Выбрать главу

Тынлык. Мирза Гали букчасыннан бер кәгазь чыгара.

Укы!

Мирза Гали (укый). «Олуг хан хәзрәтләре, шаһзадәләр, вәзирләр, сәедләр, бәкләр, мирзалар, гаскәр башлыклары, бөтен Казан олуглары! Мин ки, элекке Мәскәү олуг кенәзе Василийның вә аның боярларының ялварышы шулдыр: Тәңрене танык куеп, сез хан хәзрәтләренә биргән сүземне шайтан коткысы берлә тотмавымның җәзасын бүген күреп ятам. Минем сезгә каршы кылган начарлыкларым минем башымны кисәргә, тәнемне этләргә ашатырга сезгә хак бирсә дә, сез, хан хәзрәтләре, колыңыз миңа вә минем боярларыма каршы шәфкать, мәрхәмәтеңезне кызганмадыңыз. Мине исән калдырдыңыз, моның берлә миңа үземнең яңлыш эшләремне уйларга вакыт бирдеңез. Мин үз гөнаһларымның ачысын чигеп, газап эчендәмен. Озын көннәр, уйкусыз төннәрдә уйлый-уйлый, бу кара бәхетемнең сәбәбен үземнең Тәңрене танык куеп биргән сүземне тотмау, сезгә каршы хаксызлык итүем икәнлеген аңладым. Моннан соң үлгәнчегә кадәр биргән сүземнән чыкмаска үземә үзем ант иттем, бу антымны үлгәнче тотачакмын.

Хан хәзрәтләре! Сез берничә мәртәбә урыс иле берлә Болгар иле арасында күршелек нигезендә дустлашуны вә бер-беремезнең йортына-суына баскын итүне бетерү кирәклегене белдердеңез. Сезнең бу тугры уйларыңызны мин, наданлык берлә, янымдагы боярлар, попларның коткысы берлә, кабул итмәдем, илеңезгә вә Сезгә каршы дошманлык өстенә дошманлык эшләдем. Хәзер күрәм ки, Болгар иленең дә, урыс иленең дә йире-суы үз-үзенә җитәрлек вә ике күрше дәүләт дустлык берлә сату-алу ясап яшәсә, икесе өчен дә тынычлык вә рәхәтлек туачак вә шул юлда сезнең фәрманыңызны булдырырга, эшкә ашырырга миңа куәт бирсәңез, бөтен гөнаһларымны оныттырырлык хезмәтеңезгә хәзермен.

Хан хәзрәтләре! Урыс иле өч айдан бирле башсыз хәлдә. Моннан башбаштаклык туды, юлбасарлар күбәйде, болар бүген булмаса, иртәгә сезнең илеңезнең дә рәхәтен качырырлар, баскынлыклар ясарлар вә сезгә зур мәшәкатьләр тудырырлар. Беләсез, хан хәзрәтләре, безнең урыс халкы камчы астында яшәргә өйрәнгән. Камчы тоткан кул киселдеме, урыс илен башбаштаклык каплый. Бу борынгы чакта да шулай булган, хәзер дә шулай, киләчәктә дә шулай булачак. Шуның өчен урыс иленә бер олуг кенәз билгеләп, уң кулына камчы бирү – хан хәзрәтләре, сезнең бурычыңыздыр. Бу урынга теләсәңез Димитрийны, теләсәңез урыс кенәзләреннән башка берсен билгеләүдә сез тулы ихтыярлысыңыз. Әгәр минем күктәге йолдызлар, диңгездәге балыклардан күп гөнаһларымны кичереп, мине гафу итеп, Мәскәү олуг кенәзе ясасаңыз – Тәңрене танык куеп, муенымдагы крестны үбеп, үлгәнче үзгәрми торган сүземне бирәм. Бабаларымыз сезнең бабаларыңызны ничек үзләренең баш ханы, падишаһсы дип баш игән булсалар, мин дә хан хәзрәтләрен үземнең башым, падишаһым дип таныячакмын вә хан хәзрәтләренең бөтен фәрманнарын, боерыкларын тутырачакмын, бабаларымыз сезнең бабаларыңызга ясак түләгән кебек, мин дә хан хәзрәтләренә вә аның бабаларына ясак түләячәкмен. Үзем Мәскәү олуг кенәзлегендә булган чакта илеңезгә баскын итүдән урыс халкын тыячакмын, үзем үлгәндә балаларыма да шул юлда йөрүне васыять итеп үләчәкмен. Дустыңыз берлә дуст, дошманыңыз берлә дошман булачагыма бу сүзләремне Тәңренең исеме берлә ант итеп ныгытачак вә янымда боярлар үзләренең кулларын куячактыр. Тәңредән сезгә вә нәселеңезгә озын еллар гомер берлә саулык-сәламәтлектә дәүләт башында булуыңызны сорап, шәфкать, мәрхәмәтеңезгә сыгынган әсиреңез – Мәскәү олуг кенәзе Василий».

Олуг Мөхәммәд. Василийның ялварышын тыңладыңыз. Уйларыңызны сөйләңез!

Тимер. Василий гакылга килгән.

Мәхмүд. Ул мондый сүзләрне беренче мәртәбә сөйләми. Сарайда шул ук сүзләрне сөйләмәгән идеме? Аның сүзләре моннан киткәнче – Мәскәүгә җиткәнче.

Тимер. Була бирсен, бу юлы без дә аны йөгәнсез ат кебек башын буш җибәрмәмез, тышаулармыз.

Галим бәк. Василий урыс илендә башбаштаклык дигәне тугры, чуваш иленә дә кечкенә булса да баскыннар булган, бу эшләрнең алдын алыр өчен тизрәк Мәскәүгә олуг кенәз билгеләргә кирәк, башкасы булмагач, үз кулымыздагы, үземезнең шартларымызны кабул итәргә хәзер Василийны шул урынга куярга кирәк. Ләкин, Тимер командан әйткәнчә, Мәскәүгә аны тышаулап, өстеннән карап торырга гаскәр берлә берәр шаһзадәне күндерергә кирәк.

Олуг Мөхәммәд. Тагы нинди шартлар куйыйк?

Алтын бәк. Урыс илендә безнең сәүдәгәрләремезнең тамгасыз241 сату-алу хакларын танысын вә Мәскәүнең хәзинәсеннән безгә алтын-көмеш берлә үзенең боярларының баш бәһасен түләсен.

Тимер. Мәскәү олуг кенәзе янына илче-киңәшче итеп антлашуны тутыруны карар өчен җибәрелгән шаһзадәмезгә хан кебек хөрмәт ителеп, аның янындагы гаскәре үз илендә кебек яшәсен, урыс түрәләре аларга катыша алмасын.

вернуться

241

Тамга – бу урында: таможня.