Выбрать главу

Гөлбикә. Шуны әйтим дигән идем: мин шәһид гаскәрләремезнең аналарын, хатыннарын, балаларын ашка чакырам, сезгә комачаулык итмәсме?

Олуг Мөхәммәд. Эшлә, эшлә, яхшы булыр. Илнең шатлыгы да бергә булган кебек, кайгысы-хәсрәтен дә безгә бергә бүлешергә тиеш.

Гөлбикә. Без чыгыйк.

Икенче якка чыгалар. Сәхнәдә Олуг Мөхәммәд, шаһзадәләр генә кала. Өчесе бер нәрсәдер сөйлиләр, ишетелми. Ишектән мирза Гали керә.

Мирза Гали (сәлам бирә). Хан хәзрәтләре, шаһзадә хәзрәтләре, олуг бәйрәмеңез котлы булсын!

Олуг Мөхәммәд. Бу барымызның да бәйрәме, мирза Гали, Тәңре озын гомерле итсен! Вәзирләр килделәрме?

Мирза Гали. Килделәр, хан хәзрәтләре, сездән боерык көтәләр.

Олуг Мөхәммәд. Килсеннәр!

Мирза Гали чыга. Бераздан берсе аркасыннан берсе вәзирләр керәләр, алардан соң төмән башы Арслан, мең башы Елкыбай керәләр. Барысы да иелеп-иелеп сәлам бирәләр.

Боерыңыз, боерыңыз! (Үзе тәхетенә чыга, аның бер тарафына ике шаһзадә, алардан соң гаскәр башлыклары, икенче тарафына вәзирләр утыралар.) Вәзирләрем, команданнарым, бүген шул урыс эшен бетерергә кирәк дип сезне киңәшкә чакырдым. (Алтын бәккә.) Бикәч мирзадан хәбәр юкмы?

Алтын бәк. Хан хәзрәтләре, бүгенгә кадәр Бикәч мирзадан һичбер хәбәр юк. Димитрийдан да һичбер тавыш чыкмады. Муром юлына каршысына дип ат чаптырттым, һичбер хәбәр ала алмаенча кире кайттылар, Димитрий Бикәчне үтерттеме, башка төрле берәр казага очрадылармы, белә алмадык.

Олуг Мөхәммәд. Ни булса да башларына көтелмәгән бер эш чыкты.

Сәед Җәлил. Бабаларымыз: «Урыс атаң булса, билеңдә балтаң булсын!» – дигәннәр. Димитрий Бикәч мирзаны үтерткәндер, аны Сарайда вакытта олуг кенәз ясатмады дип үпкәсе дә бар иде.

Галим бәк. Ни булса да бар. Димитрийның үзеннән дә илче килеп, хан хәзрәтләренә баш иеп, олуг кенәзлек ярлыгын сорарга тиеш иде!

Тимер. Бу эштә бер аңлашылмау бар. Урыс эшен дә озын сузу тугры булмас. Мәскәүгә кемне булса да олуг кенәз итеп ярлык бирергә кирәк, хан хәзрәтләре, Василийның да, боярларның да язмышын өзәргә кирәк.

Олуг Мөхәммәд. Без Димитрийны олуг кенәз итсәк, биргән сүзен тотып, ике йорт арасында дустлык башлар дип уйлаган идек, шуңарга күрә Бикәч мирзаның теләген кабул итеп, аны Димитрийга җибәргән идек.

Алтын бәк. Хан хәзрәтләре, урыс иле эше – безнең мәмләкәтнең иң зур эше. Үзеңезгә мәгълүм: шул урыс иле эшеннән Сарайда да аңлашылмаулар чыккан, хан хәзрәтләре тәхетене ташларга кирәксенгән иде. Ул эштә дә Василий – Димитрий көндәшлеге зур урын тоткан иде, хәзер дә шундый авырлыклар чыкмасын дип саклык берлә эш кылыйк.

Галим бәк. Сарайда булган кебек йә Василий, йә Димитрий тарафын тоткан боярларымыз, Тәңрегә мең шөкер, Казанда юк, без һәммәмез илемез файдасы ягыннан гына шул эшне карыймыз.

Тимер. Бу сүзләр тугры, ләкин урыс халкы үзе бик хәйләле халык, безнең кебек беркатлы түгел, поплары шайтаннан сабак алалар, шундый эштә акча түгүне дә бернигә саймыйлар235. Казанда да акчага, мәртәбәгә алданучы булмас дип әйтә алмыйм.

Галим бәк. Ашлык кибәксез булмый, әлбәттә, Казанда да төрле халык булыныр, ләкин хәзергә, Тәңрегә шөкер, андый эшкә батырчылык кылырлык беркем дә күренми. Тагы урыс бәласе безнең үзәгемезгә үткән.

Мәхмүд. Бу урыс эше – безнең бөтен дәүләт эшләремезне чуалтып килә торган бәлале эш. Василий үзе дә һичбер биргән сүзен тотмый торган хәйләле бер елан. Хәзер Василий зур боярлары берлә кулымызга төшкән икән, шуларны юк итәргә кирәк тә, Мәскәүгә үземездән берсен ясакчы җибәреп кенә тотарга кирәк. Ярты-йорты эшләр берлә генә урыс йортын тынычландырып булмый.

Сәед Җәлил. Мин дә шаһзадәнең уендамын. Илемезгә, башымызга бу кадәр бәлаләр тудырган шул Василийны исән калдыру урыс илендә безнең көчсезлегемездән эшләнгән эш дигән уйны тудырачак. Шул кяферләрнең башын кисәргә кирәк. Мәскәү иленә гаскәр күндереп, ясакчымыз ашасыннан аның эшләрен алып барырга кирәк.

Тимер. Урыс иле хәзер безнең бабайлар Идел буена аяк баскан чактагы кебек ата угылын, ана кызын белми торган, арпа камыры кебек оешуны белми торган хайван көтүсе236 түгел, аларны берләштергән хәзер дин башлыклары бар. Болар бөтен көчләре берлә урыс халкын бергә оештырырга тырыша. Шул уйны алга сөргән боярлары да юк түгел. Ул чактагы кебек һәрбер шәһәрләрендә үз башына гына эш күрә торган кенәзләре юк хәзер аларның. Вә олуг кенәзлеге янында бары да берләшкән. Тагын бу кадәр күп шәһәрләре, авыллары бар. Урыс илен хәзер без ясакчы берлә генә башкарырлык түгелмез, безнең моңарга көчемез җитми.

Мәхмүд. Безнең бабайлар Мәскәүдә бер олуг кенәзлек ясап, урысларны берләштереп яңлышлык иткәннәр, безнең башымызга бәла тудырганнар. Бабаларымызның шул хатасын төзәтмәсәк, киләчәк буынымызга, илемезгә зур бер бәла мирас калдырачакмыз.

вернуться

235

Саймыйлар – санамыйлар.

вернуться

236

Көтүсе – көтүе.