Выбрать главу

Хан. Бу фикер дә тугры!

Тимер (харитадан карап). Мондагы елгалар хәзер һәммәсе туңганмы? Урман эчендәге юлда җылулыклар, яшерен батаклыклар юкмы?

Галим бәк. Без ул кадәресен белмимез, аны ямчылардан сорашып белешерсез, сез гаскәрләр юлын хәзерләңез. Без, хан хәзрәтләре боерык бирсә, кыйлавыз була беләчәк ямчыларны чакырыйк.

Олуг Мөхәммәд. Тугры, тугры, сез шулай итеңез!

Вәзирләр сәлам биреп чыгалар. Олуг Мөхәммәд, шаһзадә Мәхмүд, Тимер командан, язучы мирза Гали калалар.

Олуг Мөхәммәд. Күпме гаскәр күндерик дисез?

Тимер. Барлыгы мең кешедән ким булмасын.

Мәхмүд. Ул аз, без дошманның никадәр булуын белмимез, бәлки аркасында сакта да көче бардыр? Минемчә, урман эченнән мең атлы, биш йөз җәяүле – җәяүле гаскәр дә чаналарда ямчылар берлә китсен. Олуг юлдан да сигез йөз-мең кешелек бер алай230 китсен.

Тимер. Гаскәр никадәр эстәсәң, шулкадәр бар. Ялгыз шәһәрдә зур куәт чыгуы шау-шуга сәбәп булмасын.

Олуг Мөхәммәд. Гаскәр күндерүне төнлә эшләңез! Инде кемне бу куәткә командан итеп җибәрәмез?

Мәхмүд. Мине күндереңез. Мин атлылар берлә урман эченнән йөрим, мең башы Дәүләттугдыны олуг юлдан күндерик. Бүген үк йөз башы Карабаш берлә урман эченә азык берлә атлар күндерик.

Олуг Мөхәммәд. Бу сүзләрең, Мәхмүд, игътибарга алынырлык. Ләкин минем тагын бер шөбһәм бар: бу урыс көченең алдагылары гына булып, безнең бу аз гаскәремезгә урысларның аркадагы зур куәте берлә каршылашырга тугры килеп гаскәремез һәлак булмасын. Дәүләт ныгып бетмәс борын андый авырлыкка төшсәк, халык бездән йөз чөерүе дә бар.

Тимер. Бу да уйланылачак эш, ләкин, хан хәзрәтләре, без дә монда йоклап ятмамыз, хәзерлегемезне күрермез, шымчыларымызны җибәрермез. Минемчә, хан хәзрәтләре мөнасиб күрсә, шаһзадә Мәхмүднең баш булып китүе халык күзендә хан хәзрәтләренең гаиләсенең исемен тагы күтәрер иде.

Олуг Мөхәммәд. Мин дә шул фикердә, ләкин анасы ни диер?

Мәхмүд. Сугыш эшендә хатыннар сүзе берлә йөрелерме? Анам ни дисен, беренче мәртәбә сугышка китүемме?

Олуг Мөхәммәд. Алай булса сез бөтен хәзерлеклереңезне тәмамлаңыз, мин ханбикә берлә сөйләшим, алар хатын бит, бик курыкмасыннар. (Мирза Галигә.) Мирза, килгән чувашка чикмән кидереңез, берәр кирәге булса, бүләк биреңез! Вәзирләргә дә сөйләргә оныттым, бу эшне гаскәрне башка шәһәргә күчерәмез төсендә эшләсеннәр, шау-шуга сәбәп булмасын!

Үзе чыга. Мәхмүд берлә Тимер харита өстендә маташалар, Мирза Гали дә аларга әллә ниләр күрсәтә. Углан керә.

Углан (сәлам биреп). Ямчылар килделәр!

Тимер. Гаскәрлек өенә алыңыз, хәзер барамыз.

Углан чыга, аякка калкалар.

(Мирза Галигә.) Син дә кил, алардан юлны сорашканда син дә кәгазьгә төшерерсең, бәлки, урман эчендә авыллар дә бардыр, булса аларны дә тамгаларга онытма!

Өчесе дә чыгалар. Сәхнә буш кала. Бераздан хан берлә ханбикә чыгалар.

Ханбикә. Тагы сугыш, тагы кырылыш, кайчан соң без бераз тыныч яшәрмез? Бу сугышның да очы-кырые юкмыни? Мин үземне белә башлаганнан бирле бетмәде шул сугыш!

Олуг Мөхәммәд. Бу сугыш түгел, урыс баскынын куар өчен генә, берничә йөз урыс талаучысы чуваш иленә кергән дә мал-туарын сөреп киткән. Без илне-йортны сакларга сүз бирдек, урыс явын куу – безнең бурычымыз.

Ханбикә. Анысы шулай, илнең башы үзенең бурычын эшләмәсә, халыктан үзенең бурычын ничек эшләтә алыр? Ләкин шул сугыштан башым тына алмаганга йөрәгем әрни. Әле генә тынычлыкка кавыштык дип, угылларымның туен ясарга тотынган идем, каршыма тагы сугыш чыкты, тагы угылым сугышка китте. Мәхмүднең җеназасы кайтса, бу ил дә миңа тәмуг булачак.

Олуг Мөхәммәд. Андый кара уйларга чумарлык бернәрсә дә юк, бу берничә көнлек бер сәфәр генә, угылың дошманны җиңеп сау-сәламәт, батыр булып кына кайтачак.

Ханбикә. Амин! Авызыңа бал да май. (Тынлык.) Язмышың шулай булгач, күтәрми хәлең юк. Тәңрем, угылымны сакла!

Олуг Мөхәммәд. Кечкенә эшне зурайтма, бала-чагага курку салма! Киленбикә дә бар, ул синең болайлыгыңны күрсә коты чыгар. Без халык алдында һичбер дошманнан курыкмый торган, дию пәрие берлә кылычка-кылыч килә торган батыр булып көрәшергә кирәк, батырлык үрнәген халык бездән алырга кирәк.

Ханбикә. Беләм, беләм. Әле бит – ана, бала-чага дәрте берлә янасың. Хәерле юл булсын!

Олуг Мөхәммәд. Бала-чагага «гаскәрне икенче шәһәргә күчерәмез генә» диеңез.

Ханбикә. Диярмез диюен дә, ышансалар, аларның да сугыштан җаннары өшегән.

Олуг Мөхәммәд. Кичке ашны бала-чага берлә бергә ашармыз, барысы да хәзер булсыннар, киленбикәгә дә сөйлән.

вернуться

230

Алай – гаскәр.