Ханбикә. Ярый. Тәңре балам-чагамны сау кылсын!
Олуг Мөхәммәд. Тәңре илем-йортымны сау кылсын, диең, син бер өйнең генә анасы түгелсең, бөтен илнең анасысың, син – ханбикәсең!
Ханбикә. Сүзең тугры, падишаһым! Тәңре илем-йортымны, падишаһымны, якыннарымны, ил хезмәтчеләремне, гаскәрләремне, бала-чагамны сау кылсын! (Күзеннән яшьләрен сөртә.)
Мәхмүд килеп керә.
Мәхмүд. Әни, мин гаскәр башы булып урыс дошманга каршы китәм. Шул имансыз, кара йөрәк Василийдан үч алырга китәм. Шул көнне мин никадәр көттем, никадәр көттем! Әни, миңа фатихаңны бир! (Анасының кулын үбә.)
Ханбикә. Мин сине илне саклар өчен дип үстердем. Илең-йортың, падишаһлыгың сәламәт-тынычлыгы өчен кулыңнан ни килсә, шуны кызганма! Урыс дошманнарны җиңеп, илне коткарып, батыр булып илгә кайт, угылым! (Мәхмүдне үбә, күзеннән яшьләре ага.)
Углан (керә). Хан хәзрәтләре, Әбүлмөхсин дәрвиш сезне күрергә рөхсәт эсти!
Хан. Керсен.
Углан чыга. Ханбикә йөзен яулык берлә сөртә. Әбүлмөхсин кереп сәлам бирә.
Олуг Мөхәммәд. Рәхим ит, сәед! Саулык-сәламәтлекме?
Әбүлмөхсин. Җан тәндә, хан хәзрәтләре, күңелем генә тыныч түгел.
Олуг Мөхәммәд. Ни булды? Берәр уңайсызлык чыктымы? Әллә бер яңлышлык эшләделәрме?
Әбүлмөхсин. Юк, хан хәзрәтләре, үзем генә яңлышлык эшләдем. Сезнең мәрхәмәтеңездән файдаланып, вакытында үземне гаскәрлеккә яздыра алмадым.
Олуг Мөхәммәд. Син гаскәрлек берлә ни эшлисең?
Әбүлмөхсин. Ил дошманы, дин дошманы берлә сугышыр идем.
Олуг Мөхәммәд. Ил дошманы, дин дошманы берлә гаскәр генә сугышмый, син сүзең берлә, вәгазең берлә, үзеңнең тугры тормышыңда халыкка үрнәк булуың берлә һәр көн, һәр сәгать ил дошманы, дин дошманы берлә сугыш алып барасың. Гаскәр дошманның тәнен генә үтерә, син аның җанын үтерәсең, бер дошманның гына түгел, мең дошманның юлына киртә саласың! Моннан да зур сугыш булырмы?
Әбүлмөхсин. Сез бу сүзләреңез берлә, хан хәзрәтләре, минем кебек кечкенә, Алланың бер гөнаһлы бәндәсен урынсыз йирдә зур итәсез. Мин сездән орышка каршы шул сугышка мине дә җибәрүеңезне үтенәм!
Олуг Мөхәммәд. Андый зур сугыш юк, сәед! Урыслар чуваш илен баскын иткәннәр дә, шуларны куарга гына бераз гаскәр җибәрәмез.
Әбүлмөхсин. Мине дә шул гаскәрләр эченә алыңыз!
Олуг Мөхәммәд. Синең сугыш сафың монда, ил эчендә. Чуваш илендә урманлык, сазлыкта синең ни эшең бар? Аннан ни эстисең?
Әбүлмөхсин. Минме? Мин йә гази231, йә шәһид булырга телим, илем өчен, динем өчен мин дә каным, җаным берлә дин дошманына каршы сугышырга телим. Мин бит бу илнең баласы, мин дә илемә каршы бурычымны үтисем килә. Халык миңа дәрвиш дисә дә, мин үз файдамны белми торган дәрвиш түгелмен. Үлсәм шәһид була, сау калсам гази була торган изге эштән мине ник мәхрүм итәргә телисең, ил өчен канны түгеп гази булу, шәһид булу сезнең генә хакыңызмыни?
Олуг Мөхәммәд. Аңлата алмадым, сәед! Сезнең мондагы эшеңез, илгә хезмәтеңез тагы кыйммәтле димәкче булдым.
Әбүлмөхсин. Бөтен куркаклар, гаскәрлектән качар өчен, минем мондагы хезмәтем илгә тагы файдалы, диләр, мин куркак түгел, хан хәзрәтләре, рөхсәт итеңез, гаскәр берлә бергә мин дә сугышка китим!
Олуг Мөхәммәд (Мәхмүдкә). Син сәед хәзрәтләрен үзең берлә бергә ала аламсың?
Мәхмүд. Сөенә-сөенә. Ләкин сугыш арасында сәед хәзрәтләренә кирәк кадәр хөрмәт итә алмам дип кенә куркам.
Әбүлмөхсин. Мин хөрмәт эстәмим, мин башкалар кебек сугышчы гына булырга телим!
Ханбикә. Сәед хәзрәтләренә рөхсәт итеңез, аның күңеле эсти, хәтерен кырмаңыз!
Олуг Мөхәммәд. Рөхсәттә сүз юк, сугышка да бара беләсез, ләкин шундый кечкенә бер эшкә зур көчне исраф итү булмасын дип кенә куркам. Мәскәүгә таба барачак зур сугышымызда мин үзем сезне, сәед, бергә сугышка барырга чакырачак идем.
Әбүлмөхсин. Шәһид булмасам, анысына да сөенә-сөенә барачакмын, хан хәзрәтләре!
Хан (угланга). Сәедкә гаскәри киемнәр, кирәкле кораллар, иярле ат биреңез!
Углан. Әмер сезнең, хан хәзрәтләре!
Мәхмүд. Сез, сәед хәзрәтләре, иртәгә минем берлә бергә юлга чыгасыз.
Әбүлмөхсин. Фәрман сезнең, шаһзадә!
Тышта гаскәр быргысы чалына232. Әбүлмөхсин Мәхмүдкә сөальле карый.
Мәхмүд. Йөз башы алдан атларны, азыкларны хәзерләп куяр өчен юлга чыга.
Олуг Мөхәммәд. Изге юл!
Ханбикә. Изге юл! Тәңре ярдәмчемез булсын! (Күзеннән яшен сөртә.)
Әбүлмөхсин. Ак юл! Миңа да шәһидлек юлы булсын!
Быргы тавышы дәвам итә.
Пәрдә төшә.
Бишенче пәрдә
Хан сарае. 1445 елның 1 октябрь көне. Көн ачык, кояшлы һәм йылы. Сарайның тәрәзәләре ачык. Урамнан халык һәм музыка тавышы ишетелә. Халык, бертуктамаенча: «Хан хәзрәтләремез саг улсын, саг улсын233 шаһзадә, саг улсын гаскәрләремез!» Урамда гаскәри марш уйнала. Залга ханбикә – Гөлбикә, солтаннар, сарай хадимнәре234 тулалар. Һәммәсе дә тәрәзәләргә яклашалар.