендә сикереп торып). Бу нәрсә? Нинди музыка? Бу нинди тавыш? Чү, чү!.. Бу көйне мин әллә кайда ишеткәнем бар… бар… бар… (Йырлыйлар.) Хәзер, хәтерлим… Юк… Кемнәр йырлыйлар?..
Фәрештә, акрын гына торып, ишекне ача, ишектән нур дулкыны кереп, бүлмәне яктырта. Захарның күзләре камашып, читкә китеп баса. Җыр туктый. Йомшак кына музыка тавышы дәвам итә. Ул да туктый. Рәхмәт фәрештәсе вә башкалар Зөләйханың янына киләләр.
Рәхмәт фәрештәсе (Зөләйхага карап). Йоклый! Бу хатын, туганнар, егерме биш ел үзенең дине өчен тартышты; бу хатын атасыннан, анасыннан аерылды, иленнән, йортыннан җөда булды136; иреннән тол калып, баласыннан-чагасыннан мәхрүм булды. Алланың, пәйгамбәрнең исемене, үзенең динене ташламады. Бүген ул үлә. Аллаһе Тәгалә буның өчен фирдәүс137 оҗмахында сарай хәзерләргә кушты. Моны каршы алырга хәзрәти Гомәр үзе яңа хөлләләрен киенде. Фирдәүс кавеме Гайсә анасы Мәрьям, Хәсән, Хөсәен анасы Фатыйма оҗмах ишеге төбенә каршы алырга җыенды. Моның түккән бер бөртек күз яшенә Аллаһе Тәгалә йитмеш мең фәрештәнең меңьеллык гыйбадәтенә язды.
Бер фәрештә. Ай, мин дә шул хатын булсамчы!
Башкалары да. Ай, мин дә шул хатын булсамчы!
Рәхмәт фәрештәсе. Дин юлына аягына тимер богау тагып атлаган һәрбер адымына җиде шәһид савабын язды. Дәрәҗәсен бөтен христиан гаскәренең котын алган Сәлахетдин әл-Әюби[нең], Истамбулның Фатыйхи солтан Мөхәммәднең дәрәҗәсеннән биек кылды.
Фәрештәләр. Ай, мин дә шул хатын булсамчы! Ай, мин дә шул хатын булсамчы!
Рәхмәт фәрештәсе. Менә Аллаһе Тәгалә сезгә үзенең рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән шул хатынның аякларындагы яраларын юарга әмер итте. Китер рәхмәт суын!
Бер фәрештә комган кебек нәрсә, берсе тас кебек нәрсә күтәреп килә. Рәхмәт фәрештәсе Зөләйханың канлы, шешкән аягын ача.
Фәрештәләр (бердән). Уф! Уф! Бу изге хатынның аягын кемнәр шулкадәр канаткан? Безгә рөхсәт бир, шуларга ләгънәт укыйк!
Рәхмәт фәрештәсе. Аның кебек адәм балалары.
Фәрештәләр (бердән). Әлхәмдүлиллаһ. Әле дә адәм баласы булмаганбыз, әлхәмдүлиллаһ, адәм баласы булмаганбыз!
Рәхмәт фәрештәсе. Күп сөйләргә вакыт юк. Тасны куй.
Бер фәрештә куя.
Син рәхмәт суы сал.
Бер кыз сала.
(Рәхмәт фәрештәсе юа.) Бу су белән мин Җәбраил фәрештә белән хәзрәти Мөхәммәднең йөрәгендәге кара канны юган идем. Бу рәхмәт суы белән мин Әюб пәйгамбәрнең кортлар ашаган битен юган идем.
Фәрештәләр. Нинди изге кешеләр! Йа Рабби, ник безне адәм баласы итеп яратмадың!
Рәхмәт фәрештәсе юа.
Бер фәрештә. Туган, бу изге хатынның аягы ни берлән болай җәрәхәтләнгән?
Рәхмәт фәрештәсе. Тимер белән! Буның аягына тимердән ясалган чылбыр кигезгәннәр. Ул тимер, агачны ашый торган корт кебек, моның сәламәтлегене ашаган, җилеген киптергән.
Фәрештәләр. Рөхсәт бир, Аллаһе Тәгаләдән нияз итик138, Аллаһе Тәгалә адәм балаларыннан тимерне бетерсен.
Микаил. Мин байрагым астындагы җитмеш мең фәрештә белән җиде йөз ел: «Йа Рабби! Адәм балаларына тимерне белдермә!» – диеп гыйбадәт кылдым. Аллаһе Тәгалә кабул итмәде. Аллаһе Тәгаләнең хикмәтен без белмибез. Дөнья яратылуның без серләрен аңламыйбыз.
Фәрештәләр. Алай булса, рөхсәт бир: без шул тимерне зарарга тотучыларга ләгънәт укыйк!
Рәхмәт фәрештәсе. Юк, юк!
Рәхмәт фәрештәсе юып бетерә. Зөләйха ыңгыраша. Захар катып тора.
Без йир йөзенә рәхмәт иңдерәбез, ләгънәт безнең эшебез түгел.
Бер фәрештә. Туган, миңа шул изге хатынның шул канлы чүпрәген алырга рөхсәт бир, мин аны бөти итеп янымда йөртер идем.