Күрәсең, мөһаҗирләр шул каналда татарча һәм башка төрки халыклар телендә тапшырулар алып баруны дәгъвалаган һәм уңышка ирешкән. Г. Исхакый Истанбулдан Әнкарага кызы Сәгадәткә язган хатында «татарча радионың сәгате 4,30 да башлый, 15 дәкыйка14 сөрә, аннан соң Төркестан, аннан соң азәри…» дип хәбәр итә. Кызына язган тагын бер хатында исә: «15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемнән бер сүз сөйләп күндердем», – ди, ә икенчесендә: «Без бу арада биш татар көе җырлатып, «Америка авазы»на күндердек. Шуны вөҗүдкә чыгарыр өчен, айдан артык куыштым, телефоннарын сорама да», – ди.
Г. Исхакый «салкын сугыш» чорында 1953 елның май аенда Германиянең Мюнхен шәһәренә Америка инициативасы белән оештырылган гайрерус мөһаҗирләренең конгрессына бара. Чыгышлар ясый, «Милли байрак» исемле кулъязма мәҗмугада мәкаләләре чыга. Конгресска Америкадан килгән вәкилләр белән әңгәмәләр кора. Шул конгресстан соң 1953 елның 11 декабрендә Мюнхенда СССР халыклары өчен оештырылган «Америка авазы»ның бер тармагы булган «Азатлык» радиостанциясе эшли башлый. Татарча тапшыруларны инде шул «Азатлык» радиосы яңгырата. Мондый зур эшнең оешуында Г. Исхакыйның да роле булган дия алабыз.
Шул Мюнхендагы конгресска китәр алдыннан, Г. Исхакый васыятьнамәсен яза. Бу вакытта ул каты авыру. Аны бит Мюнхеннан килеп алалар, мөһаҗирләр бөек юлбашчының конгресска килүен хәлиткеч эш дип саныйлар. Бу шулай була да. Әдип үз хәлен аңлап йә берәр җирдә үлеп калырмын дип уйлаптыр (текстта шул ихтималны әйтә дә), васыятьнамәне бик җентекләп яза. Аны тетрәнеп укыйсың. Ул Ватаннарында репрессияләнгән туганнарына да «өлеш» чыгара. Мәсәлән, Исхакый энесе булганга кулга алынып, ГУЛАГ газапларыннан котылып кайткач, 1940 елда кырык дүрт яшендә асылынып үлгән бертуган энесе Әхмәтхәсәнне берничә урында телгә ала, әйберләрен васыять итә…
Әйе, тимер коймалар бик текә булган шул… Г. Исхакый туганнары хәленнән бихәбәр булган. Чистай төрмәсендә таш идәнгә су сибеп яланаяк бастырып тотып, ундүрт ай газаплаганнан соң аяксыз калган сеңлесе Гайнелмәрзия турында да, Яуширмәдә Исхакыйларның оясын туздырып, йортларын, малларын тартып алып, туганнарын урамда калдыруларын да, сеңелләренең балаларын укырга алмауларын да, әтисе белән бертуганының улы Касыйм мулланы «Исхакыйдан нинди директивалар аласың?» дип газаплап, ахыр чиктә Һади Атласилар белән бергә атып үтерүләрен дә, 1937–1940 елларда Исхакый туганнарының репрессияләнүләре аркасында кайбер гаиләләрнең хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр булуларын да әдип үзе дә, кызы Сәгадәт тә белми яшиләр…
Гомере буе, революция озакка сузылды, әмма большевиклар барыбер юкка чыгачак, татар халкы бәйсез, хөр мәмләкәт коруга ирешәчәк, дип инанган әдип «Идел-Урал мөстәкыйль дәүләте академиясе идарәсе»нә иҗатын бастырудан, 37 дәфтәрдән торган көндәлекләрен чыгарудан килгән табышны «милли юлда әсәр биргән кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру өчен, милли премия сыйфатында бирелүен васыять итәм» дип язган. «Әгәр Ватаным руслардан азат ителсә, мәетем туган илемә, Казан шәһәренең ислам зиратында, мөмкин булса, Шиһабеддин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын» дигән… Ул ашказаны рагы авыруыннан интегә. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына Әнкарага күченә. Халкыбызның бөек улы Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә җитмеш алты яшендә Әнкарада вафат була, үзенең васыяте буенча Истанбулда «Әдернәкапы шәһидлеге» зиратында җирләнә.
Илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган, сөргеннән котылгач та, Идел-Уралында яшәүдән мәхрүм ителгән, киләчәген бәйсез дәүләт итеп күрергә теләгән Ил-йортыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган, дөньяның барлык кыйтгаларын айкап, туктап яшәп алган һәр җирдә үзенең якты эзен калдырган, матбагалар корган, гәзитә-журналлар чыгарган, чыгышлары, мәкаләләре белән татарны, аның уй-хыялларын таныткан, үзе гомере буена йортсыз-җирсез булган сәйяр язучыбыз Гаяз Исхакый кебек бик зур каршылыкларны үтеп, чиксез зур мирас калдырган тагын кем бар бездә?
1992 елда безнең тарафтан төзелгән Г. Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы проектына әдипнең кулыбыз җитәрдәй татарча һәм беркадәр төрекчә мирасы гына теркәлгән иде. Хәзерге көндә аның энтузиастлар кулы җитмәстәй, бик күп илләрдә чәчелеп калган мирасын чамалаганда, күптомлык икеләтә, ә бәлки, аннан да артыграк күләмдә, 30–35 томнар булып күзаллана. Г. Исхакыйның чит илләрдә гарәп, фарсы, алман, инглиз, француз, поляк, фин, кытай, япон һ. б. телләрдә, шулай ук эмиграциядә нәшер ителгән рус, украин, азәрбайҗан, әрмән, кырым-татар матбагаларында басылып чыккан мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?