Василий килеп ханның кулын үбә, урыс боярлары ханның итәген үбәләр.
Мәскәү олуг кенәзе вә аның боярлары бүгеннән безнең кунагымыздыр. Аларга йир биреңез!
Мирза Гали аларга йир күрсәтә, урыслар җирләренә утыралар вә чукыналар.
Олуг Мөхәммәд (караучыларга). Кунакларга сый китереңез! (Вәзирләргә.) Дәллял243 чыгарыңыз – халыкка белдереңез, сугыш бетүен белдереңез, халык өч көн, өч кич бәйрәм итсен!
Караучылар һәркемгә кымыз тараталар.
Тимер (аякка калкып). Хан хәзрәтләре, рөхсәт биреңез, мин халыкка аңлатыйм!
Хан. Аңлат!
Тимер балконга чыга. Бу арада караучылар һәркемгә кымыз тараталар.
Тимер (зур тавыш берлә). Җәмәгать, җәмәгать! Мәскәү Казанга вә хан хәзрәтләренә муен сынды. Василий Казан ханлыгына ясак түләргә вә хан хәзрәтләрен үзенең башы итеп танырга ант итте вә яңадан Мәскәү олуг кенәзе ясалды. Хан хәзрәтенең фәрманы – бөтен ил өч көн, өч кич бәйрәм итсен!
Халык (кычкыра). Саг улыңыз, яшәңез, яшәңез! Җиңдек, урысны җиңдек!
Урамда гаскәри музыка уйнарга тотына.
Василий (кымызлы кәндине күтәреп). Хан хәзрәтләре, Сезнең саулыгыңызга!
Олуг Мөхәммәд. Ил-көннең саулыгына. (Кымыз эчә.)
Агач аяклы дәрвиш (керә, калтыранган тавыш берлә). Сугыш бетте, мин тагы шәһидлектән мәхрүм булдым. Инде нишлим?
Олуг Мөхәммәд. Сине игълане хикмәтулла244 өчен чуваш-чирмеш илләренә дин башы иттек. Син үлмәячәксең, үлтермәячәксең, яңыдан-яңы мөселманнар тудырачаксың!
Ягъкуб. Син олуг кенәзне Мәскәүгә алып барып тәхеткә чыгарачаксың! Хәзер килешү котлы булсын!
Урамда музыка дәвам итә.
Пәрдә төшә.
Искәрмәләр һәм аңлатмалар
48 бит.
Ике йөз елдан соң инкыйраз. – Повестьны басарга рөхсәт С.-Петербургта 1903 елның 25 июнендә бирелә. Әсәр авторның укучыга мөрәҗәгать итеп язылган кереше һәм йомгаклау сүзе – хатимәсе белән Казанда И. Н. Харитонов типографиясендә,1904 елда басылып чыга. 96 бит. Имза: Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый. Төп тексттан соң «27 нче ноябрь, 1902 сәнә, Оренбург, Ильин фатиры» дип, «Хатимә»дән соң «1903 сәнә» дип куелган.
Повесть галим Рәшит Кадыйров тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп китап булып басылып чыкты (Вырождение двести лет спустя. – Москва, 2004).
Повестьның язылу, басылу тарихы бик гыйбрәтле. Төрек телендә язылган «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында Г. Исхакый түбәндәгеләрне яза: «Бу дәвердә Кырымда чыккан атналык «Тәрҗеман» гәзитәсеннән башка гәзитә, мәҗмугамыз булмаганга, без яшерен гәзитәләр нәшер итә башладык һәм мәкаләләребезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Болар арасында һәммәбезне борчыган мәктәп, мәдрәсәләребезне җәдидчә фәннәр укылачак бер хәлгә китерү һ. б. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемендә әсәремне яздым. Бу хыялый романның эченә ул вакытның дәртләрен245, аларны үзгәртү чараларын белгәнем кадәр һәммәсен керттем…» «Ул вакытта мин Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә фән мөгаллиме буларак килгән идем… Бер урыс хатыны өендә туңып яшәп, мин кыш урталарында куәтле бронхит эләктердем. Оренбург докторларының кулына төштем. Никадәр дәва алсам да, бронхитым үтмәде. Бу вакытта мин «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәремне Петербургка цензурага җибәрдем. Әмма цензураның мондый әсәрне басарга ярдәм итмәячәгенә ышандым. [Хыялымда] мәдрәсәдә каникуллар башланыр-башланмас хезмәтем өчен алган акчага Петербургка барып, цензор Смирновны үзем күреп, әсәремне басарга мөмкинлек бирүен сорарга, ул да бер кире урысчы булганга, каршы киләчәк тә, мин, куркытып, янымда китергән револьвер белән эш итәчәкмен, һәм шундый ныклык, цензорга каршы гамәли бер протест буларак, башка цензорларны куркытачак һәм рус булмаган халыкларда мөселманнарга карата бу антикультура хәрәкәтенә каршы бер гайрәт уяндырачак. Цензор үлсә дә, мине дә үлемгә хөкем итсәләр дә, шулай да милли хөкемебез таза дошманга каршы, нигездә, хаста килеш үлемгә хөкем ителгән берсен корбан итүе белән отышта калачак иде…» «Мәдрәсә каникулында мин алтынчы Шакир Рәмиевләргә кымызга һәм балаларын яз көннәрендә укытырга чакырылдым. Кымыз хасталыгымны сыпырып түкте… [Петербургка бармадым], цензор сау-сәламәт калды, һәм мин да катил булудан котылдым».
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабы басылып чыгып, кулына алгач булган халәтен, фикерләрен болай тасвирлый: «Әмма рус цензоры әсәрнең өчтән икесен кисте вә калган өлешендә дә фикерләрне [укучы аңламаслык итеп] үзгәртте, кисте. Әсәремнең цензордан бу хәлдә кайтуына шулкадәр ачуым килде, әсәремне бу хәлгә калдырган җанвар цензорны хәтта Петербургка барып үтерү фикеренә килдем һәм бу фикерне гамәлгә ашыру хәстәренә керештем. Бәрәкәт бирсен ки, мохитем моңа киртә булды. Китап шулай ярым-ямалак хәлендә басылды һәм шулай булса да гадәттән тыш игътибар казанды…» «Яртысын кызыл кара белән тәмам сызылган хәлдә дә китапның укучыга тәэсире гадәттән тыш зур булды, китап берничә айда Идел буеның бөтен шәһәрләрендә, авылларында күз яшьләре белән укылды. Рус-япон сугышында рус гаскәренең җиңелүе бөтен мәмләкәттә зур дулкынлану тудырган кебек, китап Идел-Урал өлкәсендә милли хокукларыбызның азмы-күпме танылуына өметләр уятты…» «Мин бу әсәремне тулы көенчә Аурупада йә Мисырда бастыру фикеренә килдем. Үкенечкә каршы, моңа ирешеп булмады. Рус жандармнары өемдә тентү ясаганда бу әсәремнең бозылмаган нөсхәсен алып киттеләр, һәм шунда әсәр югалды да калды»…