Выбрать главу

Матбугатта «Зөләйха»ның тыелу вакытын күрсәткән кызыклы мәгълүмат бар. «Татарстан хәбәрләре» гәзитәсенең 1922 ел, 20 март санында мондый белдерү укыйбыз:

«Зур спектакль – концерт – кабаре кичәсе»

Җомга көн, 24 мартта Казандагы бөтен татар артист, җырчы, музыкант, әдип, шагыйрьләре, бөтен сәхнә һәвәскәрләре, педагогия техникумы, партия мәктәбе, хәрби-сәяси курслар, команда курслары каршындагы сәхнә көчләре иштирагы263 белән шәһәрдә салына торган татар театры файдасына тантаналы кичә ясалачак.

Программада:

1. Зөләйха. Г. Исхакый. Туй пәрдәсе.

2. Таһир-Зөһрә. Ф. Бурнаш. Гөлләр бакчасы пәрдәсе.

3. Концерт».

Гәзитә чыккан көнне үк «хата»ны күреп алалар һәм 21 март санында бирелгән шул ук игъланда «Зөләйха»ны программадан төшереп калдыралар, аның урынына К. Рәхимнең «Бүз егет»ен куялар.

1930 елда Казанда басылып чыккан «Татар дәүләт академия театры» исемле китабында Зәки Мөхсинов «Зөләйха»ны Г. Исхакыйның иң кабахәт әсәрләреннән дип атый. «Казанда ул әсәр аерым югарыдан кушу буенча көн-төн уйнала, иртән дә «Зөләйха», кич тә «Зөләйха», «Зөләйха» белән татар буржуазиясе акылдан шаша», – ди.

Шулай итеп, «Зөләйха» сәхнәдән төшсә дә, аны русларга каршы, хәтта коммунистларга каршы котыртып язылган әсәр дип бәяләү 90 нчы елларгача дәвам итте.

«Зөләйха» драмасы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Төркиядә «Төрек йорты» журналында 1926 елда басыла. Г. Исхакыйның 1951 елда үз кулы белән төзегән төрекчә исемлектә «Зөләйха»ның рус һәм поляк телләренә дә тәрҗемә ителүе күрсәтелә. Ләкин тәрҗемәләрнең кулъязмалары турында да, басылып чыгулары турында да әлегә мәгълүматлар юк.

Чит илләрдә «Зөләйха» эмигрант татарлар оештырган үзешчән драма коллективлары тарафыннан, мәсәлән, Кытайда Харбин (1921), Япониядә Токио (1933), Финляндиядә Тампере (1937) шәһәрләрендә уйнала. Харбинда куелган спектакльнең игъланы да сакланган.

Игълан

Иртәгә гаиде шәрифнең икенче көнендә (17 июнь, 1921 ел) Харбин Мөселман төрек-татар яшьләре түгәрәге тарафыннан мәшһүр мөхәррирләремездән Гаяз әфәнде Исхакыйның бик зур муаффәкыять берлән язылган 5 пәрдәлек драма «Зөләйха» куелачак.

Русия дәүләте кул астында ясалган тарихымызның иң фаҗигале сәхифәләрен тасвир итүче бу әсәрне карау һәркемгә тиешле. Кичәдән килгән файда бу көндә Парижда эчке Русия вә Себер мөселман төрек-татарларының вәкиле сыйфаты берлән эшләп яткан Гаяз әфәнде Исхакыйга йибәреләчәктер. Кичә башланыр нәкъ сәгать сигездә. Күрергә ашыгыгыз! Бу мәүсимдә264 өченче мәртәбә сәхнәдә уйнала.

Токиода яшьләр «Зөләйха»ны Г. Исхакыйның килүе уңае белән 1933 елның сентябрь аенда куялар.

Узган гасыр ахырында матбугатта Г. Исхакый турында бәхәсләр башлангач та, Казандагы татар театрларының икесендә дә аның әсәрләре белән кызыксыну уянган иде. Хәзерге язуга күчерелгән ун пьесаны бездән соратып алганнар да иде. Әмма «Зөләйха»ны сәхнәгә куярга театр коллективлары базмый торды. Димәк, бу әсәрне сәхнәдә күрерлек «хөррият дөньясы»на ирешмәгән идек әле.

Ниһаять, 1991 елда Г. Исхакыйның без төзегән әсәрләр җыентыгы «Зиндан» басылып чыкты. Ул җыентыкта «Зөләйха» драмасы да басылган иде. Һәм беренче тапкыр куелуыннан җитмеш биш елдан соң, 1992 елда, татар тамашачысына Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Празат Исәнбәт режиссёрлыгында «Зөләйха»ны сәхнәдә яңадан күрү насыйп булды. Бу факт шулкадәр мөһимдер ки, хәзерге «Зөләйха» спектакле, Февраль революциясеннән соң куелган «Зөләйха» кебек үк, татар халкының үзен һичкемнән кимсеттерми, горур булып, үз кадерен үзе белеп яшәргә омтылышы дәрәҗәсен дә, шулай ук киләчәктә чын мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ышаныч дәрәҗәсен дә билгеләүче бер барометр булып тора, дияргә мөмкин. Бу спектакль, һичшиксез, милләттәшләребезнең үзаңын үстерүгә, үткәндәге тарихыбыз белән кызыксынуны арттыруга хезмәт итәр.

«Зөләйха» драмасын Башкортстандагы «Нур» Татар дәүләт театры да сәхнәләштерде (1994, режиссёры – Байрас Ибраһимов) 2004 елда «Зөләйха» драмасы буенча шул исемдә нәфис фильм төшерелде (сценарий авторлары – Юныс Сафиуллин һәм Рамил Төхфәтуллин, режиссёры – Р. Төхфәтуллин).

вернуться

264

Мәүсим – сезон.