Хан. Шуның берлә әлегә эш башлансын. Һәммәңез бүгеннән эшеңезгә башлаңыз!
Мирза Гали яза.
Олуг Мөхәммәд. Синдә, Мирза Гали, нинди кәгазьләр бар?
Мирза Гали (аякка калкып). Бабаларыңыз рәхмәтлеләрнең187 ярлыкларыннан үрнәк алып, халкымызга бер ярлык хәзерләгән идем. Күрде падишаһларга, Ләһстан188 короленә, госманлы солтанына. Чыгтай иле хан-әмирләренә күндереләчәк ярлыклар язган идем.
Алтын бәк. Урыс кенәзләренә язылачак та хәзерме?
Мирза Гали. Аны яза алмадым, аларга фәрман улачак түгелме?
Ишектән бер углан (керә, сәлам бирә). Хан хәзрәтләре, чуваш иленнән, тау ягы чирмешләреннән аксакаллар килгәннәр, хозурә кабулларын үтенәләр189.
Олуг Мөхәммәд. Галим бәк, китеп, караңыз, илләренең чыннан олуглары булса, монда алыңыз!
Галим бәк чыга.
Сәед. Хан хәзрәтләре, бу ярлыкларны җомга көнне, җомга намазыннан соң бөтен илнең мәсҗедләрендә бер көндә, бер вакытта укылса иде.
Олуг Мөхәммәд. Өлгерә алсак, яхшы булыр. Сез, вәзирләр, берлектә бу ярлыкларны күздән кичереңез. Мин дә бүгенге тарихта мөһеремне басыйм да күрше шәһәрләргә ат чаптырырсыз. (Тимер команданга.) Бу чуваш, чирмеш аксакалларына, илләренең олуглары булса, берәр чикмән кидереңез, берәр иярле ат биреңез, ханның бүләге – сагынмалык, диеңез!
Тимер. Баш өсте, падишаһым!
Ишек ачыла, өч чуваш, аның артыннан дүрт чирмеш аксакалы берлә Галим бәк керәләр. Кергәннәр рөкугъка китеп сәлам бирәләр.
Галим бәк. Хан хәзрәтләре, болар чуваш иленең, болар да чирмеш иленең аксакаллары. Йөзеңез[не] күрер өчен, табуг салу өчен килгәннәр.
Олуг Мөхәммәд. Хуш килдеңез, утырыңыз!
Мирза Гали боларга йир күрсәтә, һәммәсе дә тез чүгеп утыралар.
Илеңез-көнеңез саумы, мал-туар исәнме?
Чуваш аксакалы. Барысы да сау-сәламәт, падишаһым! Халкымыз сезнең килүне ишетте, эчтән сөенде, безне сезгә коллык итәргә җибәрде. Чуваш халкы олуглары, кечекләре атыннан табуг салам, падишаһым! (Ханның итәген үбәләр.)
Аксакал. Безнең халык – кара халык, падишаһымыз гомере бал кебек татлы үтсен дип, шул кечкенә бүләкне җибәрделәр.
Бер чуваш бер тәпән бал куя.
Олуг Мөхәммәд. Рәхмәт, рәхмәт! Халкыңызга минем рәхмәтемне ирештер!
Чирмеш аксакалы. Падишаһым, безнең бабайлар сезнең бабайларга тугрылык берлә хезмәт иттеләр, соңгы елларда илемезне урыс баскыны алҗытты. Арка таяначак йиремез юк иде, сез – хан хәзрәтләренең Казанда тәхет коруыңызны ишетеп, барымыз да сөендек. Халкымыз атыннан табуг салам. (Ханның итәген үбәләр.) Боерыгыңызны йиренә җиткерергә, олауларыңызны вакытында чабарга, салымнарыңызны түләргә һәрчакта әзермез. Бөтен чирмеш халкы илнең тынычлыгын Тәңредән сорый. Халкымыз кечкенә генә бүләк җибәрде, шуны зур итеп алуыңызны үтенәмез! (Бер букча берлә чигелгән киндерләр бирә.)
Олуг Мөхәммәд. Рәхмәт, һәммәсенә зур рәхмәт, бабаларыңызның йоласын тутырып мине күрергә килүеңезгә! Чуваш, чирмеш халыкларымның безнең зур бәйрәмемезгә катышуына чын күңелдән сөендем. Мин дә бабаларымның йоласына оеп, чуваш, чирмеш халыкларымны тугрылык берлә тотарга эшләрене гаделлек берлә башкарачакмын. Тугры юлдан йөргәннәргә һәрвакыт без мәрхәмәтле булачакмыз. Искедә чувашлар, чирмешләр үзләренең гадәтләрендә, үз йолаларында, үз диннәрендә ирекле булып яшәгән булсалар, минем падишаһлыгымда шулай тыныч яшәячәкләр. Халкыңызга миннән сәлам сөйләңез, урыс котыртучыларын араңызга кертмәңез. Йомышларыңызны эчке эшләр вәзирем Галим бәк берлә бетереңез. (Тимер команданга.) Кунакларны сыйлаңыз!
Тимер бер угланга колагына бер сүз сөйли, ул да төрле төстәге чикмәннәр алып керә.
Тимер (әүвәлен чуваш аксакалына). Падишаһымыз хәзрәтләренең сезгә бүләге.
Өстенә кара чикмән кидерә. Чирмеш аксакалына да шундыйны кидерә. Яннарындагыларга икенче дәрәҗәдәге, икенче төстәге чикмәннәрне кидерә. Аксакаллар чикмәнне тотып-тотып карыйлар.
Олуг көннәреңездә, бәйрәмнәрдә бу киемнәрне олуглап киеңез, падишаһка дога кылыңыз!
Чувашлар, чирмешләр рөкугъка китеп сәлам бирәләр.
Тимер (угланга). Кунакларны мосафирханәгә йирләштереңез, сыйлаңыз!
Галим бәк. Иртәгә иртә берлә минем яныма эчке эшләр вәзирлегенә килеңез, дәрдләреңезне190 аңлатырсыз.
Мосафирлар чыга.
Тәшрифатчы191 углан (керә, сәлам биреп). Әбүлмөхсин дәрвиш килгән, илла192 хан хәзрәтләрен күрәчәгем, ди. Сүземезне көтәсе килми.
Вәзирләр арасында хәрәкәт.
Олуг Мөхәммәд. Бу кем?
Сәед. Хан хәзрәтләре, бу – Газыйм сәеднең угылы, мәҗнүнме193 дим, мәхзүнме194 дим. Дәрвиш – тугры сүзле, халыкның ышанган бер дәрвише.