Чит илләрдә Г. Исхакый белән аралашып яшәгән профессор Рәшит Арат (Рәхмәтуллин Габдерәшит Гыйсмәтулла улы, тюрколог, 1900 –1964) бер кулъязмасында254 болай ди: «Кап-караңгы бер төн уртасында яки караңгы урман эчендә барганда кинәт кенә бер яшен җебе ялтырап китсә, шунда торучы нинди тәэсир астында калган булыр иде! Дөньядан кайгысыз, һәр җире җитешкән бер кеше эштән соң ял итәргә ятып, йоклар-йокламас торган вакытында, берәү кереп, «Пожар!» – дип кычкырса, нинди халәттә калыр иде? Бик күп сөйләнгән сүзләр һәм күп кенә язылган фикерләрдән аңлашылдыгына күрә, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» да татар тормышында шундый бер эз калдырды».
Алда әйтеп үткәнебезчә, соңгы вакытта Г. Исхакыйның бу повестена әтрафлы рецензия академик Миркасыйм Госманов тарафыннан язылды. Галим цензура архивында табылган материалларны файдаланып һәм китапны нечкәләп өйрәнеп, моңа кадәр язылып килгән кайбер фаразларны кире кага һәм Г. Исхакый бу повестенда, шул исәптән әлегә табылмаган кисәкләрендә дә, татарның инкыйразы, юкка чыгу сәбәпләре арасында милли-колониаль изү, көчләп чукындыру кебек проблемаларны күрсәтмәгән дигән нәтиҗә чыгара: «Җыеп әйткәндә, басылган «Инкыйраз»да колониализмга, рус хакимиятенә турыдан-туры каршы мотивларның булмавы цензор ихтыярына гына бәйле түгел икән. Минемчә, мондый күренешнең сәбәбен, дөресрәге, сәбәпләрен, Г. Исхакыйның гомум иҗатыннан, бигрәк тә соңгы чор иҗтимагый-сәяси эшчәнлегеннән эзләргә ярамый. Бәлки, аларны әле формалашып бетмәгән яшь әдипнең дөньяга карашыннан табарга кирәк».
Бу китапта укучыларга тәкъдим ителгән текстта цензура архивыннан кайткан өзекләр М. Госманов күрсәткән урыннарда үзгә (курсив) хәрефләр белән бирелә. Төрле битләрдә очрый торган квадрат җәя эченә алынган күпнокталар текстның цензор тарафыннан кыскартылган (әмма әлегә табылмаган) булуын аңлаталар.
Искәрмәләрне язганда цензурадан кайткан өзекләрдә М. Госманов тәкъдим иткән аңлатмалар да файдаланылды.
54 бит.
«Вә ин хифтем илля тәгъдилу», «Мосәннә вә сөлесан вә робгы» – Коръәннең 4 нче – «Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 3 нче аятенең бер өлеше. Аятьнең мәгънәсе: «Сез үзегезгә ошаган хатыннарга ике, өч, дүрт никях кылыгыз. Әгәр аларга тигез карый алмам дип курыксагыз – бергә генә».
56 бит.
Курчак туе – ХIХ гасыр башларында кайбер татар байлары курчакны курчакка өйләндереп күңел ачу мәҗлесләре оештырганнар.
«Инкыйраз»ның шушы курчак туе хакындагы өлешен әдәбият кичәләрендә сәхнәдән дә укыганнар.
Матбугатта Казандагы бер әдәбият кичәсе турындагы мәкаләдә: «Сәгыйть әфәнде «Курчак туе»ны укымыш… «Корбан бәйрәме»н («Корбан гаете»н. – Л. Г.) Гаяз укымыш… «Курчак туе»… бик гүзәл чыкмыштыр», – диелә (Әдәбият кичәсе // Вакыт. – 1907. – 1 апрель).
58 бит.
Вак салу – вак тәмәкене тел астына салу (татар муллаларына Бохарадан кергән гадәт).
61 бит.
Сенат – элекке Россиядә югары хөкем-суд инстанциясе сыйфатында шикаятьләрне карый торган һәм дәүләт аппаратына күзәтчелек итә торган хөкүмәт органы.
63 бит.
Анатули – Төркиянең Азия өлеше.
64 бит.
«Сәйфелмөлек» – мәхәббәт дастаны. Татарларда телдә, кулъязмада һәм китап булып таралган. 1807 елдан башлап Казанда күп тапкырлар басылган.
«Йосыф китабы» – мәшһүр болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре (XIII йөз).
«Тый-сөн-тә, тый-сөн-тә» дип сайрап торучы балалар… – шәкертләрнең дәрестә гарәп әлифбасындагы «каты» т, «йомшак» с һәм «йомшак» т авазларын кабатлау-ятлауларына ишарә.
66 бит.
Нух заманыннан калган… – дини риваять буенча, дөньяны су басканда Нух пәйгамбәр Алла ярдәмендә гаиләсе белән көймәдә исән кала, кешеләрнең туфаннан соңгы яңа буыны аңардан башланган. «Нух заманыннан калган» дигән гыйбарә халыкта «бик борынгы, күптәнге, иске» дигән мәгънәдә йөри.
«Тәрҗеман» – Кырымда, Бахчасарайда Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан чыгарылган беренче төрки-татарча гәзитә. 1905 елга кадәр гомумтөрки һәм рус телләрендә, аннан соң гомумтөрки телендә чыга (апр. 1883–1918).
71 бит.
…үз милләтендин үзләре качкан «татарлар» иде. – Рус мәктәпләрендә белем алып чыккан интеллигентларның, мирзаларның милли хәрәкәттән ерак торуларын тәнкыйтьләп, рус мәктәпләрендә алган белемнәре белән үз милләтенә хезмәт итәргә чакырып, Г. Исхакый киләчәктә махсус мәкаләләр язачак (Хөррият хәрәкәтендә безнең татарлар кай якта? // Таң йолдызы. – 1906. – 26 июль; Мирзаларымыз // Ил. – 1914. – 18 июнь һ. б.). Соңрак мирзалар проблемасына яңадан әйләнеп кайтып, Г. Исхакый «Көз» повестен яза (Берлин, 1923).
254
Рәшит Аратның бу кулъязмасын безгә Әнкарада Төрек культурасын өйрәнү институтына нигез салган профессор Әхмәт Тимер биргән иде.