Олуг Мөхәммәд. Боерыңыз, боерыңыз! (Үзе тәхеткә чыга. Уң ягына Казан олугларына йир күрсәтә, сул ягына үзенең олугларын утырта.) Хуш килдеңез, саумысез? Арумысез?
Һәммәсе дә. Аллага шөкер!
Олуг Мөхәммәд (Казан олугларына). Шәһәр халкы сау-сәламәтме?
Галим бәк. Һәммәсе бәйрәм итәләр, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд (команданнарга). Гаскәрләр, угланнар саулармы?
Тимер командан. Барысы да туйда кебек сый эчендә, хан хәзрәтләре! Казанлы туганнарымыз барымызны да кунак итәләр.
Казан аксакалы. Бу безнең бурычымыздыр, без сезне, хан хәзрәтләре, күптән көтә идек. Тәңре бу көн насыйп итте.
Олуг Мөхәммәд. Яр булыңыз180, бу кадәр зәхмәт, мәшәкатьтән соң гаскәрләрем бу сый-хөрмәткә хак казанганнармы иде, әмма сезнең юмартлыгыңыз, кардәшчә кабулыңыз безнең уйлаганымыздан да узды.
Башка бер бәк. Падишаһым, сезгә вә гаскәрләреңезгә каршы моның берлә без ил бурычымызның кечкенә генә бер өлешен үтимез. Алла кушса, тагы зурларын да үтәрмез, үтәргә хәзермез.
Олуг Мөхәммәд. Рәхмәт, рәхмәт! Бәкләр, сәедләр, гаскәр башлыклары, шәһәр башлыклары! Бүген Казан шәһәренең, Казан дәүләтенең тарихи бер көнедер, без яңа бер дәүләт корамыз, шул эштә сезнең берлә киңәшләшик дип, сезне мәшәкатьләп монда чакырттым.
Мирза Гали тәбәнәк бер өстәл янына тез чүгеп утырган да һәрбер сүзне яза бара.
Уйларыңызны ачык итеп бәян итүеңезне һәммәңездән үтенәм!
Галим бәк. Боерыгыңызга буен сыну, хан хәзрәтләре, безнең ил бурычымыз. Гаклымыз җиткән кадәр, кулымыздан килгән чаклы илемез, дәүләтемезгә, ханымызга хезмәткә һәммәмез хәзермез.
Олуг Мөхәммәд. Туганча сөйләвеңезгә рәхмәт! Һәммәңез беләсез (казанлыларга карап), бу илләр ничә йөз елдан бирле сезнең бабаларыңызның йире, суыдыр, бу йирләр иске-искелектән төрек балаларының тупрагыдыр, безнең бабайлар Идел буена килгәч тә бу йирләр Алтын Урда дәүләтенең бер өлеше булып яшәде, Сарай ханнарына баш иде, Сарай дәүләте дә сездән ислам динен, ислам гыйлемен алып, сезнең гыйлемеңез, белемеңез алдында баш иде. Соң елларда хан балалары арасында чыккан тынычсызлык Болгар иленең саклануына зарар итте. Урыс-дошман безнең бөтен илемездә ат уйнатты, баскын итте, илнең тынычыны качырды. Олуг бабамыз Чыңгыз ханның варисы сыйфаты илә, Казан халкының ризасы берлә без бу илгә хан күтәрелдек. Уемыз, тынычсызлык көннәрендә аерылган, таралган илләремезне бергә җыеп, бабаларымыз вакытындагы кебек көчле бер дәүләт кору, халкымызны Тәңренең биргән нигъмәтләреннән файдаландырып, балаларымызга көчле, куәтле бер дәүләт мирас итеп калдырудыр. Мул ага торган илемезнең Идел, Ак Идел, Чулман су юлларыны алыш-биреш көймәләре өчен һәрвакыт ачык тотып, юлларымызның тынычлыгын саклау, күрше халыклар берлә дә алыш-бирешне күңел тынычлыгында йөртүдер. Сарай киң илемезнең тынычлыгын саклауны, юлларымызның каравылчылыгын үти алмас хәлгә килде. Илемезнең һәр почмагына урыс агыша башлады. Хәзер без төп тупрагымызны саклар өчен Чыңгыз байрагыны Казанда күтәреп, монда дошманнарга каршы кала корамыз. Казан каласы безнең кулымызда чакта һичбер урыс-дошман Идел суын үтә алмаячак. Безнең аркамыздагы илләремез – Себер, Урал, Чыгтай йорты181 анасының кочагындагы бала кебек рәхәт итәчәк. Бу кала – Казан каласы бабаларымызның бөтен илләрен, безнең мөселман халкымызны, ислам динемезне, безнең гыйлемемезне, һөнәремезне, сату-алуымызны саклаучы, нәүбәтче булып торачак, бу кала изге кала булачактыр. Инде шул изге ниятемезне ничек тормышка куя аламыз? Менә, сәедләр, бәкләр, гаскәр башлыклары, шәһәр олуглары, сезнең шул хакта киңәшеңезне сорыйм. Уеңыз ничек, шуны ачык сөйләңез! (Тынлык.)
Галим бәк. Хан хәзрәтләре, иске төрек йоласында һәрбер зур эш алдында – сугышмы, берәр яңы корылышмы, бабаларымыз, олуг ханнар заманасының олугларын киңәшкә чакырып корылтай коралар иде, син дә шул иске йоламызны тотып тугры юл алдың. Әйе, без яңы дәүләт корамыз, бу – зур тарихи бер эш. Әгәр шуның нигезен нык, таза сала белсәк, бу дәүләтемез озын еллар эшләячәк. Урыны зур сату юлы өстендә, халкы тырыш, аек. Хөкүмәтне дә тугрылык, гаделлек өстендә йирләштерә алсак, бу дәүләтне урыслар бөтен дөнья шайтаннарын җыеп килсәләр дә берни эшли алмаячаклар. Мин бу илнең эшендә, халыкның да эчендә булган кеше. Мактанып сөйләмим, халкымызны таныйм, аның теләген беләм. Әгәр хан хәзрәтләре муафикъ тапса, мондагы олуглар да шуны яратсалар, яңы дәүләт корылуын вә халкымызга нинди уңайлыклар төшүен вә нинди бурычлар йөкләнүен белдереп бер ярлык таратсаңыз, һәркемгә яңы дәүләтне ап-ачык танытыр иде.
Сәед. Бу бик тугры уй. Пәйгамбәремез дә сәхабәи кирам берлә киңәшләшә иде. Хан хәзрәтләре, бу мәҗлесләрне һәрвакыт өчен ясасаңыз ничек булыр? Аннан соң бу ярлыкта бабаларымызның дине, дин исламның хөкемнәрне ригая ителәчәге182 дә язылса иде! Соңгы елларда халык арасында дини эшләрдә башбаштаклыклар күренә башлады, мәҗүсилек, шаманилык халык арасында бетеп йитмәгән.