Олуг Мөхәммәд. Мин Олуг Чыңгызның угылымын. Мин теләнче түгелмен.
Тимер командан. Падишаһым, без хәзер дошманның гаскәре берлә дүрт ягымыздан сарылганмыз. Кан түкмәенчә, моннан котылып чыгарга һич өмет юк. Алдымызга куелган эш тә Чыңгыз баласы бөек ханымыз берлә аның янындагы биш мең кешене генә коткару түгел, бабаларымызның безгә калдырган мирасы – Чыңгыз дәүләтенең калдыгыны саклаудыр. Бу бурычыбызны үти алмасак, моннан туган эш тә илемезне дошман чабатасы астында таптатудыр, издерүдер. Безнең кечкенә башымызга язмыш шундый зур, авыр йөк йөкләде, моннан качына алмыймыз. Канымыз, җанымыз берлә дәүләтемезне, ханымызны, илемезне, халкымызны сакларга тиешмез. Аналарымыз безне мондый авыр көннәр өчен тудырды, аталарымыз, бабаларымыз шундый авыр көннәрдә эшкә ярасыннар дип безне җитештерде, бар куәтемез берлә дошманга салдырудан158 башка юл юк, янымыздагы бөтен гаскәрләр дә бу уйда, әмереңезне көтәмез, падишаһым!
Тыштан бер тавыш. Эшем ашыгыч, көтәргә вакытым юк. Көнтуган йөз башы килде, диегез!
Ишектән бер забит159 керә, сәлам биреп.
Падишаһым, йөз башы Көнтуган исемендә бер забит хозурга кабулыңызны үтенә, ашыгыч сүзем бар ди, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Керсен!
Һәркем ишеккә карый, ишектән урыс кыяфәтендә бер кеше керә. Бик бөгелеп сәлам бирә дә көтә.
Хан. Ни бар, угылым? Ашыгыч хәбәрем бар, дигәнсең!
Йөз башы. Олуг хан хәзрәтләре! Баш команданның боерыгы берлә урыс гаскәре эчендә киткән идем. Күземне дүрт ачып ике көн араларында калдым, күргән-белгәннәремне сезләргә белдерү бурычым дип, урыс гаскәрендә үзгәрешләр булуны күргәч тә ашыга-ашыга кайттым, шуның өчен сезне, хан хәзрәтләре, вакытсыз борчыдым, мине кичереңез!
Олуг Мөхәммәд. Сөйлә, угылым, сөйлә! Ни күрдең, ни үгрәндең, шуны аңлат!
Көнтуган. Иң соңыннан башлыйм. Илчеләр моннан кайту берлә, бүген кич каламызны басу боерыгы чыкты. Урыс гаскәре төрле яктан баскынга хәзерләнә, шуны күреп мин дә ашыктым. Бүген кич баскын булачак.
Хан. Урысларның кайсы яклардан баскын хәзерләүләрен, кай тарафтан зур көчләрен куячакларын үгрәндеңме?
Йөз башы Көнтуган. Моны ачык үгрәнергә вакытым булмады, хан хәзрәтләре! Боларны үгрәнеп, минем анда калган иптәшем караңгылык төшәр-төшмәс хәбәр китерәчәк, гаскәрнең хәзергә йирләшүе менә шул рәвештә.
Ханның алдына язулы-хариталы160 бер кәгазь куя. Хан кәгазьне дикъкать берлә карый, аннары баш команданга бирә. Озын гына тынлык.
Хан. Тагын ниләр белдең?
Йөз башы. Поплар урыс гаскәрен безгә каршы бик кыздыралар, дошманлыкны уятырга бик тырышалар. Төрле-төрле буяуларда бик күп тәреләр китергәннәр, тәреләрдән шәфәгать теләүче гаскәр бик күп. Урыс гаскәренең башлыкларының күбесе исерек. Һәрбер йирдә аракы мәҗлесләре. Бертуктамаенча эчәләр, үзара берсе «мин – москвалы, син – псковлы» дип кычкырышалар. Талашлар да бик күп. Гаскәр үзе бик күп, утыз меңнән ким түгел, бәлки кырык мең дә бар. Кораллары иске. Гаскәрнең күбесе сугыш күрмәгән, атлары өйрәтелмәгән. Урыс башлыкларына Алтын Урдадан Кечек Мөхәммәд хаты – хан хәзрәтләрен тотып бирү хакында ярлык килгән, Мәскәү кенәзе шул ярлыкны тотар өчен сугыш ача, дигән хәбәрләр тараталар. (Йөз башы сүзен бетерә. Бераз тынлык.)
Олуг Мөхәммәд. Рәхмәт, угылым! Башыңны, җаныңны юк итүдән курыкмаенча дәүләткә, эшкә, безгә зур хезмәтләр иттең. Синең бу ярарлыгың онытылмас.
Йөз башы. Падишаһыма каршы, илемә каршы бурычымны үтәдем, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Рәхмәт, рәхмәт! Башка белгәннәрең булса, үзеңнең шул сугыш хакында уйларың булса, команданнарың берлә күреш тә аңлат.
Йөз башы сәлам биреп чыга. Тынлык.
Хан. Моннан соң ни дисез?
Бер түрә. Хан хәзрәтләре, капкынга төшкән бүре кебек, урыс явының килеп үтерүен көтеп тормаенча, иң элек безнең салдыруымыз тиештер, Тәңре ярдәм итсә, мөселман гаскәре җиңәчәктер, команданнарга сугыш планын хәзерләргә әмер биреңез, падишаһым!
Хан (башкаларга карый). Шулаймы?
Һәммәсе. Шуннан башка юл юк, шулай, хан хәзрәтләре, шулай!
Хан. Команданнарның планнары күптән хәзер. Тәңре ярдәмчемез булсын! Минем уемча да шуннан башка юл калмады, һәммәңез шул үлем-калым сугышына хәзерләнеңез!
Һәммәсе аякка калка, сәлам биреп чыгалар. Тынлык.
Бүген Чыңгыз дәүләтенең шобагасы салына, ул йә бетәчәк, йә әүвәлгесе кебек олуг ханлык булачак. Башым китсә китсен, Чыңгызның мирасы – илемез сау калсын! Йауас, йауас!
Хатыннар тарафыннан Гөлбикә – ханның хатыны чыга.
Гөлбикә. Мин һәр сүзләреңезне тыңладым. Сугыштан башка юл юк. Урыс кулында бер без түгел, безнең кебекләр меңнәр, меңнәр бикәләр, кызларымыз мәсхәрә булганчы, шул карлар астында тәннәремез чересен, намусымыз югалганчы, җанымыз чыксын. Тәңре ярдәм бирсен, солтаным!