Мәйдан буш кала… Хатыннар, балалар мәйданга чыгалар.
Бер карчык. Тәңре ярдәмчеңез булсын!
Хатыннар. Тәңре ярдәмчеңез булсын!
Ат аягы тавышы астында тынлык күп кенә. Йосыф янындагы карт-коры берлә капка янында.
Берничә хатын (өйләреннән күрәндәләр күтәреп капкага якынлашалар. Йосыфка). Сугыш мәйданында арып, әлсерәп калган батырларымызга берәр кәнди кайнар шурпа, кайнар сөт эчерермез дип уйладык, рөхсәт бармы?
Йосыф. Сугыш бик каты барачак, урыслар куа башласа нишләрсез?
Бер хатын. Нишләрмез, ни язмыш булса, шуны эшләрмез. Беренче сугыш күрмимез.
Бер бикә. Тугры, тугры, барыңыз. Алла юлыңызны җиңел кылсын!
Аларга «мин дә барам, мин дә барам» дип, хатыннар кушылалар.
Берничә бикә (киндерләр, ак бәзләр күтәреп киләләр. Йосыфка). Без яралыларны сарырмыз, яраларын юармыз дип барамыз, рөхсәтме?
Йосыф. Рөхсәт, рөхсәт! (Якындагыларга.) Хатыннарга кадәр һәммәсе сугышка катыша, мин монда буш йөрим, шундый зур көнне сугыштан калган кебек булу хурлык түгелме?
Бер карт бикә. Атаң хан хәзрәтләренең сүзене тыңлау, анаң ханбикәмезне саклау хурлык буладыр диме? Монда урыслар салдырса, безне кем саклаячак, син түгелме?
Йосыф. Анысы тугры, әмма шундый зур ил сугышында мин дә батырлар берлә бергә булса идем, ни булыр иде.
Капка башындагы нәүбәтче. Сугышка тотыштылар!
Хатыннар. Тәңрем, ярдәм ит. Тәңрем, безне урыс коллыгына төшермә! Тәңрем, кызларымызны урыслардан рисвай иттермә. Тәңрем, ярдәмче бул. Йауйас, йауйас!
Пәрдә төшә.
Икенче пәрдә
Гайне166 мәйдан. Бер көн вакыт үткән. Хатыннар, балалар мәйданда. Йосыф та үзенең аксак-туксак, карт-коры сакчылары берлә мәйданда.
Капка башындагы каравылчы гаскәр. Безнең атлылар бик күп урыс тоткарларын китерәләр. Капканы ачыңыз!
Түбәндәгеләр капканы ачалар. Берничә атлы татар гаскәре берничә йөз урыс гаскәрен капкадан куып кертә. Урыслар аптыраган хәлдә.
Бер татар хатыны. Урыс батырлары килде, урыс батырлары, сәлам торыңыз!
Балалар сәлам торган кебек булалар. Хатыннар көлешә.
Килгән гаскәрләрнең башы (Йосыфка). Әсирләр китердек. Хан хәзрәтләре [боларны] сак тотсыннар, дип әмер бирде.
Йосыф. Баш өсте. (Гаскәргә.) Хәлләр ничек?
Гаскәр. Урысларга – печән өсте! Кая барырга белмиләр, кәбестә кебек турыйбыз. Безгә рөхсәт көтәбез!
Йосыф. Иреклесез!
Татар гаскәрләре чыгалар.
Йосыф (якындагыларга). Җепләр китереңез, шуларның кулларын баглаңыз!167
Картлар, хатыннар урысларның кулларын бәйлиләр. Урыслар һичбер тавыш чыгармыйлар.
Йосыф (урысларга). Ни телисез? (Һичберсе дәшми.) Ни телисез?
Берсе (алга чыгып, иелеп). Безне үтермәңез! Безнең гөнаһымыз юк, боярлар ни кушты, без каршы килә алмадык. Безне кичереңез!
Һәммәсе дә йиргә тезләнәләр.
Безне кичереңез!
Йосыф. Качарга теләмәсәңез, һичберегезнең чәче дә кыймылдамас, тыныч булыңыз. Алыңыз шуларны, шул почмакка йирләштереңез!
Әсирләрне алалар.
Капкадан унбиш-егерме татар яралысы керә. Кайсы аксый, кайсының йөзе кан эчендә, кайсының кулы баглаган, кайсылары көчкә-көчкә генә атлыйлар. Хатыннар, зәгыйфьләрнең култыкларына кереп, аларга ярдәм итәләр.
Бер хатын (чиләк берлә китергән кайнар шурпасыннан кәнди-кәнди шурпа өләшә). Эчеңез, эчеңез, эчеңезгә йылы керер.
Яралылар эчәләр.
Бер яралы. Рәхмәт, авызым корыган иде, кяфер башыма сукты, үзен дә җәһәннәмгә җибәрдем, әмма башым да ярылды ахрысы, кан туктамый.
Икенче яралы. Мине сөңге берлә чәнчеде. Күзне ут алган, тирә-юньне күрә алмыйсың. Арттан чәнчеделәр.
Берсе. Атымның аягына ук керде дә, ат сискәнеп сикерде, мин дә егылдым, торып өлгерә алмадым, бер урыс кылыч берлә салдырды, ат калды, китә идек, калканымны тотып өлгердем, алай да аягыма чапты, киез итек булмаса, аяк киткән иде. Үлем ачысы берлә үзен дә муеныннан алып будым, үтердем.
Берсе. Минем бернәрсә юк, атым үлде дә җәяү калдым. Шул арада иңбашыма ук керде, шул гына бар, шуны чыгарып буып бәйләңез дә мин тагы китәм, уң кулым эшкә ярый. Анда безгә әле эш күп, урыс явының исәбе-хисабы юк, кырмыска кебек үтерә-үтерә кылычларымыз тутыкты.
Хатыннар яралыларны өйләренә алалар. Капкадан әллә ничә чана төялгән ашамлык, тагы әллә ничә йөз урыс әсире китерәләр.
Әсирләрне китерүче (Йосыфка). Мин сигез йөз урыс әсирләре китердем, илле чана азык. Боларны кая куйыйк?
Йосыф. Әсирләрне монда керт.
Әсирләр керә.
Чаналар монда сыймас.
Китерүче гаскәр. Әле анда меңләп чана бар, кая сыйсын, әсирләрнең дә саны юк.
Йосыф. Хәлләр ничек?
Гаскәр башы. Сугыш бетте кебек, урысларның сугыш сафы калмады, башлыклары бар да качты, меңләп-меңләп гаскәр әсир төште, безнекеләр куа киттеләр. Миңа рөхсәт, ханзадә? Эшләремез күп. (Сәлам биреп чыга.)