Тышына «Олуг Мөхәммәд» пьесама даир272 яздык – тарихи мәгълүматлар» дип язылган аерым конвертта драманың 8 биттән торган планны хәтерләткән язмасы саклана. Язучының әсәре өстендә ничек эшләвен күзаллау өчен бу язманы беркадәр кыскартулар белән укучыга тәкъдим итәбез:
Беренче пәрдә. [Беренче сәхнә]. Белёвта. Олуг Мөхәммәд ханның гаскәр мәйданы. Боз диварлары берлә әйләндергән чатырлар. Берсенең өстендә Алтын Урда байрагы асылган. Гаскәрләр273 киткән, атлар иярләнгән хәлдә. Хан чатырында диван274 корылган. Рус гаскәрләренә башлыктан рус байрагы күндерелергә әмер бирелә. Илчеләрне көтелә. Сөйләш, ялварыш. Рус илчесе бирелүне таләп итә. Куркыта.
Икенче сәхнә. Шул ук чатыр эчендә. Хан башлыклар берлә киңәшләшә. Гаилә, балалары. Хан… карар бирә алмый. Рус гаскәре бик күп, татар гаскәре аз һәм арыган… Хан, мәҗлесне кисеп, чатыр тышына чыга. Анда халык тупланган, карарын көтә… Хан: «Дәүләт диваны бер сүзгә килә алмады. Хәлемез авыр, юлымыз караңгы…
Бөек Тәңре тугры юл күрсәтсен дип, ил юлында шәһид булган батырларымыз юлбашчы булсын дип, ике рәкәгать намаз укыймыз. Теләгәннәреңез килеңез. Иреклегә ирек», – [ди].
Өченче сәхнә. Кар өстендә намазга тезләнәләр. Хан – имам. Ерактан урысның уйнау, көлү, җыры, музыкасы ишетелә. Хан нотык сөйли: «Мин үләргә карар бирдем. Намуссыз яшәүдән намуслы үлү артык. Кем намуссыз яшәүдән намуслы батыр үлемен артык күрә – минем берлә!» Капкалар ачылып, һөҗүм ителә. Сугыш дәвам итә.
Дүртенче сәхнә. Хан чатыры. Ханбикәләр. Хатыннар сугышны карыйлар. Нәтиҗәне көтәләр. Берсе артыннан берсе төрле хәбәр килә. Курку белән өмет эчендә. Татарлар, җиңеп, урыс гаскәрләренең башлыкларын әсир итеп киләләр. Араларында яшь илче дә бар. Хан – канлы, җәрәхәтле. Батырлар да җәрәхәтлеләр. Диван корыла. Әсирләрдән сорашалар. Урыс байрагыны хатыннар өзгәләп ташлыйлар. Хан әсирләрне үтермәскә хөкем итә. «Урыс иленең эчендәмез, үз илемезгә китәргә», – дип карар бирә. Казанга китәләр.
Икенче пәрдә. [Беренче сәхнә]. Ослан тавы өстендә. Иделнең теге ягында Иске Казан күренеп тора. Иртә берлә кояш чыккан чак. Хан чатыры: хан гаиләсе, батырлар. Ханны кабул итү-итмәү хакында илчеләр[не] көтәләр. Батырларның кайберсе: «Кабул итмәсәләр – сугышып керәмез!» – диделәр. Хан: «Ул бит урыс каласы түгел. Үзара сугыша-сугыша бит Чыңгыз дәүләтеннән менә шул калды. Чыңгызның балалары урыс этләренә сыгынырга кадәр төште. …Юк, күтәрелеп китәмез… сахрага китәмез, казак буламыз… Мин илдәш сугышында башлык була алмыйм», – ди. Шул арада Идел өстендә бик күп халыклы каеклар, саллар күренә. Зур Казан каласының ачкычыны бер [бәк] тәкъдим итә. Шәһәр исеменнән бәйгать бирәләр275. Болгар асылзадәләреннән берсе Болгар иле исеменнән бәйгать бирә. «Бу ил – безнең бабайларның иле, мин дә Үлмәс ханның балаларыннан… Ләкин дошман илемезне яулар [белән интектерә]. Илемез байрагыны кайсымыз батыр, шул тотарга кирәк. Синең дошман берлә сугышта батырлыкларыңны [беләбез].
Икенче сәхнә. Казан шәһәрендә кечек бер сарайда. Сәедләр киләләр, алар да бәйгать бирәләр. Халык музыка берлә килә. Бар да бәйгать бирәләр. «Илне коткар, синең әмереңдә!» – дип, чувашлардан вәкилләр килә. Ханга ант эчәләр. Хан нотык сөйли… Зур бәйрәм башлана… Шулвакыт Тау ягы чирмешләреннән бәкләр килеп, рус гаскәренең илләрне талап, ханны куа килүләрен белдерәләр… Урысларга каршы Болгар асылзадәсе берлә вәли гаһед276 Мәхмүд күндерелә. Бәйрәм дәвам итә.
Өченче пәрдә. Казанда дәүләт корылышы. Төрле исляхат277. Һәр йиргә муаффәкыятьне278 аңлатып, берлеккә дәгъвәт берлә мәктүбләр. Һәр йирдән бәйгатьләр килә. Дәүләт корыла. Сәфирләр279. Араларында Ләһстан сәфире дә бар. Русларны – мәгълүб итеп280 [китерәләр]. Араларында Мәскәү олуг кенәзе дә бар. Олуг Мөхәммәд хыянәтнең һәрвакыт начар нәтиҗә чыгаруын сөйли. Мәскәү кенәзе тезләнә, гафу тели.