Сәед Җәлил. Шулай, шулай! Ул вакытлар урысларның нә диннәре бар иде, нә попларының рәте-чираты бар иде, нә аларның дин башлары – патриархлары бар иде. Һәр шәһәр үзенә бертөсле гыйбадәт итә иде. Алар ул вакытта рәтләп христиан да түгел – мәҗүси иделәр, шуларны мөселман итү берни түгел иде. Ул вакытның дин әһелемез бу хәлне күрә алмаган да инде – без бәласен чигәмез. Хәзер дә урыс илен хак дингә күчерергә кич түгел237, урыс эшен тирәннән бетерсәк, бөтен халкымыз бер Тәңрегә, бер пәйгамбәргә, бер ханга баш иячәк, илдә-көндә тынычлык булачак.
Галим бәк. Хан хәзрәтләре! Шаһзадәнең сөйләгән сүзләре, сәед Җәлил хәзрәтләренең уйлары барысы да бик дөрес, әгәр аларның уйларын барлыкка чыгара алсак, нинди зур уңышлы эш булыр иде, нинди бәхетле ил булыр идек. Без хәзер бу эшләрне барлыкка чыгарырлык хәлдә түгелмез. Дөрес, гаскәрләремез батырлык күрсәтте, Василийны тоткын итте. Шуны белергә кирәк ки, сугыш эше – бәхет эше, бәхет кошы һаман бер илнең башында очмый. Икенче сугышта җиңмәсәк, хәлемез ни булыр, урыслар безне көчләп чукындырырга тотынмаслармы? Без әле җиде-сигез еллык бер дәүләт. Хан хәзрәтләренең тугры башкарлыгы аркасында илемез көч алды, баеды, халкымыз күбәйде. Шул юлдан барсак, егерме-утыз ел тынычлык эчендә илемезне бер юлдан, халкымызны бүлми, аермый бер эздән алып бара алсак, шаһзадә хәзрәтләренең дә теләкләрен дөньяга китерә алырмыз. Хәзерге көндә без урыс илен басып тотарлык көчтә түгелмез.
Алтын бәк. Мин чит илләр берлә эш күрәм. Күрше илләремездә мөселманнар булган кебек, христианнар да бар. Элеккеге Болгар базарын хәзер Казанга күчердек, безгә алучы-сатучы булып ләһе, нимече, маҗары238, латины киләдер-китәдер, безгә мал, дәүләт калдырадыр. Без йортымызны мөселман илләре берлә христиан илләре арасында мал алыштыру йире ясарга тырышамыз. Зур су юлларымыз, халкымызның сату-алу эшен аңлавы моңарга зур уңайлык ясыйдыр. Минем уемча, чит илләр берлә сату-алуның киңәюе, зураюы хәзинәмезгә зур файдалар китергәне кебек, киләчәктә тагы зур дәүләтләр агызачактыр, дәүләт ягыннан да безнең урынымызны олуглатачак, күршеләр арасында сыемызны арттырачактыр. Христиан халыклары безнең сату-алуда тугрылыгымызны гына түгел, бөтен диннәргә хөрмәт итүемезгә дә бик зур бәһа бирәләр. Шуңарга күрә мин урыс илен дә үз халкының кулында, үз динендә калдыру яхшы булыр дигән уйдамын.
Олуг Мөхәммәд. Бүгенге сөйләшүләрне мин зур сөенеч берлә тыңладым. Уйларда аерма бар кебек күренсә дә, илемез, дәүләтемезне көчле итүдә барымыз да берләшәмез, аерма моның юлларында гынадыр. Сәед хәзрәтләренең, Мәхмүднең теләкләре моннан йөз ел элек башкарылган булса иде, безнең, бәлки, баш каламыз Казан булмаенча, Мәскәү булган булыр иде. Ләкин бүген Мәскәү үзенә бер тормыш берлә, Казан үзенә аеры бер тормыш берлә яши. Бабаларымызның Мәскәү олуг кенәзлеге ясауларының да бер сәбәбе булгандыр, таркау булса да бу кадәр киң йирләргә утырган күп урыс халкын бер үзәктән (мәркәздән) башкара алуларына ышанмаганнар булырга кирәк. Беләсез, Идел буена без егерме төмән берлә генә килдек. Бүген без бергә утыра торган болгар халкы берлә без – килгәннәр арасында ул вакытлар аңлашылмаслык239 бар иде. Чыңгыз бабамызның һәр йирдә, һәрбер төрле динне хөрмәт итүе, дин әһелен түләүдән азат итүе урыс динен дә хөрмәтле итүгә сәбәп булгандыр. Болар үткән эшләр. Хәзер, Тәңрегә мең шөкер, без килгәннәр берлә, Болгар илендә меңнәрчә ел утырган халык берлә бер бөтеннән чыкканымызны аңлап, берлек нигезендә яңы бер дәүләт кордык, аны Алтын Урданың варисы дәрәҗәсенә җиткерергә зур адымнар аттык. Ләкин әле үземез теләгән кадәр куәтләнеп җиткәнемез юк, шуның өчен урыс илен үз башына калдырып, безнең сүземезне тотардай бер олуг кенәзне Мәскәү тәхетенә утыртырга тиешмез. Урыс иленең эченә кадәр үземезнең ясамызны240 кертеп, мирзаларымызны, түрәләремезне урыс иленең зур шәһәрләренә йирләштереп, Казан дәүләтенең күз-колагы ясарга, шул эшне урыс олуг кенәзенең үз кулы берлә эшләтергә, акрын-акрын урыс илен сәед хәзрәтләре, Мәхмүд теләгән хәлгә китерергә тиешмез. Бу эшләр бер адымда була торган эш түгел, бу – зур эш, озын еллар тели торган эш. Алдымызда кемне Мәскәү олуг кенәзе ясау каладыр. Димитрийны олуг кенәз ясаса идек, Василийны бу кадәр хыянәтләре өчен җәзасын чиктергән булыр идек, урыс илендә дә икелек яратып, аны эченнән зәгыйфьләндергән булыр идек. Ләкин Димитрийдан нә илче бар, нә хәбәр, шуңарга күрә Василийның аягымызга егылып ялваруын тыңла[рга], үз теләкләремезне аның ашасыннан эшләтергә тырышырга тиешмез. Мирза Гали, Василийның ялварышын укысаң?!