Выбрать главу

Тәһлил – «Ля илляһе илля Аллаһе» («Бер Алладан башка илаһи юк») дигән гыйбарәне кабатлау.

Һәүл намазы – мәет күмелгән көнне кичен укыла торган намаз.

187 бит.

Ахшам намазы – кояш баегач ук укыла торган намаз.

192 бит.

Әдрәс – ярым ефәк чуар тукыма.

Идел суы илле батман – ите аз, шулпасы күп; сыек шулпа, сыек чәй; тозсыз, борычсыз, татсыз аш (Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – Казан, 1989. – 1 т. – 263 б.).

196 бит.

Мөнкир, Нәнкир – мәетне күмгәч, кабердә сорау алучы фәрештәләр.

Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ – мифик ике халык (русларда Гог-Магог); дини мифология буенча, Зөлкарнәйн (Александр Македонский), стена корып, аларны башка халыклардан аерган; дөнья бетәр алдыннан, стенаны җимереп чыгып, алар җир өстендәге барлык нәрсәне ашап бетереп барачаклар, имеш.

197 бит.

Дәҗҗал – дини-фантастик зат; аның бер ягында оҗмах, икенче ягында тәмуг булып, үзенә ияргәннәрне оҗмахка кертә, ләкин оҗмахы тәмуг булып чыга, имеш.

199 бит.

Көз. Повесть 1938 елда Берлинда «Милли юл» нәшриятында гарәп язуында «Мөхәммәдгаяз Исхакый» имзасы белән басылып чыга. 74 бит. «1923 елда Берлинда октябрь – ноябрь айларында язылды» диелгән. Китап гадәти зурлыкта, кәгазь тышлыкта. Алгы тышлыкның эчке ягында мондый сүзләр язылган: «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы берлә тезелде». Язучы әсәрен «хикәя» дип атаган.

«Милли байрак»ның 1938 ел, 22 (121) нче санында «Көз»гә реклама белән бергә, аның апрель аенда басылып чыгуы турында китапның үзендә язылмаган мәгълүмат та бирелгән.

Ерак Көнчыгыштагы милләттәшләр Г. Исхакый китапларын зур сөенеч белән каршы алалар. «Милли байрак» гәзитәсенең 1938 ел, 28 (127) нче санында шагыйрь Хөсәен Габдүш (1901–1944) «Милли китап» исемле мәкаләсендә болай ди: «…нәфис, матур әдәбиятыбыз аланы исә, Ерак Шәрекъта нәшер ителгән берничә шигырь вә хикәя китапчыкларын санамыйм дисәк, бөтенләй буш иде әле. «Тормыш көзгесе»256 белән «Дулкын эчендә» милли тойгылы җәмәгатьнең күңелен үстереп җибәрделәр.

Сәхнә әсәрләренә караганда роман вә хикәя китаплары уку өчен тагы да күңеллерәк, тагы да кызыклырак булалар. Гаяз әфәнденең хикәяләре дә басылса икән, диючеләр дә бар иде. Баштанаяк бер шигырь, сүзнең чын мәгънәсендә милли бер шигырь булып, үз хәятыбызны, үз кешеләребезне тәүсыйф итеп257, үз хатын-кызыбызның йөрәк тормышларын матурлык пәрәвезенә төреп күрсәтүче «Көз» мөһаҗәрәт тарихыбызда өр-яңа бер момент яратты. Җан милли матур әдәбият җимен шулчаклы тансыклаган ки, «Көз»не бер йотым белән дә күңелгә сеңдерү иң җиңел вә бик тиз мөмкин булса да, чүлдә сусын кандырырга бер генә кашык су табучы бу ризыкны ничек кадерләп тотса, хикәяне дә берьюлы укып «әрәм итү»дән тыелып тормыйча мөмкин түгел. Ирексездән аны бүлгәләп, тәмләп уку хәлендә каласың».

«Милли байрак»ның шул ук елның 31 (130) нче санында «Яңа әсәр» исемле мәкаләдә (авторы Х. Ф. дип күрсәтелгән): «…хикәяне күңелле булган өчен генә, ләззәт алу өчен генә түгел, милли әдәбиятны, ил тормышын белер өчен, шуның аркасында милли рухны сүндерми яшәтер вә мөһаҗәрәттә аксап калган телне төзәтер өчен уку кирәктер. Мәшһүр әдибебез Гаяз Исхакый бәкнең «Дулкын эчендә» исемле драмасы һәм быел басылып чыккан «Көз» исемле хикәясе – болар чын мәгънәсендә без яшьләр күрми үскән милли тормышны күрсәтүче кыйммәтле әсәрләрдер», – диелә.

212 бит.

Төркстан – Урта Азия.

213 бит.

Батман – күләм яки авырлык үлчәү берәмлеге; чама белән 4 пот.

219 бит.

Алмас (алмаз) – ялтыравы һәм катылыгы белән башка барлык минераллардан өстен тора торган үтә күренмәле кыйммәтле таш (сырлы алмаз бриллиант дип йөртелә).

Тургенев – Иван Сергеевич Тургенев (1818–1883) – рус язучысы. «Беренче мәхәббәт» («Первая любовь») повесте 1860 елда басылып чыга.

222 бит.

Ястү – кояш баеп, шәфәкъ сүнгәч укыла торган (бишенче) намаз.

224 бит.

Собрание – биредә Диния нәзарәте күздә тотыла.

227 бит.

Приват-доцент – Октябрь революциясенә кадәр югары уку йортларында штатта тормыйча укыту эшен алып барган доцент.

228 бит.

Рождество – христианнарның Иисус Христос туу истәлегенә 7 гыйнварда үткәрелә торган бәйрәмнәре.

Корбан бәйрәме – мөселманнарның дини бәйрәме. Бәйрәм Мәккәдә Хаҗ кылу тәмамлангач башланып, 3–4 көн дәвам итә. Бу көннәрдә корбанга пар тояклы мал чалалар.

229 бит.

Тәравих – уразада кич белән укыла торган намаз.

Ураза – ислам динендә билгеләнгәнчә, таңнан шәфәкъкәчә ашау-эчүдән, бозыклыклардан, яман гадәтләрдән тыелу. Ураза тоту мөселманнар өчен фарыз санала. Шәригать рамазан аенда 30 көн ураза тотарга куша.

вернуться

256

«Тормыш көзгесе» – Сания Гыйффәтнең (1899–1957) 1937 елда Хельсинкида басылган җыентыгы.

вернуться

257

Тәүсыйф итү – сыйфатлау.