Бер хатын. Боларны бәйләргә җеп җитмәс. Урыс патшасының Мәскәүдә кешесе дә калмагандыр.
Әсирләрне бәйләп озаталар. Тыштан чаналардан капчыклар, итләр, ганимәт малы168 ташыйлар.
Капка башындагы каравылчы. Сугыш бетте, ахрысы, безнең гаскәр хан хәзрәтләре байрагы янына җыелалар.
Хатыннар. Урыс байрагы күренәме?
Каравылчы. Юк, урыс байрагы күптән юк… Безнең байрак калыкты. Хан хәзрәтләре, гаскәрләр калага кайталар. Без җиңдек.
Хатыннар. Илемез, көнемез котылды!
Балалар (кычкырыша). Сугыш бетте – без котылдык. Урысны җиңдек!
Карт хатыннар. Амин, Амин!
Йосыф әсирләрне йирләштереп, китергән малларны җыйнап, анда чабып, монда чабып йөри.
Каравылчы. Хан хәзрәтләре, батырлар якынлашалар.
Хатыннар. Гаскәрләремез килә, гәскәрләремез җиңеп килә!
Зур капканы ачалар. Бөтен хатыннар, ханбикәләр һәммәсе ике якка тезелгән. Хан ягында угыллары, команданнар һәммәсе кан эчендә капкадан керәләр.
Хатыннар (беравыздан). Котлы булсын падишаһым, котлы булсын батырларымыз, котлы булсын гаскәрләремез. Илемезне, көнемезне коткардыңыз! Хуш килдеңез, хуш!
Гаскәрләр арыган, хан да, команданнарның да бөтен өс-башлары кан эчендә. Гаскәрләр хатыннар арасыннан үтә, саф-саф тезелә. Хатыннар гаскәрләргә кәнди-кәнди кайнар аш бирәләр, үзара сөйләшәләр. Атлар да тирләгән, пешкән, кайберләре яраланган. Хан үзенең өенең болдырына чыга, гаскәргә каршы борыла. Янында угыллары, команданнары.
Хан. Команданнарым, төмән башларым, мең башларым, йөз башларым, угланнарым, гаскәрем! Тәңренең ярдәме берлә шул канлы сугышта үземездән ун мәртәбә артык дошманны җиңдек. Моның берлә аналарымыз, апаларымыз, хатыннарымыз, сеңелләремез, кызларымызның намусын-сыен гына саклап калмадык, илемезнең, халкымызның хөрмәтен-сыен күкләргә чыгардык. Олуг Чыңгызның, безгә мирас калдырган Батый хан иленең барлыгын, зурлыгын дошманга тагын бер мәртәбә таныттык, дәүләтемезне югалып китүдән коткардык. Бу зур эшне, тарихымызда онытылмаячак каһарманлыкны, гаскәрләрем, сез башкардыңыз, сугыш сафында шәһид булган сезнең иптәшләреңез, кардәшләреңез башкарды. Дәүләтеңезгә, халкыңызга иткән бу батырлыгыңыздан мин – сезнең ханыңыз, Чыңгызның баласы, сездән бердән меңгә кадәр разыймын. Сездән Тәңре дә, пәйгамбәр дә разыйдыр. Ил, дин юлында түккән каныңыз бушка китмәячәктер! (Якыннары үлгән хатыннар елыйлар). Бикәләр, туталар, сеңелләр! Барыңыз да ирләреңезне, угылларыңызны, кияүләреңезне, туганнарыңызны югалттыңыз. Мин дә угылым кебек киявем, дустым Галибирдене югалттым, минем дә кызым сезнең кебек тол калды, минем дә туруннарым169 сезнең балаларыңыз кебек ятим калды. Болар һәммәсе ил өчен шәһид булдылар. Йирләре оҗмахтадыр, алар өчен егламаңыз. Бу көнге шул зур шатлыклы котылу көнемездә аларның җаннары безнең берлә бергәдер, аларның хатирәләре һәрвакыт безнең күңелемезнең иң тирән йирендә яшәячәктер! Гаскәрләрем, инде шул җиңүемезнең йимешләреннән һәммәңезгә файдаланырга Тәңре насыйп итсен, һәммәңез арыдыңыз, әлсерәдеңез, хәл җыеңыз! Бу – хакыңыздыр. Ләкин шуны да онытмаңыз, безнең бүген дошманнан куркуымыз юк, алар бүген төнәге170 безем хәлемездә. Алай да булса, бу йир безнең илемез түгел – бөтен тирә-юне дошман халык. Тынычланыңыз, Алланың әмере берлә, үз илемезгә, бабаларымызның төп иленә – Болгар йортына китәчәкмез. Илемез, дәүләтемез мәңге яшәсен дип, тагы әле бик күп эшләр эшләргә тиешмез, шул изге байрагымызны мәңгегә илемездә салланачак хәлдә дәүләтемезне көчләндерергә тиешмез. Шат булыңыз, гаскәрләрем, сезләр ирекле!
Бөтен гаскәрләр атларыннан төшә, кардәш кабиләсе берлә күрешә. Ханның янына Йосыф килә, сәлам бирә.
Йосыф. Кала эче сау-сәламәт. Урыслар бу тарафка килмәделәр. Әсирләр бик күп, әле санау бетмәде, инде ун меңнән уздык. Өч мең кадәр ат бар, биш-алты йөз җигелгән атлы чана, бик күп ашамак-эчмәк, сугыш кораллары да шактый күп. Әсирләр арасында бояр балалары да бар. Баш команданнары тотылмаганнар, качканнар. Илче булып килгән Василий Сабакин берлә Андрей Галитаевлар да әсирләр арасында. Әсирләр хакында әмереңезне көтәм.
Хан. Бояр балаларын аерып алып берәр өйгә йирләштереңез, алар өстеннән бик нык сакчылар куеңыз, качмасыннар, урыс гаскәрләрен салам абзарларга тутырыңыз, яралы атларны суеп, үзләренә берәр кайнар аш биреңез. Кичә алар дошман гаскәре иде, бүген Алланың бәхетсез бәндәләре генә. Шәфкать берлә эш күреңез. Василий Сабакин берлә Андрей Галитаевны монда китереңез!