Выбрать главу

Сылу бикә. Балаларымызны ата-анага, олугларымызга сайгы, хөрмәттә йитештерү, аларны ил сөяргә өйрәтү – без аналарның бурычлары, без барымыз да моны эшли алсак, дәүләт тә, ил дә үзеннән-үзе ныгыячак, куәтләнәчәк.

Бикәләр. Тугры! Тугры!

Шул арада хатын-кыз ягыннан бер төркем музыкачы, җырчы хатыннар, кызлар чыгалар. Ишек янына басып, бик иелеп сәлам бирәләр. Музыкачылар курайдан, думбрадан, кәманнан, скрипка, балалайкадан уйнарга тотыналар. Озын бер көй уйныйлар, башкалары аларга җыр берлә кушыла. Бикәләр бик ихлас берлә тыңлый-тыңлый ашыйлар, эчәләр. Бер көй бетә, туктыйлар.

Бер бикә. Яшәңез! Яшь вакытларымны хәтерләттеңез.

Икенче бикә. Тавышлары бик матур.

Музыка тагы уйный, тагы хор берлә кызлар катыша. Бикәләр бик ихлас берлә тыңлыйлар. Тагы музыка туктый.

Бер бикә. Мин бу көйне беренче ишетәм.

Икенче бикә. Барымыз да шулайдыр.

Хөршид. Бу Сарайдан килгән көй.

Бикәләр. Бик моң, бик матур көй.

Гөлбикә. Кунакларның хушына китте, тагы берәр көй җырлаңыз. Уенсыз, җырсыз туй ул бит майсыз ботка кебек була.

Бикәләр. Дөрес, дөрес!

Музыкачылар җиңел бер көй уйныйлар, кызлар җырлыйлар. Хезмәтче хатыннар бикәләргә ширбәтләр тараталар, как-төшләр китерәләр. Хөршид ишарәт итә. Музыкачылар бию көен уйныйлар. Берничә кыз каршы-каршыга биергә тотыналар, башкалары бию җырларын җырлыйлар (мәсәлән, «Әпипә»). Мәҗлес җанлана.

Бикәләр (биючеләр туктагач). Яшәңез, яр улыңыз!

Икенче бию көе уйнала (мәсәлән, «Баламишкин»), тагы биюләр, тагы җырлаулар. Кунак хатыннар һәрбер көйдән соң: «Яшәңез!» – дип кычкыралар. Бер өченче бию көеннән соң Гөлбикә уенчылар, биючеләргә алтын акчалар сибә, аның артыннан Хөршид сибә, аның артыннан кунакларның күбесе көмеш акчалар сибәләр. Идән алтынлы-көмешле акча берлә тула, ләкин беркем дә аны җыймый. Соңыннан музыкачылар бер көй уйный.

Хор: Ничек килдеңез сез безгә, батмаенча диңгезгә,Сый-хөрмәт күрсәтә алмадык, гаеп итмәңез сез безгә.

Бик иелеп сәлам бирәләр. Чыгалар.

Бер карт бикә. Рәхмәт, ханбикә, безгә әбиләремез хикәя итеп сөйли торган борынгы ханнарымызның туй бәйрәмнәрен ясаттыңыз, яр булыңыз!

Гөлбикә. Туй бит яшьләрнең гомерендә бер генә була, без барымыз да моны үткәрдек. Ил-көн тынычлансын да һәммәмез бала-чагасының туен күрергә насыйп булсын.

Бер бикә. Тәңре кушса, шулай булыр!

Бер карт бикә. Ханбикә, безне санга санап зур мәҗлесеңезгә чакыруыңызга мең-мең рәхмәт, инде безгә рөхсәт биреңез. (Аякка калкырга тели.)

Гөлбикә (аякка калка, барысы да торалар). Барыңызга да бик зур рәхмәт. Беләсез бит, әле яңы йирләшәмез, зур мәҗлес ясый алмадык, бик күп яшь бикәләрне чакыра алмадык, безне кичерсеннәр, һәммәсенә бездән сәламнәр сөйләңез!

Хатыннар иелеп-иелеп сәлам биреп чыгалар. Хөршид бикә ишек төбенә кадәр барысын да озата. Залда ханбикә, Хөршид бикә, Сарай хатыннары гына калалар.

Гөлбикә. Уенчы кызлар акчаларны җыйсыннар!

Берничә яшь кыз кереп идәннән алтыннар, көмешләрне җыялар.

(Гөлбикә караучыларга.) Мәҗлесне бик яхшы алып бардыңыз, барыңызга да рәхмәт! (Алтыннар тарата. Хөршидкә.) Казандагы бер мәҗлесемез бик матур үтте түгелме?

Хөршид. Сез ничек таныдыңыз218, әнкәй?

Гөлбикә. Мин бик сөендем. Барыңызга да рәхмәт!

Ханбикә чыга.

Хөршид бикә (караучыларга). Тиз җыештырыңыз, әткәйләрнең эше-фәләне булыр.

Үзе чыга, хатыннар өйне җыештыралар.

Бер караучы хатын. Бу бүләкләрнең йөздән берсе миңа булса, бояр кебек гомер сөрер идем.

Икенче караучы. Язмыш һәркемгә үз өлешен аерып-аерып биргән. Агачларның берсе тәмле алма бирә, берсе әче алма, берсе балан бирә, берсе әкәлә генә бирә. Адәм баласын да Тәңре шулай аерып яраткан. Берсе ханбикә, берсе мирзабикә, берсе безнең кебек кара халык. Тамагың тук, өстең-башың бөтен, тагы ни телисең?

Беренче караучы. Тәңрегә шөкер. Бу бикәләрнең өсләрендәге киемнәр, таккан зиннәтләрнең бәясе (бәһасе) безнең авылның бөтен йорты-йире, малы-туары, каралтысыннан артык. Тәңре ник адәм баласын тигез яратмаган?

Икенче караучы хатын. Бармакларыңа кара, ник берсе дә тигез түгел? Урманга кара: берсе нарат – өй салалар, берсе каен – урындык, утыргыч ясыйлар, берсе имән – күпер сугалар, берсе усак – мичкә ягалар. Без дә адәм баласының усагы.

Картрак өченче караучы. Бик күп сөйлисез, эшеңезне караңыз. Шөкер итеңез, ханбикә дә, киленбикә дә, солтаннар да һәммәмезгә кеше итеп карыйлар, бу безнең бәхетемез. Нинди-нинди тиле, тәкәббер бикәләр була. Тәңре күрсәтмәсен.

вернуться

218

Тану – бу урында: кабул итү, бәяләү.