Выбрать главу

Габдулла килеп тезләнә, һәммәсе тезләнәләр, Габдулла кул күтәрә, тегеләр дә күтәрәләр, ике кызы кулына ятып җыларга тотыналар, тагы ерактан музыка ишетелә. Тагы әллә никадәр фәрештәләр күренәләр. Микаил үз фәрештәләре белән Зөләйханы чолгап ала. Микаил барысына да төрле рәхмәт суы сибә. Җырлыйлар. Шул арада Газраил керә.

Микаил вә башка фәрештәләр. Килде! Килде!

Фәрештәләр (Газраилгә тезләнеп). Шул хатын балалары-чагалары белән бер генә ел рәхәтләнсен! Әҗәлгә сабырлык бир!

Газраил (зур тавыш белә). Юк, юк!

Музыка көен үзгәртә.

Фәрештәләр. Шул хатын балалары белән чүбердәшеп, бер генә ай торсын! Әҗәлгә мөһләт139 бир!

Газраил. Юк, юк!

Фәрештәләр. Шул бала, егерме ел анасын күрмәгән, егерме ел чит тәрбиядә үзгәргән бала бер генә атна анасы канаты астында яшәсен! Әҗәлгә мөһләт бир!

Газраил. Юк, юк!

Фәрештәләр. Бер генә көнгә!

Газраил. Юк! юк!

Фәрештәләр. Бер генә сәгатькә, бер генә сәгатькә!

Газраил. Сулар сулышы Алладан чикләнгән! Юк! Юк!

Фәрештәләр (янына килеп кулларын селкеп).

– Мәрхәмәтсез!

– Шәфкатьсез!

– Мәрхәмәтсез!

– Шәфкатьсез!

Газраил канатын җәеп җибәрә. Фәрештәләрнең җылаганы ишетелә. Күк күкрәгән кебек була. Караңгыланып китә, пауза. Бердән яктыра. Зөләйха зур гөлләр белән тулган, әллә никадәр хатын-кыз, ирләр, фәрештәләр көтә торган оҗмахның уртасында күренә.

Бер фәрештә (кычкыра). Зөләйха килде! Зөләйха килде! Сайраңыз, кошлар, сайраңыз!

Музыка тавышы ишетелә.

Пәрдә төшә.

Бишенче пәрдә

Кар белән капланган тигез җир. Сәхнәнең уң ягында якында гына авыл күренә. Өйләрне кар баскан. Авылның биек йирендә ак чиркәү күренә, сул ягында ике маяклы юл китә. Маяклар кардан тун киеп утыралар. Ындыр ягы, салам өемнәре, кибәннәр күренә. Ачык йир ай яктысы белән тулы. Пәрдә ачылганда, икешәр ат җигелгән берничә чана, атларның җөгәннәреннән тотып тора торган берничә кеше күренә. Сәхнәнең артыннан атның селкенгәндәге тимер-томырларның шыгырдавы ишетелә.

Кешеләрдә тимер сәнәкләр бар.

Габдулла, җегетләр.

Габдулла (сәхнәнең артыннан чыгып). Егетләр, салам артынарак кереп тормыйбызмы? Язмышка каршы, юл югалткан бер урыс килеп чыкмасын.

Бер егет. Чыксын! Атасын, бабасын исенә төшерәсе килсә чыксын! Менә генә! (Кулындагы сәнәккә күрсәтә.)

Икенче егет. Курыкма, курыкма, Габдулла абзый! Алла язмаган эш булмас!

Өченче егет. Килә башласалар, атка утырдык та, ку! Төшләрендә дә күрмәсләр!

Дүртенче егет. Тотсын капчыгыны! Мин Зөләйха әбине алмыйча китмим, үлсәм үләм, алам!

Берсе. Әллә син безне курыкты диеп белдеңме? Куркытырсың син моны, куркытырсың! Бәхәсләшеп, җиде төннең уртасында мәсҗедтән мулла таягын алып чыккан кеше бу!

Берничә кеше арлы-бирле йөреп торалар.

Икенче егет. Анда бит мөселман пәрие, ә монда урыс пәрие!

Өченче егет. Яхъя мулла пәрие булса да курыкмыйм! (Атының муеныннан сөеп.) Әй кашка! Нишләп моңайдың? Шулай, шулай. (Муеныннан сөеп.) Карап торырга матур булмаса да, (иптәшләренә) бу бит Иделнең аръягында мәйдан тоткан ат!

Икенче егет. Мәйданның арт ягындамы? Менә, ичмасам, минем җирәнне сөйлә! Хайванга әле йөрү күп булды, өшәнеп китте. Беркөнне шәһәргә барып чәйгә-шикәргә дип өч капчык арыш салдым, шәһәрдә тарттырып кайтырга дип, ике капчык борай төше салдым, солысын, печәнен алдым, юлга чыктым. Үрне менеп киләм, арттан пар атта бер бояр килә, бүре толып киеп утырган! Атларының баскан йиреннән ут чыга! Арттан килеп җитә башлагач та минем җирән пошкыра башлады. Тегеләр килеп җиттем дигәндә генә, менә алып китте ласак! Тотып булмый. Тегенең кучеры: «Юлдан кит!» – диеп кычкыра. Кая ул! Менә ук кебек бара да бара. Теге хурланды булырга кирәк, читкә төшеп узмакчы булды. Ә минем җирән тагы элдермәсенме! (Атын сөеп.) Хайван! Шәһәргә кадәр уздырмады. Барып җиткәндә, бояры: «Стой, князь!» – ди. Туктыйм, туктатып булмый, тегеләр туктамыйча туктамады бит. Аттан төште: «Князь, син кай авылныкы? Сат атыңны!» – ди. «Юк, барин, әти-әни төсе, сатмыйм», – дим. «Менә ал йөз тәнкә!» – ди. «Юк, барин», – дим. «Ал йөз тәнкә өстенә шул уртадагы атны!» – ди. «Юк, барин», – дим. Теге: «Кырган баш», – ди. Менә бу нинди ат!..

вернуться

139

Мөһләт – кичектереп тору.