Выбрать главу

Хан. Киемнәремне, коралларымны китереңез!

Хезмәтче хатын киемнәр китерә. Хан киенә.

Гөлбикә (ханның муенына бөти кигезә). Бу мөбарәк бөти бабаларың хан хәзрәтләреннән калган. Моны кигән башны кылыч кисмәс, моны ташыган161 тәнгә ук үтмәс. Тәңрегә әманәт, солтаным! (Күз яшьләрен сөртә.)

Хан (киенеп бетеп). Балалар кайда?

Гөлбикә. Бар да өйдә. Балалар! Балалар, килеңез, әтиеңез чакыра!

Ханзадәләрдән Мәхмүд, Йосыф, Касыйм, Ягъкуб, кызлардан Алмас солтан, Күңел солтан керәләр. Ирләр гаскәри киемдә.

Хан. Утырыңыз, балалар! (Хан да, ханбикә дә утыра.) Һәммәңез үз эченнән «Аятелкөрси» укыңыз!

Үзе дә укый. Озын гына тынлык. Бераздан хан кулын догага күтәрә, аның артыннан бөтен хазыйрләр162 кулларын күтәрәләр.

(Кычкырып). Олуг Тәңре! Илемез, көнемезне, дәүләтемез, сөляләремезне163, халкымызны, бала-чагамызны, байрагымыз, гаскәрләремезне, мал-туарларымызны афәт-бәлаләрдән сакла! Ил, дин дошманнарының күзләрен сукыр, кулларын чулак, аякларын аксак, йөрәкләрен куркак ит, команданнарыма тугры курс, гаскәрләремә батырлык, халкыма сабырлык бир, үземне, үз янымдагыларны тугры юлдан яздырма! Амин!

Һәммәсе. Амин.

Һәммәсе йөзләрен сөртәләр. Хан аякка калка, башкалар да аякка басалар.

Хан. Мәхмүд, син уң кулга баш булачаксың! Касыйм, Ягъкуб, сез Тимер команданның кул астында булачаксыңыз! Йосыф, син каланың башы булып калачаксың! Анаң, туталарың, сеңелләрең, мондагы бөтен бикәләр, туташлар, хатын-кызларның җанын, намусын син саклаячаксың! (Хатыннарга.) Һәммәңез аның әмеренә баш иеңез. Без дошман берлә үлемме-калумы сугышына атыламыз. Тәңренең ярдәме берлә җиңсәк, сау калсак, тагы күрешермез, язмышның язуы берлә үлсәк, хакларыбызны бәхил итеңез.

Хатыннар еглый.

Олуг абыеңыз Мәхмүдне өйнең башы, Чыңгыз байрагының сакчысы, олуг ханлыкның варисы дип әйтеп таныңыз, аңа буен сыныңыз!

Гөлбикә. Аллага әманәт, солтаным. Тәңре кушса, сау-сәламәт дошман явын җиңеп кайтырсың! (Күзеннән яшен сөртә.)

Хан һәммәсе берлә кочаклашып күрешә. Кызлар еглыйлар. Хан акрын гына ишеккә таба атлый, аның артыннан ханбикә, угыллары, кызлары. Ишек ачыла. Тышта хәзер юл йөреше чалына.

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Киң мәйданны ап-ак кар каплаган. Саф-саф тезелгән гаскәрләр, ат өстендә команданнар, забитлар хан өенең ишеге төбенә дәрәҗә-дәрәҗә тезелгәннәр. Ханны күрү берлә команданнар, гаскәрләр сәлам торалар. Хан баскан йиреннән гаскәрләрне сөзә164. Ике углан ханның иярле атын тотканнар, хан атка атлана, аның артыннан команданнар атланалар. Ике якка аерылган юлдан хан вә команданнар гаскәрләрнең алдына чыгалар. Ханбикә, балалары һәммәсе ишек төбендә, башка өйләрдән дә хатыннар, балалар ишек төбенә чыкканнар. Хан атын гаскәргә каршы бора, аның артында команданнар да шулай итәләр.

Хан. Төмән165 башлары, мең башлары, йөз башлары, ун башлары, угланнар, гаскәрләр! Хәлемезне күрәсез. Без барымыз да  – олугымыз, кечекемез, иремез, хатынымыз, балаларымыз-чагаларымыз – капкынга төшкән бүре кебекмез, бөтен ягымыздан яу сарган, безне юк итәргә, безне үтереп бетерергә әмер бирелгән. Хатыннарымыз, кызларымызны урысларга кәнизәк итәчәкләр, исән калган ирләремезне урыска кол итәчәкләр, илемез-йортымызны юк итәчәкләр, Чыңгызның безгә мәңгелек дип биргән изге күк байрагымызны – бөтен кыпчак илләрен бергә туплаган байрагымызны ертып ыргытачаклар, бөтен халкымызны илсез, эшсез итеп, җил кебек таратачаклар. Бу капкыннан корбансыз котылырга юлымыз юк, өметемез Тәңренең ярдәмендә генә вә бабаларымыздан мирас калган шул кылычымызда.

Кылычын кыныннан чыгара, бөтен команданнар да чыгаралар.

Бу илләрне алган бабаларымызның батыр каны безнең тамырларымызда әле суынмаган. Тәңренең тугрылыгына, гаделлегенә ышанычымыз кимемәгән. Бүген без бу кылычка мал табар өчен, ил ачар өчен сарылмыймыз, илемезне, халкымызны, динемезне дошманнан саклар өчен сарыламыз, аналарымызның имиендәге сөтләр хәләл булсын өчен, аналарымыз, апаларымыз, сеңелләремез, кызларамыз, хатыннарымызны урыска мәсхәрә булудан коткарыр өчен сарыламыз. Хаклык бездә, тугрылык бездә, сүз тоту бездә. Тәңрегә, пәйгамбәргә инану бездә. Тәңре безнең берлә, без бу дошманны җиңәчәкмез, илемезне, үземезне азатлыкка кавыштырачакмыз. Команданнарыңыз әмерене тотыңыз. Тәңренең исеме берлә алга, гаскәрләрем, алга, арысланнарым!

Зур капка ачыла, яшен ташы [кебек] атлы гаскәр капкадан чыга.

вернуться

161

Ташыган – йөрткән.

вернуться

162

Хазыйрләр – шунда булучылар.

вернуться

163

Сөлялә – ыруг, нәсел-нәсәп.

вернуться

164

Сөзә – җентекләп карый, күзәтә.

вернуться

165

Төмән – ун мең.