Выбрать главу

Илче башы. Әссәламегаләйкем!

Түрәләрнең кайберләре (аякка калкып). Вәгаләйкемәссәлам!

Илчеләр ханны олуглап иеләләр. Урыслар да башларын чыгарып иелеп сәламлиләр.

Олуг Мөхәммәд. Хуш килдеңез, яхшы хәбәрләр китергәнсез, иншалла. (Боярларга.) Утырыңыз.

Урыслар тез чүгеп түбәнгә утыралар. Илчеләр – аякта. Олуг илче – Галибирде (ханның кияве), икенчесе – Хөсәен бәк, өченчесе – язучы Хәсән Хуҗа.

Беренче илче Галибирде. Олуг падишаһым, өстемезгә йөкләнгән дәүләт эшене Тәңренең ярдәме берлә тотырга тырыштык. Урыс кенәзе Василийның баш команданнары Димитрий Шемяканы, Димитрий Юрьевичларны күрдек. Падишаһымызның сезгә сүзе шулдыр: «Мин үзем олуг угылым Мәхмүдне, янымдагы бәкләрем дә үзләренең угылларыны сезгә тотык (рәһен) итеп калдырамыз. Тәңре яңыдан мине падишаһ итеп таҗ-тәхетемне кайтарса, урыс йирене дошманнардан сакларга, үз гаскәрем берлә урыс иленә баскынлык итмәскә, яу җибәрмәскә сүз бирәм. Үз эшемезне эшләр өчен безне тыныч калдырсыннар, диде», – дидек.

Хәсән Хуҗа. Падишаһымыз хәзрәтләренең Мәскәү кенәзе Василийга иткән изгелекләрен дә сөйләдек. Алланың язмышы берлә иленнән аерылган, таҗ-тәхетеннән җөда булган151 олуг падишаһымызга каршы эшләргә теләгән эшләр һәрбер дин каравыннан зур гөнаһтыр, хыянәттер, дидек, сүземезне тыңлата алмадык, падишаһым! Безнең сүзләремезгә көлеп, мыскыл итеп җавап бирделәр. Сезнең хозурыңызда авызга алынмаячак сүзләр берлә аталарымыз, бабаларымызны сүктеләр. Озын сөйләшүдән соң, актык сүзләрене сөйләргә дип, менә шул боярларын (урыс боярларына күрсәтә) күндерделәр. Безнең кимчелекләремезне кичер, солтаным!

Олуг Мөхәммәд (урыс боярларына). Бояр Василий Сабакин, бояр Андрей Галитаев, сез ни хәбәр китердеңез?

Василий Сабакин (ханга башын иеп). Безнең урыс йорты сезнең татар яуларыннан бик зур авырлыклар чикте, шәһәрләремез таланды, малымыз-туарымыз алынып, илеңезгә озатылды, ирләремез, хатыннарымыз әсир ителде. Хәзер, шул яучыларның башы кулымызга төшкәч, без ничек аның теләген тутырыйк, аңа йортымызда яшәргә ирек бирик?

Олуг Мөхәммәд. Сугыш эчендә булынган ике ил арасында һәрвакыт мондый эшләр була килгән. Моны без генә дөньяга чыгармадык, адәм баласы яши башлаганнан бирле бу эш шулай килә. Безнең татар иленә урысларның итдеке зыян-зарары азмы? Сезнең яуларыгыз Югары Иделдәге сату-алу көймәләремезне суймадылармы, суймыйлармы? Безнең хатыннарымыз-кызларымызны алып китеп монастырьларга китермәделәрме? Болар һәммәсе дә үткәндәге эшләр. Без – ике якымыз да шуларны онытып, ике күрше ил булып, бер-беремезгә яу җибәрмәенчә тынычлыкта яши алмыймызмы? Минем теләгем менә шул!

Андрей Галитаев. Безнең урыс халкына татарлар ул кадәр күп авырлыклар ясадылар ки, без аны оныта алмыйбыз, вакыты – форсаты килгәндә үч алудан үзүземезне тыя алмыймыз. Сезгә илемездә яшәргә ирек бирә алмыймыз!

Олуг Мөхәммәд. Без, татарлар, сезгә һичбер яхшылык эшләмәдекме? Безнең бабаларымыз бу тупракларга аяк басканда сезнең һәрбер шәһәреңездә бер кенәзегез икенче шәһәрдәге кенәзегез берлә туктамаенча сугыш эчендә идеңез. Нә шәһәрләреңездә, нә авылларыңызда тынычлык бар иде. Шәһәрләр арасында нә юлыңыз, сулар өстендә нә күпереңез, нә кичүләреңез бар иде. Чит ил сәүдәгәрләре генә түгел, күрше шәһәр кәрваннары талаудан курыкмаенча бер-берсенә мал китерә алмыйлар иде. Бабаларымыз бөтен урыс илендә тынычлык кордылар, бөтен илеңездә юллар, күперләр салдылар, юлбасарларны юк иттеләр, чит ил сәүдәгәрләре тыныч килеп китәрлек, кәрван йөрерлек хәл тудырдылар. Үзара сугышып ята торган кенәзләреңезне юлга без салдык, Мәскәү кенәзен без олуг кенәз ясадык, башка кенәзләргә Мәскәү кенәзенә муен ияргә без боердык. Василийга Мәскәү олуг кенәзлеге ярлыгын мин бирдем. Минем ярдәмем берлә ул хәзерге куәткә килә алды. Һәрбер монастырьда аерым-аерым попларыңыз аерым гыйбадәт ысуллары өйрәтәләр, кырык төрле мәзһәб152 тараталар иде. Безнең мөселман бабаларымыз, Аллага хөрмәт йөзеннән, Алла һәммәбез өчен олугтыр, бу дин башбаштаклыгын сезгә – урысларга зарарлы таптылар, бер побыңызны олуг поп-патриарх ясадык. Бөтен попларыңызга аңарга буен сынарга без куштык, патриархыңызга кенәзләр хөрмәтен без бирдек, чиркәүләреңезне, монастырьларыңызны, попларыңызны, бөтен дин әһелләреңезне биргедән,153 салымнан, олау чабудан азат итеп, без ярлыклар чыгардык, бер кенәз байрагы астына бөтен таркау, бер-берсенә дошман илләреңезне без тупладык, бер дин башлыгы янына бөтен аеры-аеры мәзһәбләреңезне без җыйнадык. Олуг, кечек арасындагы гадәләтсезлекне154 мәхкәмәләремез берлә без бетердек. Илеңезне башбаштаклыктан чыгарып, дәүләт хәленә без китердек. Хәзер шул хезмәтләремезгә каршыдан кара гайбәт берлә авыр хәлгә төшкән ханыңыз вә аның якыннарына каршы кылырга теләгән эшләреңезне христианлыкның да Алласы начар, яман эш дип каршыламавына вә сезне җәзалаттырмавына ышанасызмы? Без – Тәңренең гаделлегенә ышанган мөселманнар – бу начарлыкларыңызның жәзасыз кичүенә инанмыймыз вә сезне дә Алланың җәза-бәласеннән коткарыр өчен арада тынычлык, дустлык ясауга өндимез.

вернуться

154

Гадәләтсезлек – гаделсезлек.