Гади бер хатын-кыз язмышы аша бөтен бер халыкның фаҗигале язмышын тасвирлаган киң масштаблы «Зөләйха» әсәре – шактый озын, ул 5 пәрдәдән тора. Безнең театрлар аның 3 пәрдәсен сәхнәләштергән. Революциягә кадәр һәм чит илләрдә дә пьеса тулысынча куелган, тамашачы спектакльне төн буе карап утырган. Пьесадагы 4 нче пәрдә исә әсәрнең резюмесы, йомгагы булып тора. Үләр алдыннан Зөләйханың күзенә күренгән фәрештәләр, аларның бу бөек рухлы мөселман хатынының аякларындагы богауланып йөрүдән барлыкка килгән яраларын юулары, Зөләйханы изгеләрдән санаулары – гаделлек, тугрылык, ихласлык тантана итәчәгенә ышаныч белдерүче бер символик күренеш булып тора. Шуңа күрә «Зөләйха» драмасын тулысынча укып чыгу укучыга Г. Исхакыйның бу әсәргә салган идеясен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк.
262 бит.
Аллаһөммә зид – догадан өзек: «Аллаһөммә зиднә иманән вә тәслимән» – йа Рабби, иманыбызны һәм Аллага инануыбызны арттыр.
Бисмиллаһи әлләзи – догадан өзек: «Бисмиллаһи әлләзи ля йәдурру мәгасәмихи шәйүн фил әрдый вә ля виссәмәи вә һуә сәмигуль галим» – Аллаһ исеме белән, ул исем белән җирдә һәм күктә бернәрсә дә зарар китермәс. Ул – ишетүче, белүче.
Без яңа мөселман… – чукындырылып, яңадан мөселманлыкка кайтучылар дип аңларга кирәк.
263 бит.
Мамай (1330 тирәсе –1381) – 1360 елдан Алтын Урдада бәкләр бәге.
266 бит.
Санат – элекке Россиядә югары хөкем суд инстанциясе сыйфатында шикаятьләрне карый торган һәм дәүләт аппаратына күзәтчелек итә торган хөкүмәт органы (Сенат).
267 бит.
Әрхирей (архиерей) – православие динендә югары дәрәҗәдәге өлкә руханиларының башлыгы.
268 бит.
Старовер – христиан динендә иске, борынгы кагыйдәләрне яклаучы агым кешесе.
269 бит.
Хәлифә падишаһка хәбәр бирик. – Биредә Төркия патшасы-солтаны күздә тотыла.
270 бит.
Газраил – үлем фәрештәсе.
271 бит.
«Колһуалла» – Коръәндә 112 нче «Ихлас» сүрәсенең халык телендәге исеме.
272 бит.
Сәхабәләр – Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң якын көрәштәшләре.
Хәзрәти Хәмзә разый Аллаһе ганһе – (Хәзрәти Хәмзә, Алла аңардан риза булсын), пәйгамбәр әтисенең туганы.
276 бит.
Ля иляһе илля Аллаһе, Мөхәммәд Рәсүлуллаһ – Алладан башка иляһи юк, Мөхәммәд аның илчесе.
Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре.
282 бит.
Становой (становой пристав) – патша Россиясендә өяз полициясе башлыгы.
290 бит.
Марьям ана – Ходайның кодрәте белән Гайсә пәйгамбәрне тудырган кыз.
Юлыны югалткан кемсәгә юл күрсәтүче, ач бүрегә җим бирүче Ильяс – Хозыр-Ильяс – «тереклек суын» эчеп, мәңге яшәү хәленә ирешкән һәм хәерче, көтүче яки юлчы кыяфәтендә изгелекләр эшләп йөри торган зат.
Гаиб ирәннәр – «кырык газизләр» дип тә йөртелә, күзгә күренмичә генә кешеләргә изгелек эшләп йөрүче затлар.
293 бит.
Благочинный – православие чиркәве идарәсендә берничә чиркәү буенча административ вазыйфаларны үтәүче поп.
296 бит.
Кырыктартмачы –авылдан авылга йөреп, күбрәк галантерея белән сату итүче вак сәүдәгәр.
297 бит.
Исправник – Россиядә өяз полициясенең башлыгы. 1775–1802 елларда дворяннар сайлаган, аннан соң хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән.
299 бит.
Чирмешән – Татарстанның көньягында урнашкан хәзерге Чирмешән районы үзәге.
300 бит.
Аллаһе Тәгалә сиңа хәзрәти Әюб хатынының савабын… язар. – Риваяте болай: Әюб пәйгамбәр мал-мөлкәтен югалтып, балалары үлеп, үзе дә бик каты авырып урын өстендә ятканда, хатыны Рәхимә хәер сорашып йөреп, хәтта чәч толымын кисеп сатып, иренең тамагын туйдыра. Биредә шул риваятькә ишарә.
Фиргавен кызы җәсарәт265 Асиянең савабын язар. – Риваяте болай: Мисыр Фиргавене янына күрәзәче килеп, шул җиргә күчеп яши башлаган Бәни-Исраил кабиләсендә бер ир бала туачак, һәм ул илеңне таратачак, үзеңнең башына җитәчәк, ди. Бу хәл булмасын өчен Фиргавен Бәни-Исраил халкының һәр йортына кешеләр куя, барча туган ир баланы үтерергә боера. Нәкъ шул вакытта Муса галәйһиссәлам дөньяга килә. Баласын саклап калыр өчен әнисе аны сандыкка сала да, Аллага тапшырып, Нил елгасына агыза. Фиргавеннең хатыны Асия сандыкны күреп, тота. Баланы уллыкка ала. Мусаның әнисе сарайга сөт анасы булып килеп урнаша. Биредә әсәр герое Габдулла шул риваятькә ишарә итә.
302 бит.
Кәрамәт – изге кешеләр тарафыннан күрсәтелгән гадәттән тыш күренеш, хәл; Алланың сөекле әүлияларына биргән могҗизасы.
303 бит.
Салулы юл – кышкы юл кырыеның чана читкә тайпылудан ясалган авыш урыны, бозылган урыны; чалу.
304 бит.
Чөк-бөк – ашыкның җәйпәк йөзендәге чокырлы һәм калку яклары исемнәре. Биредә күчмә мәгънәдә әйтелә.