Выбрать главу

Андрей Галитаев (сикереп тора, ачулы тавыш берлә). Без монда вәгазь-нәсыйхәт тыңларга килмәдек. Безнең урыс торагында татар ханлыгын яшәтергә ризалыгымыз юк. (Байракны күрсәтеп.) Бу байракны индереп, урыс байрагын күтәреп, безнең хөкемнәремезгә разый булыңыз, безгә бирелеңез. Югыйсә килеп һәрнәрсәңезне тар-мар итәчәкмез, байрагыңызны без индерәчәкмез, индереңез байрагыңызны!

Ишектәге ялан кылычлы углан алга атыла.

Олуг Мөхәммәд (кулы берлә ишарә итә). Син урыныңда тор! Илчегә үлем юк, бояр үз исеменнән сөйләми. (Боярга карый.)

Андрей. Команданнарым исеменнән, урыс олуг кенәзе Василий исеменнән сөйлим!

Олуг Мөхәммәд (баш өстендәге байракка күрсәтеп). Бу байрак безнең олуг бабамыз Чыңгыз ханның илемезгә багышлаган мөкатдәс байрагыдыр. Бу байракны без индерә алмыймыз, индермәячәкмез, бу илләрдә бу байрак мәңгелек салланачактыр. Тәңредән башка аны индерәчәк куәт юктыр, без үләрмез, без бетәрмез, байрак инмәс!

Бояр Сабакин. Хан хәзрәтләре! Без олугларымыздан алган бурычымызны үтәдек. Безне кичереңез. Без ни кушсалар, шуны аңлаттык.

Олуг Мөхәммәд. Сезгә бер сүзем юк. Команданнарыңызга монда ишеткәннәреңезне сөйләңез. Минем соң сүзем: без сезнең урыс илендә йирләшү уенда түгелмез, ялгыз155 кышны монда үткәрергә теләдек. Тәңре кушса, мал-туарга җим чыгу берлә татар иленә китәчәкмез. Тагы бер мәртәбә сөйлим: шул вакытка кадәр безне тыныч калдырсыннар. Әгәр инде сүзне тыңламыйлар икән (кылычы берлә йиргә сугып), бу кылыч әле тутыкмаган, бу егетләр, бу угланнар әле үлмәгән, боерсыннар!

Хәсән Хуҗа. Тәңре олугтыр.

Боярлар аякка калкалар. Чыгалар. Тынлык. Озын бер тынлыктан соң.

Олуг Мөхәммәд (илчеләргә). Дошман тупрагында ниләр күрдеңез?

Галибирде. Мәскәүнең гаскәре күп. Безгә башкалар берлә күрешергә рөхсәт бирмәделәр. Гаскәрләре утыз-кырык меңнән ким түгел. Күбесе җәяүле, әмма атлылары да бар. Без кайтканда юлымызның өстенә ике кеше асканнар иде, боларга «Татар шымчылары» дип язылган, берсен безнекеләрдән икәнен таныдым, берсе урыска охшый иде.

Бер түрә. Асылган егет озын буйлымы, кыскамы?

Галибирде. Озын буйлы.

Түрә. Айтуган углан, күрәсең.

Хуҗа Хәсән. Иле өчен шәһид китте, урыны оҗмахтадыр.

Хөсәен. Безнең хезмәттәге боярлардан берсе китәр алдында, күрешеп, кулыма бер кәгазь сукты156, укый алырлык вакыт булмады. (Чыгарып куя.)

Хан. Укыңыз!

Хөсәен (укый). «Урыс гаскәре кырык мең кешедер, алты меңе атлы. Василий, ханның йә тересен, йә үлесен китереңез, дип фәрман биргән. Патриарх урыс гаскәренә вәгазь-нәсыйхәт өчен, аларны мөселманнарга каршы кыздырыр өчен илле поп вә монах күндергән, алар гаскәр эчендә, урыс гаскәренең күбесе сугыш күрмәгән авыл мужигы». Бетте. (Тынлык.)

Олуг Мөхәммәд. Бәкләр, сәедләр, түрәләр! Хәлне аңладыңыз, инде ни мәслихәт итәсез? Һәммәңез уеңызны ачык сөйләңез!

Сәед (яшел чалмадан). Хан хәзрәтләре! Дәүләт эшләре Тәңренең язмышы берлә сезнең өстеңезгә йөкләнелгән, без сезнең ярдәмчеләреңез генәмез, сез ни әмер итсәңез, ул булыр. Без мөселманнармыз, Җәнабе Хак Коръән Кәримдә «Әтыйгуллаһе вә әтыйгуррәсүл вә әлвалами минкем» дия хитаб157 итмеш, ягъни Аллаһ вә аның пәйгамбәренә, үз динеңездән булган падишаһларыңызга, олугларыңызга вә түрәләреңезгә буен сыныңыз, дигән сүздер. Без Тәңренең бу әмеренә буен сынамыз. Әмереңезне көтәмез. Каршымызда кара йөрәк – урыс, дин дошманы, ил дошманы, дәүләтемез, байрагымызның дошманы. Илемезнең, ханымызның хөрмәтен саклау һәммәмезгә фарыз. Моны саклар өчен ялгыз бер куәтемез калды – кылычымыз. Сугыштан башка чара юк. Алла ярдәм бирсә, җиңсәк – илемезне коткарамыз, тарихымызны җанландыра[мыз], халкымызны хөрмәтләндерәмез, җиңелсәк – шәһид китәчәкмез! (Тына.)

Беренче түрә. Хан хәзрәтләре, башыңызга бер каза килсә, дәүләтемезнең хәле ни булачак? Мине шул эшләр шөбһәгә төшерә.

Икенче түрә. Тагы бер илче күндерсәк ничек булыр, хан хәзрәтләре?

вернуться

155

Ялгыз – бары тик.