308 бит.
Сотский – патша Россиясендә: авыл җирле полициясенә ярдәмгә билгеләнгән крәстиян, 1861 елгы реформадан соң авыл старостасына, волость старшинасына һәм полиция уряднигына буйсынган.
321 бит.
Приход – христиан динендә бер чиркәү тирәсендә берләштерелгән административ берәмлек; мәхәллә.
322 бит.
Хәзрәти Рәсүл – Мөхәммәд пәйгамбәр.
Хәзрәти Гали – Гали бине Әбүталиб (661 елда үлгән) – 656–661 елларда хәлифәлек белән идарә иткән дүртенче ягъни соңгы тәкъва гарәп хәлифәсе. Галинең әтисе Әбүталиб Мөхәммәд пәйгамбәрнең әтисе белән бертуган, ятим Мөхәммәдне тәрбияләп үстерә. Гали Мөхәммәднең кызы Фатыймага өйләнә. Мөхәммәд җитәкчелегендәге барлык сугышларда да диярлек катнаша. Бәдер янындагы сугышта уналты тапкыр яралана, батырлыгы, кыюлыгы белән дан тота.
323 бит.
Һатиф – яшерен тавыш, гаибтән килгән тавыш; вәхи (хәбәр).
324 бит.
Божий матерь – Мәрьям ана.
325 бит.
Микаил – Алланың дүрт олы фәрештәләренең икенчесе; рәхмәт фәрештәсе (калганнары: Җәбраил, Исрафил, Газраил).
Хәзрәти Гомәр – Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң идарә иткән бөек хәлифәләрдән икенчесе (калганнары: Әбүбәкер, Гали, Госман).
Хәсән, Хөсәен – Мөхәммәд пәйгамбәрнең Фатыйма исемле кызыннан туган оныклары.
Фатыйма – якынча 605–633 елларда яшәгән, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Хәдичә исемле беренче хатыныннан туган кызы, дүртенче хәлифә Галинең хатыны; Фатыйма турындагы сирәт (биография) авторлары Фатыйманы иң гыйффәтле, иң камил хатын-кыз итеп сурәтләгәннәр. Аның турында риваятьләр барлыкка килгән.
Сәлахетдин әл-Әюби (1138–1193) – аурупалыларның тәре явына каршы Мисыр һәм Сүрияне берләштергән хаким, милләте белән көрд, гаскәр башлыгыннан хакимлеккә күтәрелә.
«Сәйяр» труппасы гарәп язучысы Н. әл-Хаддәднең «Сәлахетдин Әюби» исемле спектаклен Казанда Зур театр сәхнәсендә 1917 елның 20 октябрендә куя.
Истамбулның Фатыйхи солтан Мөхәммәд (1932–1481) – солтан Мәхмәд II (Фатыйх) (Яулап алучы).
326 бит.
Җәбраил фәрештә – пәйгамбәрләргә Алланың вәхиләрен (хәбәрләрен) җиткереп торучы фәрештә.
Бу рәхмәт суы белән мин Әюб пәйгамбәрнең кортлар ашаган битен юган идем. – Әюб пәйгамбәр юл читендә авырып яткан бер хәерчене: «Син инде озак ятасың, урыныңнан күч, – дип, аны башка җиргә кузгатып җибәрә һәм: – Бу гидайның266 авыруларын миңа бир, аны савыктыр», – дип дога кыла. Шулвакыт фәрештә килеп, пәйгамбәргә: «Ни өчен бу хәерчене кимсеттең, Алланың теләгенә каршы килдең?» – дип әйтеп китә. Шуннан соң Әюб пәйгамбәргә төрле бәлаләр килә: куйлар, сыер, дөя көтүләре, иген басулары яна, балалары үлә. Әюб пәйгамбәр: «Аллаһе Тәгалә үзе бирде, үзе алды», – дип кенә әйтә. Тәненә кортлар төшеп, аның итләрен ашый башлыйлар, сеңергә калдыралар. Әюб пәйгамбәр: «Күзләремне – үз хәлемнән гыйбрәт алу өчен, телемне – догада булу өчен, йөрәгемне үзеңә мәхәббәттә булу өчен исән-сау калдыр!» – дип кенә үтенә, зур сабырлык күрсәтә. Шуннан соң пәйгамбәр савыга башлый, мал-мөлкәте дә, үлгән балалары да кире терелә. Әсәрнең герое шушы риваятькә ишарә итә.
327 бит.
Тый зәмин кылу – могҗиза белән җирне (аралыкны) кыскарту.
330 бит.
Мина тавына корбан чалдырып… – Мәккәи Мөкәррәмә янындагы хаҗ вакытында шайтанга таш ату һәм корбан чалу урыны.
Ләухелмәхфуз – кешеләргә дөньяда вакытта нинди эшләр булачагы турында язылган такта, язмыш тактасы.
331 бит.
Шәһидлек савабы – хак эш өчен сугышта үлгән кеше савабы.
335 бит.
Хәзрәти Хәдичә – Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны.
337 бит.
Яхъя мулла пәрие – Яхъя бине Сәфәр бине Арыслан 1838 елда Татарстанның Арча районы Шекә авылында үлгән. Ш. Мәрҗани аның турында: «Халык арасында әле дә куәтле җил яки тавыш ишетелгәндә, Шекә пәриләре дип сөйлиләр» – дип яза. Яхъя муллага буйсынган пәриләр, имеш, хуҗаларының һәммә теләген үтиләр икән. Шул хакта халыкта риваятьләр иҗат ителгән.
340 бит.
Кармазин тун – кармазин – кызыл төстәге борынгы юка сукно. Биредә шундый сукно белән тышланган тун күздә тотыла булса кирәк.
344 бит.
Олуг Мөхәммәд. Драма басылып чыкмаган. Гарәп язулы кулъязмада барлыгы 83 бит. Аерым кәгазьдә түбәндәге сүзләр язылган: «Языла башланды 1 гыйнвар, 1944 сәнәсендә267 Истанбулда. 22 март 1944 сәнәсендә беренче тасхихы268 бетте, Сupacepвuләр, 95. Икенче тасхихы башланды 9 декабрь 1946 да, Әрен көйдә, Истанбул. Тәмам булды 1947, 2 нче декабрь, Иске Чәчәкле сокагы269 40, даирә270 4 тә. Асыл нөсхә бу булачак».
Шунысы игътибарга лаек: драманың беренче вариантын язып тәмамлаганнан соң, икенче тапкыр редакцияләргә тотынганга кадәр бер ел да сигез ай вакыт узган. «Нигә алай?» дип сорау куйсак, әдипнең үзеннән үк җавабын табарбыз. Г. Исхакыйның 1951 елда үз кулы белән төзегән исемлектә (библиографиясендә) без мондый юлларны укыйбыз: «Русчадан Истанбул төрекчәсенә тәрҗемә ителгән «Казан ханлыгы тарихы» (Худяковтан), 1945, Истанбул». Димәк, әдип драманы бер кат язып чыкканнан соң, рус тарихчыларыннан беренчеләрдән булып Казан ханлыгы тарихын объектив яктыртырга тырышкан М. Г. Худяковның 1923 елда Казанда басылып чыккан «Очерки по истории Казанского ханства» дигән китабын җентекләбрәк өйрәнергә тотынган һәм төрекләргә тәкъдим итәр өчен аны тәрҗемә дә иткән271. Һәм шуннан соң гына «Олуг Мөхәммәд» драмасын яңадан эшкәртергә керешкән.