Выбрать главу

Пәрдә төшә.

Өченче пәрдә

Бер көннән соң Казан шәһәрендә хан сараенда. Сарайның зур залы, идәнгә паласлар җәелгән. Түшәмгә зур кандил178 асылган, диварларда кечкенә-кечкенә кандилләр. Диварларда матур язулы аятьләр, хәдисләр, шәмаилләр асылган. Залның түре, берәр сөям югарырак, аның урта бер йиренә тәхет корылган. Түрдән түбәндә ике яклап берничә урындыклар тезелгән. Залы зиннәтле, тәрәзәләре зур. Сул тарафта хатын-кыз ягына бер ишек, уң тарафта зур ишек бар. Залның дивары буйларына көрпәләр җәелгән, мендәрләр куелган. Тәхеттән (түрдән) түбән йирдә берничә тәбәнәк язу өстәлләре куелган. Диварда зур бер сәгать тә шалт-шолт йөреп тора. Пәрдә ачылганда, Олуг Мөхәммәд – падишаһча киенгән (тәхет янында таҗ да тора), бер тәбәнәк өстәлнең янында аяк бөкләп утырган да өстәл өстендәге бик күп язуларны укып тора. Озын гына тынлык. Хатын-кыз ягыннан ханбикә – Гөлбикә күренә, бәйрәмчә киенгән.

Гөлбикә. Таң яхшы, падишаһым!

Олуг Мөхәммәд (башын калдырып). Таң яхшы! Яңы йортта ничек йокладыңыз?

Гөлбикә. Биләүсәдәге бала кебек. Күптән мондый тыныч йокы күрмәгән идем.

Олуг Мөхәммәд. Бу качаклык тормышы сезгә дә ирләрдән авыррак булды, инде тынарсыз.

Гөлбикә. Бу көнне күрермез дип уйламаган идем. Әйтергә генә җиңел, яңадан таҗ-тәхеткә кавыштык. Күңелем шатлык эчендә, падишаһым! Нинди изге эшемез Тәңрегә ярады да безне тагы үз тормышымызга кавыштырды?

Олуг Мөхәммәд. Шөкранәсен кыл. Тагы изгелек эшлә!

Гөлбикә. Бәхетемез ул кадәр зур ки, нинди изге эшкә тотынсам, аны капларлык түгел, ни эшлим икән дип, мин шуны уйлыйм. Сугышта атасыз калган берничә үксез кызны өйләндерим, дим!

Олуг Мөхәммәд. Эшлә, эшлә! Кем берлә кемне өйләндерәчәксең?

Гөлбикә. Атасыз-анасыз фәкыйрь гаскәрләр берлә.

Олуг Мөхәммәд. Өйләндер, өйләндер, үз угылларыңны да онытма! Ике угылың җитешкән. Казан олугларының, бәкләренең кызлары бардыр, алар берлә кода-кодагый булырмыз.

Гөлбикә. Ул да һаман күңелемдә. Ягъкуб берлә Йосыфны күптән башлы-күзле итәргә кирәк иде, бу качаклык мәшәкатьләрне оныттырды.

Олуг Мөхәммәд. Дәүләт эшләре мине бөтен яктан чорнап алган, өй эшләрен карарга вакытым юк, боларны син төшен179. Кызлар ничек, сәламәтләрме?

Гөлбикә. Әле һаман йоклыйлар, алар да бу сугыш эчендә, озын суык юлда бик йончыдылар.

Олуг Мөхәммәд. Барлыкның, байлыкның, сыйхөрмәтнең кадерен белергә сабак булыр, бала-чаганы наз-нигъмәт эчендә үстереп, бабаларымызның иске йолаларын оныттык. Безнең әбиләремез бөтен сугышларда ирләр берлә бергә булганнар, аларга авыр көннәрендә көч биргәннәр, шуның аркасында бабаларымыз ярты дөнья биләгәннәр.

Гөлбикә. Безнең балаларымызга назланырга тугры килмәде, һаман сугыш эчендә яшьлекләре кичте. Әле мин шуны диячәк идем, Казанның олугларының, мирзаларының бикәләре котларга, күрешергә килделәр, безнең хатын-кыз тарафында күп мосафир кабул итәрлек зур бүлмәләр юк, бу бүлмәдә аларны каршылый вә сыйлый алмамызмы?

Олуг Мөхәммәд. Безнең хәзер җыелышымыз бар, өйләдән соң буш булыр.

Гөлбикә. Безнең кунаклар дә өйлә ашыннан соң гына киләчәкләр.

Уң яктагы ишектән берсе башын тыгып карый.

Олуг Мөхәммәд. Бераздан керегез!

Кеше югала.

Гөлбикә. Мин артык борчымыйм, падишаһым. Өйлә ашын балалар берлә ашый аламызмы?

Олуг Мөхәммәд. Көтелмәгән кунак килеп чыкмаса, бергә ашармыз.

Гөлбикә. Балалар әтиләрен сагындылар. (Үзе чыга.)

Олуг Мөхәммәд (көр тавыш берлә). Мирза Гали!

Мирза Гали керә.

Мирза Гали (язучы ишектән керә, бик каты иелеп сәлам бирә). Боерыгыңызның колы фәрманыңызны көтә. (Кулында язу бөтисе.)

Олуг Мөхәммәд. Ул кәгазьләр нәрсә?

Мирза Гали. Төрле-төрле котлау бөтиләре, бәйгатьләр, падишаһым!

Олуг Мөхәммәд. Шәһәрнең хәле ничек?

Мирза Гали. Бөтен шәһәр бәйрәм итә. Һәрбер өй гаскәрләрне кунак итеп алды, туган өйләрендә кебек сый-хөрмәт күрәләр. Бүген һава да бәйрәм көне кебек кояшлы, җилсез, тып-тын. Аягыңыз мөбарәк булды, падишаһым, таҗыгыз, тәхетеңез мәңгелек Казанда калсын!

Олуг Мөхәммәд. Амин! Киңәш өчен чакырылган олуглар, бәкләр килделәрме?

Мирза Гали. Галим бәк, сәед Җәлил, Тимер командан вә башка олуглар әмереңезне көтәләр, падишаһым!

Олуг Мөхәммәд (аякка калка). Бәкләрне, команданнарны, сәедләрне монда чакырыңыз, башка килүчеләр булса, аларны көттерсеннәр, безнең олуглар берлә киңәшемез бар.

Гали мирза чыга.

Олуг Мөхәммәд таҗын киеп тәхеткә якынлаша. Ишектән олуглар керәләр, һәммәсе дә рөкугъка киткән кебек сәлам бирәләр. Олуг Мөхәммәд тә аяк өстендә.

вернуться

178

Кандил – лампа, фонарь.

вернуться

179

Төшенү – уйлау.