Выбрать главу

Вәзирләр. Һәрьяктан тыныч!

Олуг Мөхәммәд (Галим бәккә). Сез эшләреңезне ничек башкардыңыз?

Галим бәк. Әүвәл вәзирләр мәҗлесендә сүз беректергәнчә, ил эчендәге бөтен түрәләргә йирләреннән аерылмаулары, моңынча булган кебек эшләрен алып барулары хакында боерыгыны сезнең исемнән ат чаптырып белдерттем. Халыкны, бу яңалыкны ничек каршы алуларын өйрәнер өчен, халыкның теләген белсен өчен кай йирләргә ачык, кайбер йирләргә яшерен түрәләр күндердем. Күп улыстан хәбәрләр дә килде. Халкымыз хан хәзрәтләренең Казанда тәхеткә чыгуын, Казан шәһәренең баш кала булуын бик яхшы каршылаганнар. Урал буе башкортларының аксакаллары табуг салам күндергәннәр. Төрле чуваш, чирмеш, мукшылар кабиләләреннән дә бәйгатьләр килде. Мәмләкәтнең һичбер йирендә каршылык юк, шуңарга, хан хәзрәтләре, яңы дәүләтнең корылышы уңышлы бара дип уйлыйм. Инде бүгенге мәҗлестә шул йирдә булган түрәләрне, кайбер йирләргә яңы түрәләрне билгеләү хакында ярлык чыгарырга кирәк дип уйлыйм.

Олуг Мөхәммәд. Беттеме?

Галим бәк. Әлеге шулкадәр.

Олуг Мөхәммәд (Алтын бәккә). Сезнең эшләр ничек?

Алтын бәк. Әүвәлге мәҗлесемездә боердыгыңыз кебек, күрше илләргә, Нугай йортына, Себер улысына, Кырымга, Сарайга, Чыгтай иленә, Госманлы угылларына, Иранга, Ләһстанга Казан ханлыгы корылуы вә сезнең олуг хан булып Казан тәхетенә чыгуыңызны белдереп бөтиләр яздым. Нугай иленнән, Себердән җаваплар алдым, икесе дә илемезгә, ханымызга дустлык сәламнәрен күндерәләр, ерак илләрдән әле хәбәр ала алмадык. Сарайдан яшерен рәвештә алынган хәбәрләргә караганда, анда бу вакыйга төрле-төрле уйлар уятуын белдерәләр. Халык хан хәзрәтләренең Сарайдан китүенә кайгыда икән. Бәкләр, мирзалар ике-өчкә аерылып бер-берсе белән җәнҗал итәләр икән. Бер өлеше Казанга гаскәр җибәрүне уйлыйлар, бертөрлесе хан хәзрәтләрен Сарайга яңыдан чакыруны төшенәдер икән. Урыс иленнән килгән яшерен хәбәрләргә күрә, анда зур курку баскан. Василийның дошман кенәзләре Казанга килеп хан хәзрәтләреннән Мәскәү олуг кенәзлегенә ярлык алырга уйлыйлар икән, әмма поплар, халыкны димләп, татарга баш имимез, дип үгетләп яталар икән. Минем уемча, хан хәзрәтләре, күрше мөселман илләренә дустлык, кардәшлек тойгыларымызны белдереп илчеләр күндерергә хәзерләнергә кирәк. Хәзергә шулкадәр.

Олуг Мөхәммәд (сәед Җәлилгә). Сезнең эшләр ничек?

Сәед Җәлил. Хан хәзрәтләре, монда дин эшләре Сарайдан яхшы корылган. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да мәсҗедләр бар, имамнары бар, күп йирдә мәдрәсә бар. Халык уку-язуга өйрәнгән. Гыйлемнең, белемнең хөрмәте, сые зур. Халык динле, бозыклык бик аз. Мин зуррак шәһәрләрдә берәр мөфти билгеләүне кирәкле табам. Казанның үзендә мәдрәсәләр булса да, алар дин әһелен җиткерерлек үк түгел, аларны зурайтырга, яңы мөдәррисләр куярга кирәк дип уйлыйм, бу хосуста вәзирләрнең уена, сезнең боерыгыңызга мохтаҗмын.

Олуг Мөхәммәд. Бу эшләр сезнең белә торган эшләр, минем тарафымнан тоткарлык юк, вәзирләр ни фикердәдер, белмим. Ялгыз220 бу мәдрәсәләрне алып барырга җитәрлек вәкыфлар бармы?

Сәед Җәлил. Вәкыфлар бар, ләкин аларның килерләре генә җитешми, шуларга бу эштә хәзинәдән ярдәм көтәм.

Олуг Мөхәммәд (вәзирләргә). Сез бу хосуста ни фикердә?

Галим бәк. Хан хәзрәтләре, хәзинәмезнең килеренең зур өлеше тамгадан221 иде. Соң елларда урыс баскыны Идел юлының тынычлыгын боздылар. Иран, Кавказ иле, Чыгтай иленең сатучы-алучысының килүе-китүе бик сирәкләнде вә шуңарга тамга килеремез дә азайды. Язга таба су ташуларыннан соң су юлларымызны сакларга аерым көчләр куярга вә Идел юлының тынычлыгын яңадан кайтарырга кирәк булыр.

Тимер. Казанның көймәләре бармы?

Галим бәк. Дәүләтнең көймәләре юк түгел, ләкин күбесе сату-алу көймәләре, шуларны сакларлык гаскәр ташый торган көймәләремез, өйрәтелгән гаскәрләремез юк. Хәзинәмезнең килүе тар булса да, дин эшемез бөтен халкымызның эше булганга, сәед Җәлил хәзрәтләренең эшләренә ярдәмне бирүне мин тиешле табам.

Олуг Мөхәммәд. Сезгә күпме акча кирәк булыр?

Сәед Җәлил. Хан хәзрәтләре, әле хисабын ясата алмадым, бер сөйләшеп үтик дидем, сез мөнасиб күргәч, хисабын чыгартырмын.

Олуг Мөхәммәд. Мәдрәсәләрне зурайт, укуларын киңәйт, дәүләт хәзинәсеннән каршылыгын бирермез. Беттеме?

Сәед Җәлил. Хан хәзрәтләре, монда без, дин әһелләре, яңы бер хәл берлә каршылаштык. Халкымыз арасында мәҗүсиләр яши һәм дә бер-берсенә катышып яши. Ислам дине безгә әмре мәгърүф вә нәһи мөнкәрне222 әмер итә, без боларның каранлыкта223 яшәүләренә разый була алмыймыз. Боларны мөселман итәргә ярлык чыгарыңыз!

Галим бәк. Сәед хәзрәтләре, бу мәҗүси дигәннәрең шул безнең чувашлар, чирмешләр, арлар, мукшылар – алар бу илнең балалары, безнең бабаларымызга буен сынып килгәннәр, хан хәзрәтләренә табуг салдылар, салым түлиләр, олау чабалар, гаскәр бирәләр. Ничек без боларның диннәренә карышыйк?

вернуться

220

Ялгыз – бу урында: тик.

вернуться

222

Әмре мәгърүф вә нәһи мөнкәр – «яхшылыкны хуплау, начарлыкны тыю» мәгънәсендә.