Йосыф янындагыларга әмер бирә. Ике ялан кылычлы углан Сабакин берлә Галитаевны хан янына китерәләр.
Хуш килдеңез, боярлар! Минем шартларымны кабул итәргә дипме килдеңез?
Боярлар калтырыйлар. Тынлык. Гаскәрләргә кайнар сөт тараткан хатынга:
Бикә! Шул боярларга берәр кәнди кайнар аш бир!
Бикә ике кәнди сөт суза, боярлар аптырап торалар.
Эчеңез! Сезнең ташыңызга без аш берлә җавап кайтарамыз.
Боярлар эчәләр.
Тәңренең гаделлеген күрдеңезме?
Боярлар (тезләнәләр). Гафу ит, падишаһым, наданлык иттек. (Ханның аягын үбәргә маташалар.)
Хан (үбәргә ирек бирмәенчә). Үбеләчәк минем аягым түгел, менә шул байрак. (Күк байракны күрсәтә. Галитаевка.) Син аны тар-мар итәчәк идең, үп шуны!
Бояр (күк байракны үбә). Падишаһым, гөнаһымны багышла.
Хан. Никадәр әдәпсез булсаңыз да, юкка кан түгәргә сәбәп булсаңыз да, качарга маташмасаңыз, һичбереңезнең башын кисмим, инде качарга теләсәңез, йә фетнә чыгарырга уйласаңыз, үзеңезгә үпкәләңез. Алыңыз шуларны!
Боярлар сәҗдәгә китеп, сәлам биреп калкып китәләр.
Янындагыларыңыз һәммәңез тыныңыз!
Ханбикә. Падишаһым, инде син дә бераз тын, юын. Өс-башың кан эчендә. Арыгансыңдыр, әйдә, өйгә кер.
Хан. Ул кан – мөкатдәс кан, миңа шәһид булырга Тәңре язмады, бары шулкадәр канымны агыздым.
Сәед. Ханым, әле сезнең илемез, дәүләтемез тугрысында бик күп эшләреңез бар. Тәңре сезне сакласын!
Янындагылар. Амин!
Хан балалары өйгә таба атлыйлар.
Пәрдә төшә.
Казан шәһәренең каршысындагы Ослан тау өстендәге бушлыкта кыш көне, бөтен тирә-юньне кар каплаган. Ерактарак кар өстендә киездән чатырлар (киез өйләр) корылган. Берсенең өстендә Алтын Урда байрагы саллана. Хан чатыры чатырлардан бераз алда. Казанга караган бер җирдә гаскәр башлыклары, олуг түрәләр, сәедләр тупланган. Яннарында Олуг Мөхәммәд хан да угыллары берлә бергә Казан шәһәренә күндергән илчеләренең җавабын көтәләр, һәммәсе Казанга таба караган. Тынлык.
Бер түрә. Хан хәзрәтләре, теге яктан чаналарда төркем-төркем халык монда таба килә.
Икенчесе. Шулай, шулай.
Өченчесе дә. Тугры киләләр.
Бер түрә. Чаналар күбәйде, болар безне каршы алырга киләләрме, әллә моннан китеңез, безнең илдә сезгә урын юк, дияргә киләләрме?
Бер батыр. Кабул итмимез, дисәләр, сугышып керермез, без мондый гына шәһәрләрнеңме капкаларын ачтырдык!
Олуг Мөхәммәд. Казан бит урыс каласы түгел, үз шәһәремез. Үзара сугыша-сугыша бит дөнья йөзен тоткан Бату дәүләтеннән (халыкка күрсәтеп) менә нәрсә калды. Чыңгыз балалары урыс-дошманга сыгынуга кадәр түбән төштеләр. Әгәр Казан кабул итмәсә, күтәрелеп сахрага китәмез, казак буламыз. Илдәшләр арасы сугышларга мин сәбәп тә була алмыйм, бу сугышларда башлык та итә алмыйм.
Сәед. Сүзләреңез бик тугры, хан хәзрәтләре! Без хәзер ничек булса алай башсыз калган илләремезне бергә җыярга, бер көч итеп Чыңгыз байрагы астында берләштерергә, бабаларымыз вакытындагы илемезне бер җан, бер кан итәргә тиешлемез, шулай эшли алсак кына дошманга каршы илемез, дәүләтемезне саклый аламыз.
Хан. Тугры, сәед хәзрәтләре!
Бер түрә. Килүчеләр бик күп күренәләр, болар кемнәр?
Икенче түрә. Килсеннәр дә күрермез.
Тимер командан. Болгар иле безнең бабайлар бу илләргә килгәндә гаскәрлек ягыннан зәгыйфь булса да, бик күп эштә бабаларымызга остазлык итте, динемез мөселманлыкны без Болгар иленнән алдык, китабымыз, язуымызны болгарлардан өйрәндек, шәһәр төзү үрнәген алардан алдык, олуг ханнарымыз заманында да акчаларымыз Болгар шәһәрендә сугыла иде. Безнең Каракорымнан, уйгыр иленнән, Себердән килгән аеры-аеры уймакларымызны171 берләштерүдә Болгар иле җилем булды. Тәңре боерса, Болгар иле шул таркау илләремезне берләштерүдә тагы да җилем булачак.
Берничә кеше. Тугры сүзгә җан корбан!
Олуг Мөхәммәд. Тәңре ярдәме берлә тагы бабаларымызның мирасы – шул таркау илләремезне берләштереп, дошманнарымызга көчемез, куәтемезне тагы танытачакмыз, байрагымызны тагы сайдырачакмыз!172
Тау өстенә өч төркем халык ашыга-ашыга менәләр. Монда халык тына. Һәммәсе килүчеләрне көтә. Олуг Мөхәммәд бераз алга чыга.
Килүчеләрдән бер төркем (якынлашып). Әссәламегаләйкем?
Бу тарафтан. Вәгаләйкемәссәлам!
Галим бәк (алга чыгып). Адымнарыңыз мөбарәк булсын, төкле аяк берлә килгән булыңыз. Туганлык, кардәшлек, тугрылык берлә бергә-бергә яшәргә Тәңре насыйп итсен! (Ханга якын килеп). Мин – Казан шәһәренең бәге. Үлмәс ханның балаларыннан Галим бәк. Бу ил безнең бабаларымызның иле, ничә йөз еллар бабаларым монда ханлык сөрде, бөтен дөнья падишаһлыклары берлә алу-сату итте. Идел елгасыны дөнья сату-алуына ачык вә тыныч тотты, халыкны, гадәләт берлә идарә итеп, байлыкта, муллыкта яшәтте. Бу илдә ханлык сөрү минем хакым, ләкин урыс-дошман, илемезне туктамаенча баскын итә, угланнарыбызны, кызларны үз йортына алып китеп кол итә. Бу баскыннарны тотуда кайсымыз батыр, кайсымыз илнең сыены-хөрмәтене яхшырак саклый алса, байрагымызны ул тотарга тиеш. Син – Чыңгыз балаларының баласы Олуг Мөхәммәд – урыс-дошман берлә кылган авыр сугышларда илемез, йортымызның сыены сакладың, бабаларың кебек батырлык күрсәттең, илне башкару, ханлык сөрү синең хакыңдыр. Мин – Үлмәс ханнарның баласының баласы Галим бәк үземнең ханлык хакымны сиңа тапшырам. Кардәш-кабиләм исеменнән сине хан танып табуг салам.173 (Олуг Мөхәммәд алдында тез чүгеп, дәүләт мөһерен аңарга озата.)