Тимер командан. Таралган уймакларны җыяр өчен халкыбызга яңы дәүләтнең корылуын вә хан хәзрәтләренең изге ниятләренә белдерү кирәкле эш. Ләкин бу яңы корылган дәүләтнең төп көче – безнең гаскәремездер. Гаскәрлекне иске бабаларымыз чагындагы хәлгә китерә алсак, илемезне җыеп, дошманнардан җиңел саклый аламыз. Гаскәр эшләрендә, беләсез, бер генә баш булырга, бер генә баштан боерык чыгарга тиеш. Ул да безнең олуг ханымыз, сәед хәзрәтләре дигән кебек, һәр эштә шундый киңәшләр ясасак, хан хәзрәтләренең ил каршындагы йөге җиңеләячәк, әмма гаскәр эшендә комачаулык булмасын дип куркам.
Казан башлыгы. Мин мондый киңәшләрне мәмләкәтне алып бару юлында авырлыклар чыкканда гына кирәк дип аңлыйм, гаскәр эшен хан хәзрәтләре үзе дә белә, сез дә, команданнар, яхшы беләсез, бу эш иске йоламыздагы кебек хан хәзрәтләренең әмерендә генә булырга тиеш. Гаскәр башларын хан хәзрәтләре үзләре билгеләрләр. Бу эшләр Чыңгыз хан, Батый хан, Бәркә хан чакларындагы кебек йөрсен!
Кайберләре. Тугры, тугры! (Тынлык.)
Олуг Мөхәммәд (халык аксакалына). Синең уең ничек? Нинди теләкләрең бар?
Аксакал. Хан хәзрәтләре, без – кара халык, үземезнең ханымыз, олуг түрәләремез, дин башларымыз, сәедләр алдында ил бурычымызны түләргә тиешмез: салымымы бар, олау чабумы бар, гаскәр бирүме – болар барысы да илгә каршы, ханга каршы бурычымыз. Иске йоламыз да безгә моны боера. Илнең тынычлыгы дә ансыз булмый, кара халык моны аңлый. Аның күңеле тыныч булсын өчен, хан хәзрәтләре, кечкенә түрәләрнең халыкка тугрылык берлә эш итүләре кирәк. Олуг түрәләрне сез, хан хәзрәтләре, үзеңез, вәзирләреңез үз күз астында тота аласыз, кечкенә түрәләрнең дә тезгенене буш калдырмаска кирәк.
Олуг Мөхәммәд. Аксакалның сүзләре тугры. Озак илләрдәге түрәләрне ничек тикшерү астында тотарга кирәк? Моңа ни дисез?
Галим бәк. Хан хәзрәтләре, олугларымыз тугры юлдан китсә, кечкенәләремез юлдан язмаслар, тугрылыкны бозарга батырчылык итә алмаслар. Тарих та моны ачык күрсәтә. Ханнарымыз, вәзирләремез тугры, гадел булган чакта ил-көн тугрылыктан язмаган. Олугларымыз үз бурычларын үти алмаганда, кечкенә түрәләр үз белгәннәрен кылганнар. Салым салуда, бирге бирүдә тугрылыктан аерылмаска тырышырга тиешмез.
Кайберләре. Тугры, тугры!
Мирза Гали һаман яза.
Олуг Мөхәммәд. Тагы нинди уйлар бар. Сөйләңез!
Алтын бәк. Хан хәзрәтләре, бабаларымызның йоласы буенча, күрше падишаһларга ярлык язып, Сарай шәһәре йиренә Казан шәһәрендә дәүләт корылуны белдерергә кирәк. Урыс кенәзләренә дә моннан соң даньнарын183 Казанга бирергә, кенәзлек ярлыкларын Казаннан алырга икәнен аңлатырга тиеш. Чит мәмләкәтләр берлә эш итүдә күп мәсьәләләр бар, безгә урысларга каршы һәрвакыт ләһ184 корольләре берлә бер сүздә булырга кирәк.
Кайберләре. Тугры, тугры!
Олуг Мөхәммәд. Уйлар шактый ачылды, файдалы фикерләр ишеттек. Зур эшләр чыкканда шундый киңәшләр ясау кирәкле булачак. Чакырган вакытта килеп уйларыңызны бирүдән моннан соң да тартынмаңыз. Илгә-көнгә зарарлы берәр эш тойсаңыз, берәр фәрманымыз йирсез185 чыкса, һәрвакыт килеп миңа эшне аңлатыңыз. Бәндә хатасыз булмый. Аңарга кемсәгә үпкәмез булмаячак. Инде хөкүмәт төзүне мин шулай төшендем, сез ничек тапсаңыз, ачык сөйләңез. Баш вәзир итеп Тимер команданны куйсак, без гаскәргә таянган бер дәүләт булганга, баш вәзир дә, минемчә, гаскәр булырга кирәк.
Һәммәсе. Тугры, тугры, бик мөнасиб!186
Тимер командан. Хан хәзрәтләре, эштән тартынудан түгел, бу зур эшне мин алып бара алырмынмы дип куркам.
Хан. Алла ярдәм итәр. Син тартынма!
Башкалар. Тугры, тугры!
Хан. Эчке эшләр – тынычлыкны саклау, салым салу, бирге бирү, юлларны, күперләрне таза тоту эше вәзирлегенә Галим бәкне куйсак, дим, ул бу илнең эчен, тышын белә.
Галим бәк. Илтифатыңызга рәхмәт, падишаһым, сез юл күрсәтсәңез, кулымнан килгән кадәр тырышырмын.
Һәммәсе. Тугры, тугры!
Хан. Чит дәүләтләр берлә, күрше халыклар берлә эшләрне алып бару өчен – Алтын бәк. Ул күп йөргән, күпне күргән, күпне белгән кеше.
Халык. Тугры, тугры!
Алтын бәк. Хәлдән килгәнчә, әмереңез баш өстемдә.
Хан. Дин эшләремез, мәхәлләмез, мәсҗедемез, мәдрәсәмез, вакыфларымызны карар өчен – сәед Җәлил әфәнде.
Һәммәсе. Тугры, тугры!