Выбрать главу

Василий Сабакин – урыс бояры, Мәскәү илчесе.

Андрей Галитаев – урыс бояры, Мәскәү илчесе.

Айтуган – урыслар арасында шымчылык иткән углан.

Василий – Мәскәүнең олуг кенәзе.

Сәед (голямадан) – пәйгамбәр әүлядыннан берсе.

Тимер командан  – Олуг Мөхәммәднең гаскәренең башы.

Көнтуган – урыс гаскәре арасындагы хан шымчысы, углан.

Кечек Әхмәд хан – Алтын Урда ханы.

Гөлбикә – Олуг Мөхәммәднең хатыны, балалары анасы.

Мәхмүд, Ягъкуб, Йосыф, Касыйм – ханның угыллары.

Алмас солтан, Күңел солтан – Олуг Мөхәммәднең кызлары.

Хөршид солтан – Ягъкубның хатыны; киленнәре.

Түрәләр, гаскәрләр, хатыннар, балалар, урыслар, Казан халкы, чувашлар, чирмешләр.

Беренче пәрдә

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Белёв шәһәрендә. Киң бер мәйдан. Кыш көне. Әтрафны141 кардан, боздан өйгән диварлар сарган. Арка тарафта зур бер агач өйнең башында Алтын Урда байрагы142 саллана. Уң тарафында тезелеп киткән өйләрнең морҗаларыннан төтеннәр чыга. Озактарак143 киездән корылган берничә чатыр да бар. Сул тарафта бозлы диварның бер йирендә зур бер капка. Капканың ике тарафындагы боз диварларның өстендә агачтан ике чолан корылган, алардан мәйданга таба баскыч инә144, бу чоланнарда гаскәрләр145 диварның тышындагы йирләрен җентеклиләр. Капка янында да гаскәрләр нәүбәттә146 капканы саклыйлар. Мәйданда бик күп гаскәрләр, һәммәсе дә сугыш киемендә. Иярләнгән атлар да озакларда күренә. Сәхнәнең тирәләрендә гаскәрләрнең бер өлеше су ташый, икенчеләре кардан өелгән диварларга суны сибеп, диварны ныгытып маташа. Гаскәрләр бер-берсе берлә тавышсыз гына сөйләшәләр. Сәхнәдә пәрдә ачылганда мәйданда халык болыты… Зияраттагы кеби бер тынлык.

Ерактан гына урысча кычкырышу, көлү, җырлау тавышлары ишетелә. Бу – урыс гаскәре кәеф-сафа чигә, эчә, исерә. Пәрдә ачылгач, сәхнә бераз тын тора.

Капка өстендәге каравылчы (баскычтан инеп, сакчы гаскәрләр башлыгына сәлам бирә дә). Илчеләребез урыслардан кайтырга чыктылар, яннарында ике урыс бояры да бар, киләләр.

Йөз башы. Урыныңны тот!

Каравылчы баскычтан чоланга таба чыга. Йөз башы чаба-чаба байраклы өйгә китә. Сәхнәдәге гаскәрләр арасында пыш-пыш сөйләшүләр, хәрәкәтләр. Тынлык. Зур өйдән өч-дүрт зур дәрәҗәле түрәләр чыгалар, капкага таба киләләр, алар берлә бергә йөз башы да. Болар килүгә гаскәрләр сәлам торалар147. Тынлык.

Зур түрә. Илчеләр капкага килеп җитүләре берлә көттермәенчә капканы ачыңыз!

Сакчылар янына гаскәрләр капкага таба киләләр.

Йөз башы (гаскәрләргә). Йиреңездә торыңыз. Дошман илчеләре килә, ирлегеңезне саклаңыз, куркаклык күрсәтмәңез!

Югарыдагы каравылчы. Якынлаштылар!

Йөз башы. Килеп җиткәч кенә хәбәр бир, вакытыннан әүвәл сөйләмә! (Капучыга.)148 Вакытыннан әүвәл капканы ачма! (Югарыга.) Урыс гаскәре капкага таба якынлашмыймы?

Каравылчы. Илчеләрне ун урыс гаскәре озата килә, башкалары йирле йирендә.

Икенче каравылчы. Урыс гаскәре анда бәйрәм итә, әллә никадәресе инде исерек, ава-түнә йөри, аларның бездә эшләре юк.

Беренче каравылчы. Килделәр!

Килүчеләр (тыштан капканы кагалар). Без килдек. Без хан хәзрәтләренең илчеләре, урыс кенәзенең дә илче боярлары бергә. Капканы ачыңыз.

Беренче каравылчы (капучыга). Капканы ач, гаскәрләргә сәлам тор.

Капка ачыла. Аннан өч хан илчесе, ике урыс бояры керәләр, гаскәрләр сәлам тора.

Каршы алучы түрәләр. Хуш килдеңез, хуш!

Урыслар башларын алалар149. Урыс гаскәре дә капкадан керергә тели, аларны этеп-төртеп чыгаралар.

Йөз башы. Беркемне кертмә, яп капканы!

Капканы ябалар. Илчеләр каршы алучылар берлә акрын гына сөйләшә-сөйләшә байраклы өйгә таба китәләр. Башка өйләрдән чыккан ирләр, хатыннар боларны карап торалар.

Йөз башы (гаскәрләргә). Ирекле!

Гаскәрләр сәлам торуны бетерәләр. Тынлык. Йөз башы баскычтан сакчы чоланына чыга.

Йөз башы (әтрафына каранып). Урыс гаскәре дә дөньяны тоткан. Урыс кенәзе кайдан бу кадәр гаскәр җыеп өлгергән?

Түбәндәге бер углан. Алла кушмаган эш булмас. Безнең бабайлар мондый гына урыс гаскәрен бозганнармы? Көл итәрмез!

Икенче берсе. Сөякләрен санармыз!

Өченчесе. Тешләрен суырырмыз!

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Бүрәнәле диварлы зур бер өйнең зур бүлмәсе. Идәнгә паласлар җәелгән. Түрдә мендәргә Олуг Мөхәммәд хан утырган. Түбәнрәк ике яклап өчәр-дүртәр зур түрәләр йирләшкәннәр. Ишекнең ике ягында ике углан ялан кылыч нәүбәт саклыйлар150. Ханга якынрак йирдә яшел чалмалы Сәед утырган. Сәхнә ачылганда тынлык. Олуг Мөхәммәд башын кулына таяндырган. Өй эчендә тынлык. Ишектән илчеләр урыс боярлары берлә бергә керәләр. Боярларның берсенең исеме Василий Сабакин, икенчесенең Андрей Галитаев.

вернуться

141

Әтраф – тирә-як.

вернуться

142

Оригиналда «Алтын Урду» дип язылган.

вернуться

144

Инү – бу урында: төшү.

вернуться

146

Нәүбәттә – чиратлашып, тезелешеп.

вернуться

149

Башларын алалар – бу урында: баш киемен салалар.