Габдулла. Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Гаиб ирәннәренең ярдәме! Шәехләрнең мәдәде. Егетләр, тиз-тиз, чаналарыңызны монда китереңез! (Егетләр чыгып китәләр. Ике атлы бер чана керә.) Салыңыз! Салыңыз!
Теге кеше (калтырый). У-у, суык!
Габдулла. Нәрсә карап торасыз? Күтәреп салыңыз.
Әхмәдулла белән тагы берничә кеше күтәреп салалар.
Җә, бәйлә! Тиз булыңыз! Тиз булыңыз!
Кешеләр (бәйләргә тотыналар). Ай, бу кем?
Куркак кеше качып чыга. Бар да авылга таба карыйлар. Сәхнәгә яланбашлы поп кызы килеп чыга. Әхмәт аңарга каршы бара. Кыз Әхмәтнең кочагына ташлана, кешеләр исләре китеп карап тора.
Кыз. Захар! Захар!
Әхмәт. Маруся, Маруся, җылама!
Кыз. Захар! Захар! Китмә! (Акырып җылый.) Мине ташлап китмә!
Габдулла кулы белән кешеләргә бәйләргә ишарә итә. Кешеләр бәйлиләр.
Маруся. Захар, Захар! Үтер мине! (Аның кулыннан котылып, кешеләр янына чабып бара.) Мине үтереңез! Мине үтереңез! (Сәнәкләргә күрсәтеп.) Шуның белән чәнчеп үтереңез! Ник тик торасыз, үтереңез!
Әхмәт. Маруся, Маруся, сабыр ит!
Габдулла. Безнең диндә кеше үтерү хәрам. Әйдә, утыр атка, безнең кызымыз булырсың.
Әхмәт. Маруся! (Кулыннан тотып.) Маруся, аңла мине! Мин кала алмыйм! Мин бөтенләй башка кеше… Мин анам артыннан киттем… Мин булдыра алмыйм… Маруся, мин сине сөям!.. Маруся! Әйдә, минем белән, әйдә!
Маруся. Синең беләнме? Кая?
Әхмәт. Минем белән, Маруся, минем белән, әйдә, Маруся! Әйдә!
Маруся (кочаклап). Синең беләнме?
Маруся, Әхмәт үбешәләр.
Әхмәт. Минем белән, үлгәнчегә кадәр минем белән…
Маруся. Әйдә! Әйдә!..
Габдулла. Тизрәк, атлар!
Тагы бер ат килеп керә. Габдулла Марусяның башын сыйпый. Маруся Әхмәтнең кулыннан тоткан килеш җылый.
Әхмәт. Утыр, Маруся!
Габдулла. Тукта, тукта, менә шушы толыпны ки! (Өстеннән толыбын салып бирә.)
Әхмәт Марусяга толып кигезә.
Бер егет (икенчегә). Сөя дә икән, малай!
Маруся утыра. Әхмәт Маруся янына утыра.
Габдулла. Хәзерме?
Егетләр. Хәзер!
Бары да атларына менәләр. Гробны алып чыгып китәләр. Әхмәтнең атлары кузгала башлый. Маруся сикереп тора.
Маруся. Юк, мин бара алмыйм! Юк, юк!
Әхмәт төшә, Габдулла атны туктата.
Әхмәт. Маруся, Маруся. Син мине үтерәсең! Маруся!
Маруся. Юк! Юк! (Әхмәтне кочаклап үбәргә тотына.)
Әхмәт. Маруся, Маруся!
Маруся (котылып китеп). Прощай, прощай! (Китеп югала.)
Әхмәт аның артыннан чанада «Маруся» дип кычкырып җылый.
Габдулла (тышка таба). Туктаңыз! Туктаңыз! (Килгән кеше күренми. Әхмәтнең янына барып.) Ай бу яшьлек! Урынын да белми, көнен дә белми, кайда вакыты җитсә, шунда тишелеп чыга. (Әхмәткә барып.) Әхмәт! Әхмәт! Бала, тор! Тор!
Әхмәт дәшми.
Тор! Тор! (Габдулла Әхмәтне күтәрмәкче була. Күтәрә алмый.) Хәлем дә беткән бит! (Чыгып китеп.) Әй, әй җегетләр!
Чиркәүдә набат сугыла башлый; Габдулла тагы Әхмәтнең янына барып өстери башлый, булдыра алмый.
Әхмәт! Әхмәт! Киләләр! Әхмәт! (Өстери. Чана янына табарак китерә.)
Авылда этләр өрә башлый. «Пожар!», «Пожар!» дигән тавыш ишетелә. Чиркәү һаман кага. Әллә никадәр кешенең тавышы ишетелә.
Йа шәехем, мәдәд! Әхмәт! Әхмәт! Бала, тор! Киләләр!
Әхмәт (башын күтәреп). Кемнәр килә?
Габдулла. Урыслар киләләр, безне үтерергә киләләр.
Әхмәт. Киләләр?.. (Әхмәт акрын гына тора. Тавыш якынлаша.)
Тыштан. Әнә алар, әнә алар!
Сәхнәгә казыклар, сәнәкләр күтәреп, ун-унбиш урыс, әллә никадәр марҗа килеп керә. «Үтер! Үтер!» дигән тавышлар ишетелә. Кыйнарга башлыйлар. Элгәре Габдулланың «Йа шәехем, мәдәд!» дигәне ишетелә. Аннан кыйнау ишетелә. Халык күбәя бара, тавыш зурая бара. Маруся килеп чыга. Кыйнаучыларга барып: «Чү, чү, тр», – диеп кычкыра. Халык туктый.
Маруся. Захар, Захар! (Өстенә егыла. Җылаган тавыш белән.) Үлгән, үлгән! Захар, Захар! (Каплана.)
Кешеләр тик торалар. Хатыннар күзләреннән яшьләрене сөртәләр.
Габдулла (башын калкытып, акрын гына). Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Дин юлында безгә дә шәһид булырга яздың!..
Бер урыс. Ни сөйли? Үтер, үтер!
Берьюлы биш-алты кеше казыклар белән кыйный.
Маруся (сикереп торып, Әхмәткә күрсәтеп). Сез үтердеңез! Сез үтердеңез! Мин үтердем… Сез үтердеңез!..
Набат туктамый. Халык күбәя.
Пәрдә төшә.
Олуг Мөхәммәд
Әсәрдәге исемнәр:
Олуг Мөхәммәд хан – Казанның беренче ханы, Казан ханлыгын коручы, урта яшьтә, зур гәүдәле.
Галибирде – ханның зур кияве һәм дә беренче илчесе.
Хөсәен бәк – ханның икенче илчесе.
Хуҗа Хәсән (голямадан)140 – өченче илчесе.