Мәхмүд. Миңа бүләк иткән шул кылычыңызны дошманның дошманлыгын кисәргә, изәргә кулланачакмын, авыр сугыш көннәренең авыр чакларында бу кылыч халкымның минем берлә бергә булуына танык булып, миңа көч, куәт бирәчәктер. Рәхмәтләр, һәммәңезгә рәхмәтләр!
Ягъкуб. Бу җиңүдә минем хезмәтем бик аз, мин атам хан хәзрәтләре кушканны тоттым, агамның бөтен боерыкларына бер углан кебек муен сындым. Бу хәнҗәрне, минем йөрегән шул юлымның тугрылыгына, халкымның да тугры күрүенә бер дәлил белеп, тугры эшләрдә генә кулланачакмын. Һәммәңезгә рәхмәтләр!
Олуг Мөхәммәд. Кунакларны сыйлаңыз!
Караучылар Галим бәккә киләләр, ул бер сүз сөйли. Бераздан эчке яктан алган кечкенә-кечкенә агач кәндиләрдә һәммәсенә кымыз тараталар. Ханга, шаһзадә, вәзирләргә, аннан соң кунакларга бирәләр. Барысы да акрын гына кымызларын эчәләр.
Олуг Мөхәммәд (чуваш аксакалына). Ил-көн исәнме, тормышыңыз тынычмы?
Аксакал. Тәңрегә шөкер, хан хәзрәтләре, бу ел муллык, ил тыныч: кыз бирә, килен ала, туй итә. Халык сезгә догада, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Исән булсыннар! (Чирмеш картына.) Сездә ничек, бала-чага, мал-туар исәнме, ил-көн тынычмы?
Чирмеш карты. Барысы да исән-сау, хан хәзрәтләре, моннан атна-ун көн элек урыс явы килеп, бер авылымызның мал-туарын талап киткән иде, безнең егетләр, артларыннан барып, мал-туарны кайтардылар, үзләрен урыс иленә эченә кадәр кудылар. Урыс илендә башбаштаклык бар, дип хәбәр китерделәр.
Олуг Мөхәммәд. Без дә хәбәр алдык.
Шул арада урам ягы ишек төбендә аяк тавышлары ишетелә. Нәүбәтче углан, әмер көтеп, Олуг Мөхәммәдкә карый.
Урыслармы? Керсеннәр!
Тынлык. Барысы да ишеккә карыйлар. Ишек ачыла, аннан алда Мәскәү кенәзе Василий, аның артыннан җиде-сигез урыс бояры коралсыз гаскәр киемнәрендә керәләр. Урыслар сакаллы, өс-баш керле, аркаларыннан сакчы угланнар керә. Василий бераз алда, аның артыннан саф берлә боярлар. Василий, ханга карап, йиргә ятып, сәҗдәгә китә, аның артыннан боярлар сәҗдәгә китәләр.
Василий. Олуг ханым, минем гөнаһымны кичер!
Боярлар. Хан хәзрәтләре, гөнаһларымызны багышла!
Олуг Мөхәммәд. Олуг Тәңре гөнаһларыңызны кичерсен! Без мөселманнарда, Василий, Тәңредән башкага сәҗдә итү юк. Калык!
Василий акрын гына башын калкыта, боярлар да шулай итәләр.
Василий (тагы бер сәҗдәгә китеп). Безнең кимчелекләремезне кичер, хан хәзрәтләре!
Боярлар. Безне кичер, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Калкыңыз!
Акрын гына калкалар, түбәндә тез чүгеп утыралар.
Олуг Мөхәммәд. Василий, мин сине башка урыс кенәзләреннән зур итеп, сиңа дошман бөтен урыс кенәзләрен сиңа буен идереп, сиңа урыс иленең олуг кенәзлеге ярлыгын биргән идем вә сине Мәскәү тәхетенә чыгарган идем. Минем бу сыема каршы син миңа – синең ханыңа вә минем балаларыма, бәкләремә, халкыма нинди каршылык күрсәттең?!
Василий (сәҗдәгә китеп). Олуг хан хәзрәтләре, минем гөнаһларымның исәбе-хисабы юк, синең мәрхәмәтең минем гөнаһларымнан мул дип сиңа сыгынам. Мине кичер!
Боярлар да (сәҗдәгә китеп). Безне кичер, хан хәзрәтләре!
Олуг Мөхәммәд. Тәңре кичерсен! Сиңа төрле чакта бөтиләр язып, биргән сүзеңне тотарга чакырдым. Дошманнарымнан качып, синең илеңә сыгынган чагымда миңа, балаларыма, бәкләремә, гаскәрләремә каршы нинди сый, нинди хөрмәт күрсәттең? Безне ук берлә, кылыч берлә каршыламадыңмы? Минем гөнаһсыз юлдашларымны, якыннарымны, бәкләремне, гаскәрләремне үтертмәдеңме? Безнең ул чактагы авыр хәлемездә, безнең зәгыйфьлегемезне күреп, безне бетерергә, безнең байрагымызны индерергә касд итмәдеңме?242 Син Тәңренең көчле ягында түгел, халкы ягында икәнен оныттың. Тәңрене танык итеп үз ихтыярың берлә биргән антыңны боздың. Инде Тәңренең хөкеме сине вә боярларыңны бу хәлдә безгә тапшырды. Сине үтерү, боярларыңны юк итү безгә чебен үтерүдән җиңел! Син – безнең йиремездә, без дә синең йиреңдә булса идек, без ни эшләр идек?
Василий. Хан хәзрәтләре! Шаһзадәләр мине әсир иткән көндә дә, бүген дә мине үтерергә тулы хаклы идеңез, миңа мәрхәмәт иттеңез, минем җанымны сакладыңыз. Шул озын көннәр, уйкусыз төннәрдә мин сезгә каршы, Тәңрегә каршы кылган гөнаһларымны күз яшьләре берлә уйлый-уйлый үзем үлдем. Бүген сезнең алдыңызда сезгә каршы килгән вә падишаһлык сүзен тотмаган Василий түгел, ул үзенең гөнаһларының авырлыгы астында буылып үлде, ул юк. Мәрхәмәтеңез булса, сез икенче Василийны яңадан тудырачаксыңыз, аның керле җаны йиренә пакь җан бирәчәксеңез, аңа яңы боерыкларыңызны боерачаксыңыз вә күрәчәксеңез ки, хан хәзрәтләре, бу яңы туган Василий – иске Василийның гөнаһларын юарга бөтен гомерен сарыф итәчәктер!