Выбрать главу

Яңгыздан – бу сүзне «яңадан» дип тә укырга мөмкин.

Дукуталар – сүз шартлы рәвештә укыла.

«Болгар», «Сату» – хыялый гәзитә-журналлар.

97 бит.

Кырымда калынучылар да – моннан соң «аз булып» кебегрәк бер-ике сүз язылмый калганга охшый.

Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән – соңгы ике сүз шартлырак рәвештә укыла.

99 бит.

…үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, тәхрире нөфүстә 15 миллион халкы… – узган гасырда Русиядә җан исәбен алган чакта, кайбер төбәкләрдәге татарларның, моны чукындыру максаты белән башкарылган бер чара дип исәпләп, теземгә алынудан баш тартуларына («без татар түгел, без – мөселман» яисә «без – болгар» дип раслауларына) ишарә.

Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен… – моннан соң «нәрсәләр язды» дигән ике сүз артык язылган (дөресрәге – сызылмыйча калган) – җөмләнең ахырына карагыз.

100 бит.

…болгар белик (кәлим) – сөйләүче, әңгәмәдәш; ике сүздән «автор» яисә «оратор» дигән мәгънә чыгарырга теләгән төсле.

Хаслы – автографта «часлы» рәвешендә ялгыш язылган.

106 бит.

Печән базары мәсҗеде255 – сәүдәгәр Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс бине Ишбулат бине Ишморат әл-Казани (Юнысов) акчасына 1845 елда архитектор А. И. Песке тарафыннан төзелгән; «Печән базарының баш мәчете», «Юнысов мәчете» дип тә йөртелгән. Берничә тапкыр реставрацияләнгән (1849, 1900, 1930 еллар). Соңгы тапкыр 1989 елда архитектор Р. В. Билялов тарафыннан реставрацияләнә. Хәзер Нурулла мәчете дип йөртелә (хәзерге Мәскәү урамы, 74).

Апанаевлар мәдрәсәсе – шул исемдәге мәчет каршындагы мәдрәсә.

Апанаевлар мәсҗеде – «Апанаев», «Байлар» яки «Тау тишеге» мәчете дип йөртелгән; Апанаев мәчете Ибраһим Солтанаев (К. Насыйри буенча), Якуб бине Солтангали бине Надыр бине Биктә бине Бикә бине Нугайчык бине Котычык бине Турайчык (Ш. Мәрҗани буенча) акчасына 1768 елда төзелгән; 1860, 1872, 1930 елларда реконструкцияләнгән (хәзерге К. Насыйри урамы, 27).

Екатеринский – хәзерге Тукай урамының Татарстан урамыннан Пләтәнгә кадәр булган өлеше.

Борнаевлар мәсҗеде – сәүдәгәр Садыйк бине Корбангали бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Йосыф бине Исәнәй бине Исәнкүл бине Борнагали әл-Бәрәскәви (Борнаев) акчасына 1872 елда төзелә. Соңгы тапкыр Р. В. Билялов тарафыннан 1979 елда реконструкцияләнә (хәзерге Әхтәмов урамы, 7).

107 бит.

Әҗемнәр мәсҗеде – 1887 елда сәүдәгәр Азимовлар салдырган мәчет. 1980 елда Р. В. Билялов тарафыннан реконструкцияләнгән (хәзерге Фәткуллин урамы, 15).

Мещанский урам – хәзерге Нариман урамы.

Зәңгәр мәсҗед – сәүдәгәр Әхмәт бине Исхак бине Гәид әл-Казани (Ибн әз-Заман Тымытык) акчасына 1812 елда төзелә (хәзерге Сара Садыйкова (Нариман) урамы, 8/19).

Субай мәсҗеде – бу мәчет турында әлегә мәгълүматлар табылмады.

Галиев мәдрәсәсе – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе; беренче бинасы Галимҗан Барудиның (Г. Галиевнең) атасы Мөхәммәдҗан тарафыннан 1882 елда салына. Төзүчесе исеменә нисбәт ителеп, мәдрәсә «Мөхәммәдия» исемен ала. Нигезләүчесе, дамелласы һәм мөдәррисе Галимҗан Мөхәммәдҗан улы Галиев (Галимҗан Баруди, 1857 – 1921). Бу данлыклы мәдрәсә 1918 елга кадәр эшли (хәзерге Тукай урамы, 34).

Госманов мәсҗеде – Кызыл мәчет дип тә йөртелгән. Сәүдәгәр Хаҗи Мөхәммәд Садыйк бине Сафа Галикәев һәм халык акчасына 1906 елда төзелгән; 1991 елда реставрацияләнгән (хәзерге Гафури урамы, 67).

«Госмания» мәдрәсәсе – җитәкчесе Гариф хәзрәт. Бу уку йорты хәзерге Үзәк колхоз базары янындагы бинада урнашкан булган. Яңалыкка омтылган күп кенә шәкертләр укытучы Шәрифулла Әхмәревтән рус телен өйрәнгәннәр.

«Хәзәр» идарәханәсе – хыялый оешма.

113 бит.

«Кафия» – китап исеме; мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән.

«Шәрхе мелла» – мәдрәсәләрдә гарәп грамматикасын тәмамлаганнан соң укыла торган дәреслек.

«Тәһзиб» – тулы исеме: «Тәһзиб әл мантыйк вә-л-кәлам» (мантыйк һәм дини догматиканы өйрәтү); авторы Сәгъдетдин Тәфтәзәни (XIV гасыр).

«Сөлләмел голүм» – гадәттә, «Сөлләм» дип кенә йөртелә (сөлләм – «баскыч» дигән сүз); мантыйкның «Исагуҗи»дан соң икенче бүлеге; мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән.

«Хикмәтелгайн» – китап исеме; мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән.

«Мохтәсар» – (мохтәсар – «кыскача» дигән сүз); мондый сүз белән башланып киткән китап исемнәре бик күп.

115 бит.

Хөсәеневләр – Оренбург сәүдәгәрләре бертуган Әхмәт Гали улы (1837 – 1906), Мәхмүт Гали улы (1839 – 1910), Гани Гали улы (1839 – 1902) Хөсәеневләр. Алар узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларыннан башлап Октябрь революциясенә кадәр Казан, Оренбург, Уфа, Самара губерналарында һәм башка шәһәрләрдә алтмышлап мәктәп һәм мәдрәсә салдырганнар һәм аларны матди яктан тәэмин итеп торганнар. Моннан тыш алар тарафыннан уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән уку йортлары да бик күп (Рәхимкулова М., Хәмидуллин Л. «Хөсәения» мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. – Казан. – 1992).

вернуться

255

Мәчетләр турындагы мәгълүматлар, нигездә, Нияз Халитовның «Архитектура мечетей Казани» (Казан, 1991) исемле китабыннан алынды.