Сәед. Без, әлхәмдүлиллаһ, мөселманнармыз, болар мәҗүси, болар нәҗес, боларның суйган итене безгә ашау хәрам. Халкымыз алар берлә катышып йөри, моны дин кабул итми. Тагы боларның диннәре башка булгач, урыс явы килгәндә болар урыс ягына да чыга алалар, боларны мөселман ясасак, динемез, телемез бер була да кала, халык үзеннән-үзе берләшә.
Олуг Мөхәммәд. Сәед хәзрәтләренең фикерләре тугры, ләкин көчләп үз динеңә кертү Чыңгыз ханның ясасына224 каршы. Чыңгыз һәрбер дингә, һәрбер дин әһеленә каршы хөрмәт итәргә боерган. Безнең шәригатемездә дә көчләп дингә кертү тугры булмаса кирәк. Тагы мин боларның табуг салуларын кабул иттем, үз йолалары, үз диннәрендә торуларына ирек бирдем. Ул сүзне бүген бозсам, хан сүзенең бәясе ни калыр?
Сәед. Хан хәзрәтләре, сүзеңез тугры, ханнар кием алыштырган кебек сүзен алыштырса, үзенең дә, сүзенең дә хөрмәте кача. Коръәндә «Ля икраһа фиддин» диелгән диюен, «Көчләп дингә кертмәңез» дигән сүз. Ләкин минем бу эштә күңелем тыныч түгел, ни булса да боларга каршы бер тәдбир225 кертергә кирәк.
Алтын бәк. Бер вакытлар без барымыз да мәҗүси булганмыз, безне димләп, ислам диненең артыклыгын аңлатып, безне мөселман ясаганнар, сез дә, сәед хәзрәтләре, дин хезмәтчеләре, аларга ислам динен аңлатыңыз, димләңез, үзләре теләп мөселман булсыннар. Әмма хан хәзрәтләренең ярлыгы берлә көчләп мөселман ясау хәзер генә корылып килә торган дәүләткә зур комачаулык тудырыр, урысларның аларның араларына керүенә сәбәп булыр.
Олуг Мөхәммәд. Алтын бәкнең сүзләре тугры. Сез димләп мөселман ясарга тырышыңыз, ятим балаларны тәрбиягә алыңыз, үз араларыннан дин галимнәре җитештереңез!
Сәед. Тырышып карыйк!
Олуг Мөхәммәд (Тимергә). Сезнең эшләр ни хәлдә?
Тимер. Хан хәзрәтләре! Илнең бөтен почмагыннан, хан хәзрәтенең байрагы астында гаскәр булам дип, бәкләр, мирзаларның угланнары, халыкның батыр егетләре су кебек Казанга ага. Шуларны йирләштереп бетерерлек йиремез юк, коралымыз җитми, боларны гаскәрлеккә өйрәтерлек йөз башларымыз җитешсезлек итә. Барысы да, урыс берлә сугышырга килдем, дип җавап бирә. Халыктагы гаскәрлеккә бу омтылышны мин гомеремдә беренче мәртәбә күрәм. Дөресен сөйлим, хан хәзрәтләре, мин бу эштән бераз өркә башладым. Беләсез, гаскәрне буш калдыру – гаскәрне башбаштаклыкка өйрәтү дигән сүздер. Боларны нишлик?
Олуг Мөхәммәд (көлә). Бу, командан, сөенеләчәк эш. Ник без куркыйк, дошманнар курыксыннар. Синең бу хакта фикерең ни?
Тимер. Шәһәрләремезнең кечкенәлеге-зурлыгына карап, төмән башы, мең башы, йөз башы кебек гаскәр башлыкларының әмерендә, гаскәрне илемезгә таратыйк, урыс чигенә. Иделнең кичү йирләренә калалар корып, анда төмәннәр йирләштерик.
Шаһзадә Мәхмүд ишектән күренә.
Олуг Мөхәммәд. Мәхмүд, кил, кил, синең сүзләрең сөйләнә.
Мәхмүд сәлам биреп, яннарына утыра.
Галим бәк. Командан хәзрәтләре, хәзер никадәр гаскәремез бар?
Тимер. Утыз мең, ике атнадан илле меңгә дә чыгуы бик якын, егетләр су кебек ага.
Галим. Боларны ничек туйдырырмыз, ничек киендерермез, бу гаскәрләрне чикләргә ярамыймы?
Тимер. Юк, юк, халык агымына каршы булырга ярамый, без аны Сарайда күрдек. Ул качак гаскәр тудыра. Аннары мәмләкәт эчендә юлбасарлык киңәя, тынычлык бетә.
Мәхмүд. Миңа да бер сүзгә рөхсәт бирсәңез?
Олуг Мөхәммәд. Сөйлә, сөйлә.
Мәхмүд. Без бу гаскәрләр берлә урыс иленә салдырыйк, гаскәрләргә эш булыр. Кием-салым, мал-туар китерермез, илгә байлык булыр, Василийдан үчемезне алырмыз, уңышлы чыкса, Мәскәүне дә даньга бәйләп, Алтын Урданы монда – Казанда корган булырмыз.
Олуг Мөхәммәд. Бу уйга ни дисез?
Алтын бәк. Хан хәзрәтләре, шаһзадә хәзрәтләре тугры уйлый, ләкин дәүләтне яңы корамыз бит әле, ныгып беткәнемез юк, сугыш уңышлы бетсә ярый да, уңышсыз чыкса, бөтен илемез, яңы дәүләтемез, хан хәзрәтләре, һәммәмез хәтәрдә. Илемез берничә вакытлар тыныч яшәсен, дәүләтемез ныгысын. Аннан соң урыска хәзерлек берлә салдырыйк! Хәзер Тимер командан сөйләгәнчә, чикләремездә калалар корып, илемезне саклау өчен гаскәрне йирләре йиренә йирләштерик!
Мәхмүд. Безнең хәзерлегемезне көтмәенчә Василий баскын итсә?
Алтын бәк. Ул вакыт, әлбәттә, сугышырмыз, илемезне саклау – барымызның да бурычы, сугышның башлаучысы ул вакыт без булмамыз.
Олуг Мөхәммәд. Тугры. Әле гаскәрнең коралын тутырырга, калалар корырга кирәк, хәзер булгач, теләгән чакта урыс иленә баскын итә алырмыз.
Тимер. Миңа ни боерык, хан хәзрәтләре?