Галим бәк. Дөньяда эше юк, шигырь сөйләп, илаһилар көйләп, Коръән, хәдис укып йөри. Аның килүе, хан хәзрәтләре, хәерле фал. Ул яман эшкә катышмый, начар йиргә килми, әмер биреңез, аны кабул итсеннәр.
Олуг Мөхәммәд (тәшрифатчы угланга). Керсен!
Углан чыга. Тиз үк искеле-поскылы киемнәрдән, керле яшел чалмалы дәрвиш керә.
Дәрвиш (кергәч тә). Әссәламегаләйкем, йа әмирелмөэминин!195
Олуг Мөхәммәд. Вәгаләйкемәссәлам, йа шафигыльмөслимин!196
Әбүлмөхсин. Минем андый олуг ләкабем197 юк, хан хәзрәтләре, мин – Тәңренең зәгыйфь бер бәндәсе, хәзрәте Мөхәммәднең гөнаһлы бер өммәте.
Олуг Мөхәммәд. Син әйткән олуг сыйфат миндә дә юк, төнә198 кечкенә, бүген зур, иртәгесе мәхһүл199. Илнең бер хезмәтчесе. Тәңре ни язмышса, шуны кылып ятамыз.
Әбүлмөхсин. Тәңре сезгә, хан хәзрәтләре, Үлмәс хан илене, Бәркә хан йортыны кара йөрәк урыслардан коткарырга, илнең яше-картының йөзене көлдерергә язган. Йөзләрчә шәһиднең җаны, каны берлә, олуг бәкләреңезнең хәләл сөттән булган шәһадәт каны берлә мөселманлыкны сакладыңыз, шуның берлә әмирелмөэминин булдыңыз.
Олуг Мөхәммәд. Тәңре кимчелекләремезне багышласын, утырыңыз!
Әбүлмөхсин дәрвиш утыра.
Әбүлмөхсин. Мин, хан хәзрәтләре, сезне күрергә мөштак улып200 килдем. Илемезгә тәшрифеңез201 котлы булсын. Кечкенә генә бер шигырь яздым, изенеңез202 булса, укыйм?
Олуг Мөхәммәд. Укы, укы, тыңлыйк!
Дәрвиш (кесәсеннән бер кәгазь чыгарып укырга тотына).
(Бу өлешен тәкрарлый.)
Олуг Мөхәммәд. Шигырең бик һәйбәт, бу минем өчен иң зур бүләк булды. (Шигырь кәгазен ала.) Башка шигырьләрең дә булачакмы, диваның203 бармы?
Әбүлмөхсин дәрвиш. Вак-төяк язуларым бар, диваннар язарга мин Фирдәүси түгелмен.
Олуг Мөхәммәд. Син түбәнчелек күрсәтәсең, әмма шигырь куәтең аннан ким түгел.
Сәед. Хан хәзрәтләре, Әбүлмөхсин халык моңнарын җырлый, аның шигырьләре халык арасында яши. Әсәр мәйданга китерми.
Олуг Мөхәммәд. Без таралган илемезне берләштерергә тырышамыз. Менә шул вәзирләрем – мәмләкәтнең олуглары, бәкләр шул юлда миңа ярдәм итәргә сүз бирделәр. (Кылычына күрсәтеп.) Бу корал илне, суны дошманнан сакларга гына ярый. Дәүләт корыр өчен белем кирәк, бер-береңә ышаныч кирәк, халык арасында дустлык кирәк, халыкның төрле катлаулары арасында күңел бавы кирәк. Ул да шигырь берлә, китап берлә, тарих берлә ясала. Бу эштә, Әбүлмөхсин, синең дә ил каршысында (вәзирләргә күрсәтеп) боларныкы кадәр, бәлки тагы артыграк бурычың бар. Безгә халкымыз күз уңында бабаларымыз заманындагы муллык, байлык, тынычлык чакларын җанландырырга кирәк. Дошманның яшертен хәйләләренең өстен ачарга кирәк. Гаскәрләремезгә борынгы заман батырларымызның хикәяләрен күңелләренә сеңдерергә кирәк. Син дә ил кайгысы өстендә каләм уйнат! Синең өең, йортың кая?
Әбүлмөхсин. Минем өем – бөтен Бәркә хан иле, кайда кайгылар булынса, шунда минем йортым.
Олуг Мөхәммәд. Сиңа бер өй ясыйк, бер йорт корыйк, тормышыңны илгә-көнгә багышлаган кешесең, тыныч яшә!
Әбүлмөхсин. Ил тыныч яшәсә, падишаһым, кая да мин тынычлык табармын.
Олуг Мөхәммәд. Алай булса, ил тынычлыгы өчен нишлик, ни эшләргә кирәк?
Әбүлмөхсин. Аны сез, падишаһым, вәзирләреңез миннән артыграк беләсез.
Олуг Мөхәммәд. Син дә, белгәнеңне сөйләсәң, безгә илне башкарырга уңайлык итәрсең!
Әбүлмөхсин. Падишаһым, балык баштан чери. Шаһзадәләрең, вәзирләрең, бәкләрең тугры юлдан язмавын кара.
Олуг Мөхәммәд. Сүзләрең тугры. Син дә, халык арасында хаксызлык эшләнелсә, миңа белдер.
Әбүлмөхсин. Тәңре ни кушса, шул булыр.
Олуг Мөхәммәд (Мирза Галигә). Әбүлмөхсин сәедкә киемнәр китер!
Әбүлмөхсин (сәләмәләренә күрсәтеп). Минем киемнәрем бар, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Аларны илнең ялангачларына тарат! Бу киемнәрне урыс кенәзе, безнең бәкләрне, гаскәр башлыкларымызны сатып алыр өчен дип, гаскәре берлә күндергән, без аларны ганимәт алдык. Бу хәләл мал, монда гаскәрләрнең хакы булган кадәр, син мөҗаһиднең204 дә хакы бар, син дә ил өчен тартышучы. Тугрымы?
Әбүлмөхсин. Тугрымы, түгелме – аны бер Алла белә.