Выбрать главу

Әмма безнең мәдрәсәләремездә башы черегән кеше, һичбер вакытта эшкә керерлек булмаенча, милләткә бер бәла генә булуында шөбһә юктыр. Кайберләре төрек мәктәпләренә барып уку фикерен алга тоталар. Һәм тугры килгәндә димләүдән дә качмыйлар. Алар бик зур хата итәләр. Чөнки төрекләрнең мәдрәсәләре реформа кылыну мәсьәләсе әллә качан мәйданга чыккан эш булып, реформа ясалган булса да, аларда бөтен исламиун башына бәла булган голямаларның кул астында торудан котылмаганга, кирәгенчә үзгәреш реформа кылынмагандыр. Һәм дә безнең Русиядә тора торган кешеләргә рус мәктәбендә уку, рус рухын белү кадәр файдалы эш бармы? Монда кемнең шөбһәсе бар?

Безнең һәрвакыт төзеп куйган фикеремез – Русия мөселманнары булудыр. Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гаделлек һичбер мәмләкәттә һичбер буйсынган милләткә бирелмәгәндер. Шунлардан да файдаланырга гайрәтемез, көчемез калмаганмыни? Йа Рабби, шул схоластиканың йогынтысыннан коткар да безне дә мәгариф-мәдәният юлына күндер. Безнең шулкадәр кешелек тарихында исем казанган бабайлар безне үзләренең угыллары диергә хурланырлык булмасын.

Гаяз
1903 сәнә

Сөннәтче бабай

Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре – һәммәсе дә, үзләре белә башлаганнан бирле, аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары йиткән карчыклар да, яңа төшкән яшь килен чакларда, аны Сөннәтче бабай итеп таныганнар, анлар да, бу көнге яшь киленнәр кеби урак өстендә кызу-кызу урак урганда да, көз көннәрендә, төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да, еглаган угылларыны туктатыр өчен, «Сөннәтче бабай килә!» дип куркытканнар иде.

Аның яшене белгән кеше юк иде. Яше күпме дип уйлаган кеше дә юк иде. Һәм дә, әллә ничек, бөтен авыл халкы шул Сөннәтче бабай берлән яшь арасында мөнәсәбәт барлыгыны уйлый алмый иде. «Сөннәтче бабай сиксән яшендә, туксан яшендә» дигән сүз анларның колагына ят килер кеби, «ата таш, ана таш» дигән шикелле мөнәсәбәт булыр кеби тоела иде.

Сөннәтче бабай – сөннәтче бабай иде. Ул, авылның өч сайлануында да староста булып торып, хаҗга барып кайткан Ашаяк Шәрәфи бабайның да сөннәтче бабае булган кеби, авыл хәзрәтенең тимер юллар, парахутлар берлән үтеп барып, Казан шәһәрендә укый торган мәхдүменең дә сөннәтче бабасы иде. Авылның бу ел төшкән яшь киленнәренә дә ялгыз калып уйлап ятканда яисә эштән соң каенанасыннан яшеренеп иске чүпрәкләрдән искеләр хәзерләгәндә дә, угылы булуыны уйлап бетерүе берлән, Сөннәтче бабай хәтеренә төшә, угылы булуы берлән сөннәт ясавы Сөннәтче бабайдан һич аерылмый иде.

Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларының туе иттереп, кодалар, кодагыйлар чакырып маташканда, иске чүпрәкләрдән ямьсез генә иттереп, һәрвакыт бер курчакны «Сөннәтче бабай» атыйлар, сөннәт туйлары ясап, аның исеменнән әллә никадәр сүзләр сөйләнәләр, ир балаларны еглаттыралар иде. Бөтен авыл, «сөннәт» дигән сүзне ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә, сөннәт туе хакында сүз ишетсә, аның кайда булганыны да уйламаенча, мотлакан42: «Сөннәтче бабай булган», – дип утыртып куя иде.

Аның, яше югалган кеби, исеме дә югалган иде. Көлдергечрәк картлар, эшләр бетеп кырдан кергәч, җомга көннәрне кояш җылысында җыелышып сөйләшеп ятканда: «Сөннәтче бабайның метрикәсене кәҗә ашаган икән. Аның исеме югалгач, Газраил фәрештә аны оныткан икән дә, шуның өчен авылда ике зур холерада ул исән калган икән», – диләр иде. Газраилнең онытуы сүзе дөрест булса булыр, ләкин Сөннәтче бабайның исеме югалган икән хәбәре ялган иде. Аның исеме бар иде. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган «Сөннәтче шәҗәрә»се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы43 берлән хакы барлыгыны читтән килгән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлә сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә булганы юк иде.

вернуться

43

Тарикы – юлы, ысулы.