Бикәләр. Дошманнарның котыны алырга, урыс явын җиде көнлек юлда тотарга язсын!
Хатын. Килендәше – олуг килен бикә – Хөршид бикәгә парчадан чуклы-сачаклы күлмәк. (Күрсәтә.)
Бикәләр. Яшьлеге, матурлыгы көн-төн артсын!
Хатын. Кайнигәче – хан хәзрәтләренең олуг кызы Алмас солтанга төрле җәнлекләр тиресеннән тегелгән ефәк тышлы тун. (Күрсәтә.)
Бикәләр. Авыру, кайгылары онытылсын, тормышы җылы, күңеле тыныч булсын!
Хатын. Каенсеңлесе Гөлсолтанга энҗе берлә эшләнгән калфак. (Күрсәтә.)
Бикәләр. Яз чәчәге кебек тормышы чәчәк атсын!
Хатын. Каененесе Йосыф шаһзадәгә чигелгән аяк чолгаулы читек-кәвеш. (Күрсәтә.)
Бикәләр. Үз туена кадәр сөя-сөя кисен!
Хатын (икенче букчаны ача). Бусы кияве Ягъкуб шаһзадәгә (күрсәтә): чигелгән күлмәкләр, эшләгән аяк чолгаулары, көмеш берлә эшләнгән камзул, атлас бер җилән, алтын-көмешле, сәдәфле-ташлы кылыч кыны.
Бикәләр. Сөешә-сөенә озын яшәсеннәр!
Сөкүт212.
Гөлбикә. Миннән дә, баш киленем, кечкенә генә бер бүләк. (Эшләнгән бер букча эченнән чыгарып, бер агач савытны ачып хатынга бирә.)
Хатын. Энҗе муен асмасы, киемлек бер хәтфә213. (Күрсәтә.)
Хөршид бикә. Миннән дә шул бүләк. (Эшләнгән бер савытны хатынга бирә.)
Хатын (ачып күрсәтеп). Алмаслы214 беләзек, бер парча215 ефәк. Үлмәс солтаннан алмаслы алкалар. Күңел солтаннан алтын тәнкәле такыя.
Карт бер бикә. Бездән дә шул кечек бүләк. (Бер парча ефәк өстәл өстенә куя.)
Аның артыннан башкалар йөзекләр, беләзекләр, муен асмалары, сачтәнкә, хәситә, парчалар, ефәкләр бирәләр. Өстәл өсте бүләк берлә тула.
Карт бер хатын. Яңез бер дога кылыйк. Яшьләр көлә-көлә яшәсеннәр, якыннарын сөендерсеннәр, алтын төбе кебек балаларга ата-ана булсыннар!
Бикәләр. Амин!
Гөлбикә. Туемызны олуглап килүеңезгә һәммәңезгә бик зур рәхмәт!
Бер бикә. Сөенә-сөенә килдек, ханбикә.
Икенче бер бикә. Бу безнең өчен олуг бер сайгы,216 зур бер хөрмәт.
Өченче бикә. Олуг ханымызның беренче туен күрү, туйда бергә булу һәммәмез өчен зур бер бәхет.
Гөлбикә. Рәхмәт, рәхмәт. Тәңре илне-көнне саусәламәт итсен!
Бикәләр. Амин, ханбикә!
Гөлбикә Хөршидкә ишарә итә. Ул да караучы хатыннарга куша. Бер хатын зур как-төшне кисәргә башлый, икенчеләре, өченчеләре шуларны, савытларга куеп, кунакларга өләшәләр. Ике хатын матур агач кәндиләрдә ширбәт тарата.
Гөлбикә. Рәхим итеңез, бикәләр!
Бикәләр как-төш ашарга, ширбәтләр эчәргә тотыналар. Бер-берсе берлә сөйләшәләр.
Бер бикә. Нугай иленнән илче килгән, хан хәзрәтләренә табуг салам дигәннәр, диләр, дөрестме?
Икенче бикә. Уралдан килгәннәрен ишеттем. Нугай иленнән килү-килмәүләрен белмим. Андагы башкортлар хан хәзрәтләренә табуг салганнар.
Үлмәс бикә. Сура елгасы мукшыларыннан табуг саламга килгән мукшы илчеләрен үз күзем берлә күрдем. Ханлыкымыз, борынгы чакта бабаларымыз вакытындагы кебек, бөтен урыс илен баш идерәчәк.
Берничә бикә. Амин!
Берсе. Авызыңа бал да май!
Тансык бикә. Һәр йирдән хан хәзрәтләренең гаскәрендә хезмәт итәр өчен меңәр-меңәр угланнар-егетләр Казанга агалар, хан хәзрәтләренең аяклары җиңел булды, шәһәргә халык сыймый башлады, бу гаскәр берлә Казан бөтен кардәш илләрне үзенә муен сындыра217 алачак.
Фатыйма бикә. Казанның зураюы, дәүләтләрнең көчәюе хан хәзрәтләренең кодрәтенең олыгаюыдыр, илемез-йортымызның бәхетедер.
Гөлбикә. Без хатыннар дәүләт эшләрен белмимез. Хан хәзрәтенең, аның олуг вәзирләренең ни теләвен дә белмимез, әмма хан хәзрәтләре кардәш илләрен кылыч көче берлә алу ягында түгел. Туган илләр дустлык, кардәшлек берлә берләшсен, ди. Кардәшкә кардәш кылыч күтәргәч, дәүләтемез Сарай ханлыгы кебек булачак, моннан дошманнарымыз файдаланачак, ди. Күрше төрек илләренең теләкләре уртак, ул да Чыңгызның мирасы – Идел буе, Урал тауларының көчле берләшкән бер дәүләт булуы. Телемез – бер, динемез – бер, йоламыз – бер, дип бер-беремездән аерылмыйча, уртага дошман кермәсә, сөешә-сөенә берләшәчәкмез, көчләнәчәкмез.
Фатыйма бикә. Ханбикәнең сүзләре бик тугры, арамызга дошман фетнәсе кермәсен.
Бикәләр. Шулай, шулай!
Карт бикә. Хан хәзрәтләре динемезнең хөкемнәрен, бабаларымыздан калган йолаларымызны нык тоттырса, эшләремез ал да гөл булачак. Яшьләрдә искедәге кебек олугларга хөрмәт, сайгы азайган. Киленнәр – каенаналарына, угланнар аталары, бабаларына падишаһка муен сынган кебек муен сынса, аларның сүзеннән чыкмаса, өемез нык булачак, һәрбер өй, һәрбер йорт берәр кала кебек булачак. Бәкләремез, мирзаларымыз, сәедләремез, угланнарымыз хан хәзрәтләрен аталары кебек күрәчәкләр, ни дисә, аның фәрманына хәзер булачаклар. Безнең карт халык тугрылыкны күрсә, җанын фида итә, мин яшьләргә артык ирек бирүдән куркам.