Мирза Гали кием китерә, Әбүлмөхсинне киендерә.
Олуг Мөхәммәд (Мирза Галигә). Сакчыларга сөйлә: Әбүлмөхсин сәед ни вакыт килсә, туктаусыз минем яныма кертсеннәр! (Әбүлмөхсингә.) Ил кайгысы, халык эше хакында ни белсәң, йә миңа, йә вәзирләремә килеп сөйлә!
Әбүлмөхсин. Тәңре кушса, эшләрмез. (Сәлам биреп чыга.)
Олуг Мөхәммәд. Сәед Әбүлмөхсин гарип табигатьле205 адәм икән.
Сәед. Шулай, падишаһым!
Галим бәк. Зур бер мәгънәви көч иясе, падишаһым!
Бер углан (керә, сәлам биреп). Берсе килгән. Хан хәзрәтләренең килүе кичәсендә бер төш күрдем, шуны падишаһыма аңлатыр идем, ди.
Галим бәк. Озын сакаллы, зур борынлымы?
Углан. Әйе, әйе.
Галим бәк. Ул урыны берлә изге төш, урыны берлә кара төш күрә, аның кәсебе шул. Киеме ертык-портыкмы?
Углан. Әйе.
Галим бәк. Хан хәзрәтләре, бу үзе хәлле кеше, алай да шулай йөри, кечкенә бер нәрсә бүләк итеп бирсәләр, булырмы?
Олуг Мөхәммәд. Мондый эшләрне сез тагы яхшы беләсез.
Галим бәк. Төшен язып миңа китерсен, мин хан хәзрәтләренә тәкъдим итәрмен. Үзенә, аягына бер киез итек кидереп җибәреңез.
Олуг Мөхәммәд (аякка калка). Инде бүгенгә шуның берлә җитәр. Вәзирлекләр өчен йирләреңезне үзеңез аерырсыз. Ярлыклар бүген кичкә кадәр хәзер булсын. Хушыңыз!
Хан хатын-кыз ягына чыга. Аягүрә сәлам биреп калалар.
Тимер командан. Без өйлә ашыннан соң җыелып ярлыкларны тикшерик!
Галим бәк. Һәммәмез безнең өйгә китеп бергә-бергә Алла ни биргән шуны ашыйк та, шунда сөйләшермез. (Мирза Галигә.) Син дә кил!
Тимер. Ничек мөнасиб206 күрәсез?
Барысы да. Муафикъ!207
Мирза Гали. Сез ашларыңызны ашагач, мин килсәм ярамасмы? Без кечкенә кеше олуг берлә утырырга.
Тимер. Ил эшендә олуг, кечек юк. Кил, кил, ярлыкларны да син яздың түгелме?
Мирза Гали. Әйе.
Бар да чыгалар.
Пәрдә төшә.
Дүртенче пәрдә
Шул ук зур зал. Берничә айлар үткән, тормыш үз юлын алып өлгергән. Олуг Мөхәммәднең угылы Ягъкуб Казан олугларыннан берсенең кызы берлә өйләнә. Хатыннарның бүләк багу мәҗлесләре (бирнә карау мәҗлесе). Кырык-илле хатын төрле кыйммәтле киемнәрдә залга тулганнар. Картрак хатыннар дивар буендагы тар сәкеләргә утырганнар, яшьрәк хатыннар – аяк өсте. Киемнәре төрле төстә – атлас, ефәк, чәчәк-сачаклы, бик күп тәнкәле чулпылар, сачтакмалар, хәситәләр, энҗеле-акчалы муен аскылары. Күбесе зур калпакларда, карт хатыннар камчат бүректә, өрбәк (өрпәк) ураган карчыклар да бар. Олуг килен Хөршид бикә кунакларны каршылый. Урам ягы ишекне ике караучы хатын киң итеп ачалар. Бер хатын керә.
Караучы. Вәзир Галим бәкнең бикәсе Фатыйма бикә!
Хөршид бикә (каршы чыгып). Рәхим итеңез, Фатыйма бикә!
Фатыйма (Хөршидкә баш иеп сәлам бирә, күрешә). Саумысыз, сәламәтмесез!
Хөршид. Аллага шөкер!
Фатыйма (түрдәге карт хатыннарга иелеп сәлам бирә, икенче якларга да сәлам бирә дә туктап тора). Барыңыз да исәннәрме?
Тавышлар. Тәңрегә шөкер. Тәңрегә шөкер!
Хөршид. Узыңыз, Фатыйма бикә, түргә!
Фатыйма. Бик югары булмасын, ул йирләр олуг бикәләремезнең йире.
Камчатлы бер бикә. Инде сез дә, Фатыйма бикә, олыгайдыңыз, угыл җиткердеңез, кыз бирдеңез.
Фатыйма. Биргәненә мең шөкер. Әле бездән дә олуглар барда сангысызлык булмасын, дим, яшьләнү өчен түгел, Тансык апа!
Тансык бикә. Алай димә, әле, машалла, җегәрендәсең, ирең ишетмәсен, яшь бикәч алырга башлар.
Кояш бикә. Алса, туй итәрмез. (Көлә.)
Алтын бикә. Тәңрем күрсәтмәсен, авызыңнан җил алсын, инде безгә угылларымыз, кызларымызның туен күрергә насыйп итсен.
Бер бикә. Тәңрегә шөкер, үз ханымыз да булды, ханзадәмезнең туен дә күрергә язды.
Фатыйма бикә (Хөршидкә). Котлы булсын мәҗлесләр!
Хөршид. Бергә-бергә булсын, Фатыйма бикә!
Фатыйма утырган.
Бер бикә. Ишеттеңезме, Исмәгыйль мирза хан-түрәнең кызы Миләүшәне икенчегә сораткан, ди.
Икенче бикә. Исмәгыйль мирза да кемгә күзе төште – кыз дими, тол дими, яшь дими, карт дими, сората гына бирә. Кызы кебек яшь бер кызны соратырга оялмый да.
Тансык бикә. Ирләр андый эштән бер дә оялмый ул. Аларның бу эшкә караулары бөтенләй башка.
Бер карт бикә. Алар «карт бүре яшь кузыйны208 ашамый, диме» генә дип җавап бирәләр.
Караучы хатын (ишекне ачып). Баш вәзир Тимер команданның бикәсе Сылу бикә!
Хөршид (каршы барып). Рәхим итеңез. Сылу апа, рәхим итеңез!
Сылу бикә. Соңга калдым, Хөршид бикә, мине кичереңез, балалар берлә мавыга-мавыга, вакыт узганны да сизми калганмын. (Түрдәге бикәләргә иелеп сәлам бирә.) Сау-сәламәтмесез? (Икенче якка тагы иелеп.) Арумысыз, саумысыз? Күргән-күрешкән булсын. Мәҗлесләр котлы булсын, Хөршид бикә!