Выбрать главу

«Инкыйраз»ның шул тунап, өзеп алынган кисәкләренең кайберләрен Петербургтагы элекке Вакытлы матбугатның Үзәк Комитеты, ягъни цензура архивыннан (50 ф. – 1 тасв. – 150 эш.) академик Миркасыйм Госманов табып алып кайтты. Ул үзе тапкан материалларны һәм алар хакында тәфсилле аңлатмаларны бастырып чыгарды (Исхакый Г.: «Ике йөз елдан соң инкыйраз» һәм патша цензурасы // Казан утлары. – 1996. – № 10). «Иңен 22, буен 35,5 см тәшкил иткән зур форматлы җиде кәгазьнең ике ягын да вак-вак хәрефләр белән «шыплап тутырган» текст». Шул кәгазьләрдән галим басылып чыккан повестьта 27 урында күпнокталар белән тәгаенләнгән өзекләрнең 11 ен ачыклый алган.

Повестьның басылып чыгуы турында беренче булып «Тәрҗеман» гәзитәсе «бик гүзәл бер китап» дип хәбәр итә (1904. – 14 сентябрь). Н. И. Ашмарин үзенең «Несколько слов о современной литературе» исемле мәкаләсендә «Инкыйраз»га зур урын бирсә дә, «соңгы вакытта басылган әсәрләрдән Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле китабы игътибарга лаек» дип әйтүдән узмый, мәкаләдә һичнинди тәнкыйть юк. Аның каравы мәкалә авторы бик җентекләп повестьның эчтәлеген сөйли. Димәк, әсәр чыккач ук, аның эчтәлеге белән рус укучысы да таныша алган (Журнал министерства народного образования. – 1905. – № 9).

«Әлгасрелҗәдид» журналында Насретдин Хуҗашиның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре хакында» дигән мәкаләсендә, нигездә, эчтәлек сөйләнә. Автор мәкаләне «лисаны246 пәк ачыдыр, ләкин пәк тәэсирледер… димагтан247 башлап та248 җөмлә әгъзаларә249 хәтле кальбнең иң нечкә йирләренә кадәр тәэсир итәр» дип тәмамлый.

«Инкыйраз» турында беренче зур тикшеренү 1911 елда басылып чыга (Газизов Г. «Ике йөз елдан соң инкыйраз», Гаяз Исхаков әсәре // Олуг кешеләр һәм аларның әсәрләре, Казан). Г. Гобәйдуллин бу әсәрне «иҗтимагый-хыялый роман» дип атый. Ул повестьта әхлакка зур урын бирелүенә игътибар итеп: «…әхлакка зур әһәмият бирүе – бу әсәргә Толстойның тәэсире булуы тугрысында бераз уйга сала», – ди. Әсәрнең авторы турында: «Төптән тормышны кузгатачак реформалар тарафдары, хак мөхәррир булачагы күренә, – дип белдерә. – Аның һичбер әйткән нәрсәсе юк ки, хисемезгә сукмасын… Аның тасвирлары безне шаккатырып калдыралар. Ни әйтергә дә белдермиләр. Әле үткәнемезне сүктерәләр, әле бөтенләй өметемезне өздерәләр дә бер хиссез калдыралар; йә киләчәккә өметне уяндыралар да көрәшкә өндиләр. Тормышымызны язуда ул һичнәрсәдән курыкмый, сүзне дә ул үлчәп тормый, укучыларны уятырга тырыша… Ул каты җөмләләрдән курыкмый, чөнки аның җиңел каны безне бишеккә салып тирбәтәсе, йоклатасы килми, әмма йоклаганда кабыргамызга төртәсе килә».

Шулай да Г. Гобәйдуллин «Инкыйраз»ның кыйммәтен «чын әдәби» җәһәтендә күрә: «Аның шигыре вәзенле булмаса да, эчтәге «вәзене» бик матурдыр… Шулай итеп, «Инкыйраз» фикер җәһәтеннән бераз искергән булса да, тасвир, чын әдәби җәһәтеннән мәңгелек бер әсәрдер», – ди.

Җамал Вәлиди исә, киресенчә, «Инкыйраз» турында: «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – җитди бер әсәр. Ләкин Гаяз әфәнде монда да шагыйрь. Дөрес, монда сурәткә караганда фикер галиб»250, – дип белдерә; «…дәрт һәм һәяҗан251 белән язылганлыктан, аның һәр сәтырында252 диярлек кальбне тетрәтә торган бер ялкынлы куәт сизелә», – ди. Автор мәкаләсен түбәндәгечә тәмамлый: «Инкыйраз» миңа гаять мөәссир253 бер фаҗига тәэсирен бирә. Мин һичбер драма укып яки тамаша итеп, «Инкыйраз»дан алган тәэсирне ала алмыйм. Шулай булмаска мөмкин дә түгел шул, монда бит коры бер Җәгъфәр агайны коры бер таш басып үтерми, бәлки милләтне бөтен шан вә гыйззәте илә үзенең иске манарасы басып үтерә» (Гаяз әфәнде // Вакыт. – 1913. – 5 март).

вернуться

246

Лисан – тел.

вернуться

248

Та – кадәр.

вернуться

249

Җөмлә әгъзаларә – барлык әгъзаларга.

вернуться

250

Галиб – өстенлек итү.

вернуться

252

Сәтыр – юл (язу юлы).