Олуг Мөхәммәд (аны култыклап аякка калкыта, сузган мөһерен ала. Үзен кочаклый). Синең бу олуг эшеңне мин һичбер вакыт онытмам вә балаларыма да васыять итәрмен. Син үзең, гаиләң генә түгел, бөтен нәселең, бәшәрең174 миннән дә вә минем балаларымнан да дустлык, кардәшлек берлә каршылашырлар. Таркау илләремезне җыярга без бер-беремезгә кардәшчә, туганча сарылырга тиешмез! (Тагы кочаклый вә Галим бәкне янына ала.)
Галим бәк төркемендәге бөтен Казан олуглары Олуг Мөхәммәднең кулын үбеп табуг салалар (бәйгать бирәләр). Болардан соң шәһәр халкы төркеме алга чыга.
Алардан берсе. Падишаһым, мин – Казан каласының аксакалымын. Болар – шәһәрнең атаклы сатучылары, олуглары. Бабаларыңыз хан хәзрәтләре вакытында безнең Болгар, Биләр шәһәрләремез дөньяның иң зур бай шәһәрләре иделәр. Сатучы-алучымызның көймәләре бөтен Идел өстен болыт кебек каплый иде. Күрше илләрдә генә түгел, озак кяфер мәмләкәтләренә кадәр малымыз-туарымыз тарала, комачыбыз175, камкамыз (бөрчекле ефәк комаш), көмеш эшләремез, агач савыт, табакларымыз, олтанымыз, күнемез бөтен дөнья базарында дан тоталар иде. Ислам нуры берлә күңелләремез нурлангач, шәһәрләремез мәсҗедләр, мәдрәсәләр берлә бизәкләнгән гыйлем, белем, һөнәр үзәге булган иде. Олугларымыз арасында чыккан татусызлыктан урыс-дошман азды, сату-алу юлыбызны кисте, илемезгә баскын итте, ил эчендә тынычлык качты, бай илемез ярлылыкка төште. Без – падишаһым, Тәңрене таный, пәйгамбәренә буйсына, йолаларымызны хөрмәт итә, зурны – зур, кечкенәне кечкенә күрә торган зәгыйфь адәм балаларымыз. Гадәләтле башкаруыңызга мохтаҗмыз. Шәһәрнең бөтен сатучысы-алучысы исеменнән табуг салам. (Тез чүгеп ханның кулын үбә. Казан каласының ачкычын бирә.)
Хан (аны култыгына кереп күтәреп). Ил – барымызның да уртак малы. Дошманнарымызга дошманлык безне бүген ничек берләштерсә, арамыздагы дустлык, кардәшлек тә шулай ук берләштерелсен!
Шәһәр халкы олуглары ханның кулын үбеп табуг салалар. Өченче төркем якынлаша.
Араларыннан бер карт. Падишаһым, без – кара халык, укуымыз зур юк, сүземезне дә йирендә сөйли белмимез. Падишаһым, синең урыс-дошман берлә кылган соңгы сугышларны ишетеп, үземезне анадан яңы туган бала кебек шатландык, кара көннәремез дә бәйрәм булды. Тәңре безгә шул падишаһны кайчан башымызга кичерер икән дип белер-белмәс догаларымыз берлә Аллага ялвардык. Догамыз кабул булды. Сезне, падишаһым, дөнья күзе берлә күрәмез, без – кара халык синең тугрылыклы боерыкларыңны көтәмез (кулында май берлә балны сузып), тормышыгыз бал кебек татлы, май кебек көчле, сөт кебек ак, пакь булсын, падишаһым, бөтен кара халык исеменнән табуг салам, падишаһым! (Кулын үбә.)
Олуг Мөхәммәд (балдан да, майдан да каба, үзе аксакалга озата). Инде син дә минем сыемнан согын!
Карт тартынып кына алып каба.
Халкымның тормышы бал да май булса, минем дә көнкүрешем бал да май булачак. Тәңре тарафыннан миңа йөкләнгән илне тигез тоту йөген тугры юлдан алып барырга бөтен көчем берлә тырышачакмын. Адәм баласымын, хатам да булыр, миңа яңлышлыкларымны күрсәтеңез, тугрылык берлә ил эшләрен башкарырга барыңыз да ярдәм итеңез.
Моның янындагы кешеләр дә бәйгать бирәләр176.
Сәед. Безне бу олуг көнгә ирештергән безнең кебек үк кардәшләремез, туганнарымызның җаннарын, каннарын айамаенча ил котылуы өчен шәһидлек дәрәҗәсенә ирешүләре булды, аларның батырлыклары бу карлы-бозлы көннәрдә сезнең йылы йөрәгеңезгә безгә юл ачты. Шәһидләремезнең рухына бер дога!
Барысы да кулларын күтәрәләр, бераздан йөзләрен сыйпыйлар.
Галим бәк. Боерың, хан хәзрәтләре, боерыңыз, олуг түрәләр! Гаскәрләр, шәһәр халкы сезне күрергә җан ата.
Хан угыллары, бөекләре берлә чаналарга таба йөри. Шәһәрдән килгән музыка такымы177 музыка уйнарга тотына. Хан, бөекләр сәхнәдән ераклашалар, алар артыннан ханбикә, бикәләр киләләр. Гаскәр маршы уйнала. Гаскәр дә үтә башлый.