Выбрать главу

Бер бикә. Амин!

Бер бикә. Сезнең дә угылыңыз җитешкән. Сылу бикә, сезгә дә шундый туйлар итәргә язсын!

Сылу бикә (алга атлый). Амин. Ата-ананың, беләсез, бөтен теләге – бала-чаганы вакытында башлы-күзле ясау. Язмыш шул без теләгәнчә йөреми. Олуг угылым Мортазага Сарайда Туган мирзаның кызы Гөлсәүирне ярәшкән идек бит, никяхка вакыт калмады, качакчылык чыкты. Мортазаның да күңеле анда калды. Ни эшләргә дә белми торамыз.

Тансык бикә. Бераз сабыр итеңез. Сарайга да юл ачылыр. Күрмисезме ничек Нугай иленнән, Уралдан, Себердән илче артыннан илче килеп ханымызга табуг салалар. Сарай үзе дә баш иячәк. Казан баш кала булып калачак. Тугрысы да шулай булырга тиеш бит, бөтен олуг эшләр Болгар илендә башланган бит. Ислам динен әүвәле монда кабул иттек, Алтын Урданың бөтен малы монда йитеште, акчасы монда сугылды.

Гөлнур бикә. Элек әле шул кара урыс Мәскәүнең башыны идерергә кирәк.

Бер карт бикә. Башыны идерергә генә түгел, мәлгуньнең башыны кисәргә кирәк. Хан хәзрәтләре юкта ниләр кылындылар, бөтен тынычлыгымыз качкан иде: ай үтми – урыс баскыны.

Үлмәс бикә. Инде үзе дә сабагыны алды. Ник бер дә селкенми? Белёвта койрыгы бозга каттымы?

Бер бикә. Шулай, шулай.

Караучы хатын (ишекне ачып). Алтын бәк вәзирнең бикәсе Хәдичә бикә!

Хөршид (каршы алып). Рәхим итеңез, Хәдичә бикә, рәхим итеңез!

Хәдичә бикә (бөтен кунакларга иелеп сәлам бирә). Мөбарәк булсын мәҗлесләр, Хөршид бикә. Илемез, йортымыз шундый шатлыклы туйларда вакыт кичерсен! (Уңга, сулга.) Саулармысыңыз, арумысыңыз?

Бикәләр. Тәңрегә шөкер. Тәңрегә шөкер!

Хөршид. Түргә узыңыз, Хәдичә бикә!

Хәдичә. Йауас, йауас! (Алга атлый. Тансык бикәгә.) Тансык апа, Тәңрегә шөкер, нинди шатлыклы көннәргә ирештек. Беләмсең, синең берлә бергә бер урыс баскыныннан качып чирмеш авылында ничек яшәгән идек?

Тансык бикә. Шөкер Тәңрегә. Хан хәзрәтләре аларны оныттырды, Тәңре гомерен озын итсен, гаскәрләремезнең кылычыны үткен итсен.

Үлмәс бикә. Ул урыс баскыны көннәрен хәтерләсәм, хәзер дә йөрәгем шу итеп китә, бөтен тәнемнән суык су кебек бер суыклык йөгерә. Минем Сорур апамны беләсез, шул көннәрдә урыслардан качканда юлда баласын төшереп вафат итте, әле дә күз алдымда.

Алтын. Инде кайгы-хәсрәт урыс иленә булсын, без туй ясыйк, сөенечтә яшик.

Хатын-кыз ягыннан хәрәкәт килә, аяк тавышлары ишетелә.

Караучы хатын. Ханбикә килә, ханбикә!

Бөтен хатыннар аякка калка. Парча киемнәрдә, зур энҗеле калфакта, каймалы читекләрдә Гөлбикә ишектән керә.

Хөршид (каршы килеп). Бөтен кунаклар килделәр, әнкәй, рәхим итеңез!

Гөлбикә (залның уртасына җиткәч туктап, әүвәле түргә, аннары уңга, сулга иелеп сәлам бирә). Хуш килдеңез, бикәләр! Саумысыз, сәламәтмесез, минем баламның туен зур итеп килүеңезгә зур рәхмәт! Яңы илемездә бу – беренче туемыз. Белёв сугышында иң сөйгән киявемне югалтканнан бирле үзем көлсәм дә, күңелем сыкрый иде (күзеннән яшьләрен сөртә), бүген беренче мәртәбә күңелем дә сөенә, үзем дә сөенәм. Бергә-бергә туй иткән кебек, бергә-бергә илемез, йортымызда тыныч яшик, бикәләр, яр булыңыз! Тәңре озын гомер бирсен, шатлыклы көннәрне күбәйтсен һәммәмезгә, һәммәмезгә! (Түргә утыра. Күршеләре берлә баш иеп сәламләшә, Хөршидкә.) Киленбикә, бүләкләрне китерсеннәр!

Хөршид караучы хатыннарга ишарәт итә. Гөлбикә күрше хатыннары берлә акрын гына сөйләшә. Караучы хатыннар берсе артыннан берсе ике атлас букча күтәреп ханбикә алдындагы тәбәнәк өстәлгә куялар. Аның артыннан тау кадәр катырган, как берлә каплаган как-төшне209 икенче өстәлгә куялар.

Гөлбикә. Бикәләр, угылымыз Ягъкубка Казан бәкләреннән Мамай бәкнең кызы Гөлчәчәкне, угылымыз Йосыфка Казан бәкләреннән Апакай бәкнең кызы Маһинурны ярәштек. Яшьләргә Тәңре бәхетле гомер бирсен, дип бер дога кылыйк. Бүген Ягъкубның бүләген багамыз.

Остазбикә (кулын күтәреп). Яшьләргә Тәңре Йосыф-Зөләйха мәхәббәтен багышласын, бәхет-шатлык эчендә гомерләре үтеп, илгә, йортка файдалы балаларның ата-аналары булырга насыйп итсен!

Һәммә хатын кулын күтәрә, авызыннан210 дога кылып: «Аллаһы әкбәр!» Йөзләрен сыйпыйлар.

Урта яшьлек бер хатын (бер букчаны ачып.) Мамай мирзаның кызы Гөлчәчәкнең каенишләренә бүләге: каенатасы хан хәзрәтләренә ука берлә чигеп эшләгән бер букча эчендә алтынлы җилдле211 бер Коръән. (Хатын бүләкне кулына алып күрсәтә.)

Бикәләр. Сансыз көннәр, исәпсез төннәр шул Коръән Шәрифнең хөкемнәрен йөртергә насыйп итсен!

Хатын (бер бүләкне алып). Каенанасы ханбикәгә камчат бүрек. (Күрсәтә.)

Бикәләр. Сөенә-сөенә озын еллар кияргә язсын!

Хатын. Каенагасы шаһзадә Мәхмүдкә алтын берлә, көмеш берлә эшләнгән бер ук букчасы. (Күрсәтә.)

вернуться

210

Авызыннан – авыз эченнән.

вернуться

211

Җилд – бу урында: китапның катыргы тышы.