Выбрать главу

Олуг Мөхәммәд. Гаскәрләрне син дигәнчә Казаннан озаклаштыру226, яңа калалар кору, урыс чигендә зур куәт тоту!

Мәхмүд. Мине шул урыс иле чикләренең гаскәренең башы ясаңыз!

Олуг Мөхәммәд. Моны без Тимер командан берлә бергә сөйләшеп сүз беркетермез. (Мирза Галигә.) Башка эшләр бармы?

Мирза Гали. Юк, хан хәзрәтләре!

Олуг Мөхәммәд (вәзирләргә). Башка сүзләреңез бармы?

Вәзирләр. Юк.

Галим бәк. Алай булгач, илнең төрле йирләренә куелачак түрәләрнең исемнәрен билгеләү кала, моны вәзирләр мәҗлесе эшләмиме?

Олуг Мөхәммәд. Мәмләкәт эчендәге эшләргә сезне вәзир иттек, сез үзеңез хәзерләңез, мин ярлыкка кул куярым, мөһер басарым. Шуның берлә тәмам.

Бары да калка. Чыгарга торганда углан кереп сәлам бирә.

Углан. Хан хәзрәтләре, чуваш иленнән атчабар килгән, аксакалларның бөтисен227 китергән. Урыс явы чуваш йортына баскын итә икән!

Олуг Мөхәммәд. Утырышыңыз әле! (Угланга.) Атчабар керсен!

Мәхмүд. Василий тыныч торамы соң?! Еланның башын измәенчә, аннан котылып буламы?

Чуваш атчабары (керә, бик иелеп сәлам биреп.) Мине аксакалларымыз җибәрде, хан хәзрәтләренә белдер, диде. Безнең илгә урыс явы керде. Урман асты авылын басты, мал-туарны талады, ирләр, хатыннарны әсир алды. Түбән Кичү авылы каршы торды, авылга ут салды, бөтен авыл янды, халыкның кача белгәне урманга качты. Песәй авылының Пичә батыры янына тирә-юньнең егетләре тупланып, урыс явы берлә сугышка кереште. Урыслар күп, кораллары яңы, безнекеләр аз, кораллары – кылыч берлә балта. Аксакалларымыз хан хәзрәткә шуны белдерергә, көч бирүен сорарга кушты. Ике көн, ике төн йокы йокламадым, дүрт ат алыштырдым, көчкә Казанга килеп җиттем. Бөтен чуваш иле хан хәзрәттән ярдәм үтенә. (Бик иелеп сәлам бирә.)

Олуг Мөхәммәд. Урыс явы җәяүлеме, атлымы?

Чуваш. Күбесе җәяүле, атлылары да бар.

Олуг Мөхәммәд. Урыслар күпме, йөзләпме, меңләпме ир-ат?

Чуваш. Мин күрмәдем, аксакаллар, яу зур, меңнән артык урыс бар, диделәр.

Олуг Мөхәммәд. Пичә батырның никадәр кешесе бар?

Чуваш. Йөз-йөз илле кеше берлә каршы чыкты. Юлда үткән чуваш авылларының аксакалларына сөйләдем, алар да егетләр җибәрергә булдылар.

Олуг Мөхәммәд. Башка сүзең бармы?

Чуваш. Аксакаллар тизлек берлә ярдәм сорадылар, хан хәзрәтләре!

Олуг Мөхәммәд. Урыс яулары талаган йирләргә тугры юлны беләсеңме?

Чуваш. Урман астына ике юл бар, берсе Даруга юлы – олуг юл, берсе Урман арасы юлы. Чанага Урман арасы юлы авыр булыр, ат атланганга ул юл тагы кыска.

Олуг Мөхәммәд. Беттеме?

Чуваш. Миңа аксакаллар, җавап ал да тиз кайт, диделәр, атым җончыды, миңа җавабын сөйләсәңез, ат бирсәңез, мин тиз китәр идем.

Олуг Мөхәммәд. Сиңа аты да булыр, ярдәм дә булыр, бүген гаскәрләр берлә бергә юлга чыгарсың, аларга кыска юлны күрсәтерсең. Мирза Гали! Атчабарны кунак итсеннәр, сыйласыннар, аны күздән озак тотмасыннар228. (Атчабарга.) Хәбәр китерүең өчен рәхмәт! Арыгансың, аша-эч, хәл җый, кичкә юлга чыгарга хәзер бул!

Чуваш сәлам биреп чыга, аның берлә бергә мирза Гали дә чыга.

Хан (Галим бәккә). Бу Урман асты дигән авыллар Казанга никадәр ераклыкта?

Галим бәк. Ике йөз илле, өч йөз чакрым чамасында.

Мирза Гали дә керә.

Тимер. Юллар яхшымы?

Мирза Гали (букчасыннан зур бер кәгазь алып, ханның уңына куя). Менә, хан хәзрәтләре, бу – безнең Казан иленең сурәте. Менә Казан шәһәре, менә Идел суы, менә Чабаксар, менә Чуваш иле, менә Алатыр суы, менә урысларның Муром шәһәре, бу яу шул Муромнан килгәнгә ошый. Менә олуг юл, менә атчабарның сөйләгән урманы.

Тимер. Бу урманлык юлында авыллар бармы? Ат азыгы, кеше азыгы табылырлыкмы?

Галим бәк. Урман эчендә күмер яндыручы, дегет чыгаручы чувашлар, чирмешләр яшиләр, зур авыллар юк, аерым-аерым өйләр бардыр, аз-маз ашамак-эчмәк булыныр, урманда ау хайваны күп, кошы-корты да иксез-чиксез, печән, салам, солы булынырмы – аны әйтә алмыйм.

Тимер. Хан хәзрәтләре, без бу урыс явыннан берсен дә исән качырмаска тиеш, аларга бер сабак булсын!

Хан. Тугры, Тимер! Шуның өчен без берникадәр гаскәрне олуг юлдан азык берлә күндерик, икенче бер атлы гаскәрне урман эченнән җибәреп аркаларына төшик!

Тимер (харитадан бармагы берлә йөртеп). Монда азыгы табылса, безнең атлылар өч көндә боларның аркасына чыга алалар.

Алтын бәк. Шәһәрдә бу урман юлларын үзенең биш бармагы кебек белгән әллә никадәр ямчы229 бар, шулардан кыйлавыз алсын.

Тимер. Бу фикер тугры!

Мәхмүд. Урман юлына хәзер үк бер йөз башы командасында күпләп атлар җибәрик, алар ярты юлдамы, якынракмы, мөнасиб бер йирдә арттан килгән гаскәрләрне атларын ашатып, хәл җыйдырып көтеп торырлар, гаскәр дә барып җитәр-җитмәс, алҗыган атыннан төшеп, хәл җыйган атларга атланып юлына китә бирер. Шулай итеп вакыт югалтмамыз.

вернуться

228

Күздән озак тотмасыннар – күздән еракта тотмасыннар.

вернуться

229

Ямчы – ям чабучы: хәбәр таратучы.