Тимер. Син – китап өстендәге кеше, күп укыган, күп укыганны күргән. Бу берлекне ничек ясыйк, сөйлә! Мине хан хәзрәтләре баш вәзир ясады. Мин дәүләт эшләрен белмим, мин – гаскәр, мин сугыша гына беләм. Минем белмәвемнән шундый яхшы ният берлә башланган Казан ханлыгы да Сарай ханлыгы кебек дуст-дошман арасында мәсхәрә булмасын дип куркам, кай төннәрне шуны уйлый-уйлый күземә йокы керми.
Мирза Гали. Димәк, команданым, сездә яхшы, тугры булуга ният бар, Алладан курку, бәндәдән оялу бар, гакылыңыз да йирендә. Тәңренең ярдәме берлә сез илне яхшы башкара беләчәксез. Эш башында булган адәмгә һәрнәрсәне үзем беләм дигән уйда булырга гына ярамый. Чыңгыз хан һәрбер эшне бүлеп-бүлеп остасына тапшыра торган булган, сез дә шулай итеңез. Яныңызга тугры түрәләр алыңыз. Адәм хатасыз булмый, эшеңезне яратмасалар, ачуланмаңыз, үземнән яңлышлык булды, күрәсең, дип яңлышны эзләңез. Тар күңелле булмаңыз!
Тимер. Тугры сөйлисең, хаталарымны күрсәң, миңа ачык сөйлә!
Мирза Гали. Фәрман сезнең, команданым!
Ишектән эчке эшләр вәзире Галим бәк килеп керә, аның артыннан Алтын бәк керә. Мирза Гали икесенә дә аякка калкып сәлам бирә.
Хан хәзрәтләре «вәзирләр килгәч миңа хәбәр бир» дигән иде, мин хәбәр бирим.
Тимер. Бераз тор әле. Без бераз үзара сөйләшик.
Мирза Гали утыра, үзенең язуына башлый.
Вәзирләр, эшләр ничек бара?
Галим бәк. Бүген хан хәзрәтләре шул хакта сөйләшергә чакырды түгелме?
Тимер. Анысы шулай. Беләсез, мин читтән килгән кеше, моңыңча гаскәрлектән башка бер эш кылмадым. Халкым алдында, хан хәзрәтләре алдында йөгем авыр, берәр төрле яңлышлык эшләмим, дим.
Алтын бәк. Бу яңлышлык ясаудан курку, команданым, үзе сезне аеры адымнар атлаудан тыеп калачак. Барымызның да йөгемез зур, бер-беремезгә ярдәмләшлектә ул йөкне күтәрә аламыз.
Тимер. Мин сугыш эчендә үстем, сугыш эчендә зурайдым. Сугыш та бәхет эше, әмма аның да гыйлеме бар, ул яктан, үземне мактау булмасын, беләм дип уйлыйм. Мәмләкәт эшен карауда мин сезнең барыңызның да сүзеңезгә, гакылыңызга ышанам.
Галим бәк. Ачык сөйләвеңез арамыздагы пәрдәләрне ертты, мине дә ачык сөйләргә куша. Без – Болгар ханнарының балалары, бәкләре, мирзалары, түрәләре – бу илдә мең елдан артык падишаһлык сөрдек. Ислам динен кабул итеп, ислам дөньясы эченә керүемезгә дә биш йөз ел көннән үтте. Дәүләт коруның, дәүләт эшен йөртүнең юлларын беләмез. Дөнья сату-алуының олуг юлы безнең мәмләкәттән үткәнгә, анда да тәҗрибәмез бар. Халкымыз укыган, белгәнемез күп, тупрагымыз бәрәкәтле, шәһәрләремез бай, су юлларымыз күп. Ләкин соңгы йөз елларда без үз байлыгымызны, үз илемезне сакларлык гаскәр башлыклары җитештерә алмыймыз. Ник? Моның сәбәбен мин бик күп уйладым, таба алмадым. Бәлки, сатучы халык моны эшли алмый торгандыр. Күрше дошманымыз урыс та көннән-көн зурайды, дуңгыз кебек балалады, артты, күзе ач, килде, илемезне, шәһәрләремезне баскын итте, малымыз-туарымызны гына түгел, кызларымызны, егетләремезне үзе берлә алып китте. Халык җончыды, без аптырадык. Хан хәзрәтләре берлә сез килгәч, без сезне илемезне, йортымызны дошманнан саклаучы, безне коткаручы дип сөенә-сөенә каршыладык, сез гаскәремезне җитештерсәңез, илемезне урыс дошманнан саклый алсаңыз, ил эшләре үзеннән-үзе яхшы китәчәк, безнең бер-беремезгә ярдәмләшүемез шунда булачак.
Тимер. Бу эштә бөтен гакылымны, бөтен белемемне илемә, халкыма бирү минем өчен бер бәхет, ул яктан икеләнү булмасын!
Галим бәк. Илне башкаруда да без дә кулымыздан килгәнне кызганмаячакмыз, ул яктан да икеләнү булмасын!
Тимер. Алай булгач минем күңелем тынычланды.
Сәед Җәлил керә. Һәммәсе берлә сәламләшә.
Мирза Гали. Хан хәзрәткә хәбәр биримме?
Тимер. Бир, бир!
Мирза Гали (хатын-кыз ягындагы ишекне кага. Ишекне ачкан караучы хатынга). Хан хәзрәтләренә сөйләңез, вәзирләр һәммәсе килделәр.
Тимер. Нихәл, сәед хәзрәтләре, эшләр ничек бара?
Сәед Җәлил. Мондагы халык безнең Сарай халкыннан тагы динлерәк, Алладан курку, олугларга хөрмәт монда тагы көчле, уку, язу белү, китап. Коръән уку тагы күбрәк. Ләкин монда мөселманнар берлә мәҗүсиләр бергә яшиләр, уртак эш итәләр, бергә сату-алу итәләр, бергә иген чәчәләр, үзара дуст булалар. Мин моны яратмадым, мәҗүси – безнең китапларда нәҗестер219.
Ишектән хан чыга. Барысы да аякка калкалар.
Хан. Көн яхшы!
Вәзирләр. Көн яхшы, падишаһым!
Олуг Мөхәммәд (түргә чыгып утыра. Вәзирләргә дә). Утырыңыз! (Алар да йирле-йиренә утыралар.) Ил эшләре ничек бара дип сорашырга, сөйләшергә сезне чакырдым. Ил тынычмы?