Выбрать главу

Рамазан – мөселман календаре буенча тугызынчы ай исеме, мөселманнар өчен изге хисаплана. Ул айда Коръәннең иң беренче аятьләре иңдерелгән. Бу айда ураза тоталар.

231 бит.

«Син» дигән бер шигырьне укыды… – сүз Сәгыйть Рәмиев шигыре турында бара.

233 бит.

Лезгин – Дагстанда һәм Азәрбайҗанның төньягында яшәүче бер халык атамасы. Биредә сүз шул халыкның милли биюе турында бара.

241 бит.

Вексель – бурычка алган акчаны билгеләнгән вакытка кире кайтару турында бирелгән язма йөкләмә.

242 бит.

Сур – Исрафил фәрештәнең мәхшәр көнендә кычкыртып әрвахларны җанландыра торган быргысы.

261 бит.

Зөләйха. Драма Мәскәүдә Г. Исхакыйның үз наширлегендә «Шәрекъ» матбагасында 1918 елда басылып чыга. Сигезтомлыкта 7 нче җилд, 1 нче китап. Титул биттә: «Беренче мәртәбә языла башлады 1907 нче елда Чистай төрмәсендә, икенче мәртәбә Истанбулда Кандилледә 1911 нче елда. Язылып бетте Петроградта 1912 нче елда, гыйнвар башында» дип язылган.

XIХ гасырның икенче яртысында милли һәм дини басымның көчәюе аркасында чукындырылган татарларның күпләп кире мөселманлыкка чыгулары күзәтелә. Кәләй авылы (хәзерге Яуширмә авылы) халкының да бер өлеше чукындырыла һәм соңыннан керәшеннәр кире мөселманлыкка кайталар. Авылдан ерак түгел иске керәшен зираты да бар. Үз авылы, төбәге тарихын Г. Исхакый бик яхшы белгән һәм пьесасына алынган вакыйгалар аңа таныш булган, әлбәттә. Күренгәнчә, үзенең бу әсәрен автор алты-җиде ел дәвамында кабат кайта-кайта язган һәм аны җаны кебек саклаган. Сөргеннән качып киткәч, өченче мәртәбә Петербургка килгәндә ул бу әсәрен дусишләренә укый. «Темасы белән бу әсәремне бик мөһим бер әсәр дип санаганга, тикшерүгә куярга теләдем», – ди Г. Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Бу хакта әдипнең «Бер тоткарның саташуы» исемле хикәясендә һәм аңа бирелгән искәрмәләрдә шактый киң яктыртыла. Хикәядә саклык өчен драманың исеме аталмаган (Әсәрләр : 15 томда. – 2 т. – Казан, 1999).

«Зөләйха»ның 1914 елда «Ил» матбагасында басыла башлавы хәбәр ителә, ләкин китап басылмый кала (Ил. – 1914. – 21 август). Февраль революциясеннән соң цензура бетерелгәч кенә «Сәйяр» труппасы спектакльне беренче тапкыр Казанда Зур театрда 1917 елның 17 мартында Габдулла Кариевның бенефисы уңае белән куя. Спектакльгә музыканы композитор Солтан Габәши язган. «Зөләйха» Казанда атна саен өч мәртәбә куела. 7 мартта уйналган спектакльне бу вакытта Мәскәүдә яшәүче Г. Исхакый үзе дә кайтып күрә. Аннары «Сәйяр» труппасы спектакльне Мәскәүгә алып барып, Корш театрында 4 майда күрсәтә. Аны Мәскәүгә җыелган Беренче Бөтенроссия мөселман съезды делегатлары да карый. Казанда да, Мәскәүдә дә зал тулы халык Г. Исхакыйны алкышларга күмә.

Спектакль куелу уңае белән матбугатта басылган рецензияләрдән, шулай ук беренче спектакльне үз күзләре белән күргән кешеләрнең сөйләүләреннән күренгәнчә, «Зөләйха» фаҗигасе тамашачыларга көтмәгәндә шартлап күк күкрәп, ярылып яшен яшьнәгән кебек тәэсир итә. Хәзерге Качалов исемендәге театр залы елау-иңрәүләр белән тула, сәхнәдә барган коточкыч көчләү күренешләреннән кайберәүләр аңын җуеп егыла. «Залда утыру түгел, басып торырга да урын юк иде. Кешеләр сәхнәгә терәлеп үк тыгызланган, тәрәзә төпләренә менеп баскан. Бераздан тәрәзәләрнең берәм-берәм шыртлап ватылулары ишетелә иде. Ул көнне залдагы бөтен тәрәзә кырылды. Әмма тамашачыларның дикъкатен бүтән берни били алмый: сәхнәдә коточкыч фаҗига, көчләп чукындыру. Бөтен кеше олы фаҗигане үзенең йөрәгеннән кичерә иде»258.

«Зөләйха» талантлы каләм, хәссасе рух259 белән язылган, урыны-урыны белән гаять тирән рухани фаҗигане караучының алдына китерә торган пьесадыр. Бу – иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле бер обвинительный акт булуы белән бергә, милләтемезнең үз кодсияте260 юлында һичбер төрле фидаилектән кире тормас дәрәҗәдә куәтле рухка малик фәрдләре261 барлыгын күрсәтә вә бөтенлегемезне саклауда исламның нинди шәрәфле бер роль уйнаганлыгын исбат итә торган бер васикадыр»262, – дип бәя бирә Ф. Әмирхан (Зөләйха // Кояш. – 1917. – 19 март). «Бу әсәрнең мәйданга куелуына ирек бирелү хәзерге көндә татар өчен искиткеч зур вакыйгадан саналырга мөмкин. Бу әсәрне караганда шундый әсәрләрне сәхнәдә күрерлек хөррият дөньясына ирештек микәнни? дигән сүз һәрбер кешенең күңеленә килерлектер» (Әхмәдиев Ш. Зөләйха // Йолдыз. – 1917. – 22 март). Мәскәүдә куелган спектакльне күргән Рамазан Тюменев аны «иске рус хөкүмәте өстенә ташланган гаепләү акты… тамашачыларны көйдергән, яндырган, еглаткан драма» дип атый («Зөләйха» Мәскәүдә // Ил. – 1917. – 10 май).

Г. Исхакый «Зөләйха»ны уйнау хокукын өч елга «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Габдулла Кариевка тапшыра. Кариев «Зөләйха»ны куярга 1918 елның җәендә Идел буе, Кавказ, Төркстанга гастрольләргә чыгарга планлаштыра (Ил. – 1917. – 28 май). Ләкин дөньялар үзгәреп китеп, Кариев бу зур планны тормышка ашыра алмый. Шулай да Октябрь революциясеннән соң «Сәйяр» труппасы «Зөләйха»ны 1917 елның 19 ноябрендә сәхнәгә куеп кала. З. Солтанов режиссёрлыгында спектакль Әстерхан театрында уйнала. Тиздән Г. Исхакыйга караш үзгәрә. «Зөләйха» русларга каршы юнәлдерелгән һәм ислам динен пропагандалаган пьеса дип репертуардан төшерелә, татар әдәбиятында иң реакцион әсәр итеп карала башлый.

вернуться

259

Хәссасе рух – рухи сизгерлек.

вернуться

261

Малик фәрдләр – ия шәхесләр.